Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан интернатында 12 яшьлек баланың үлемен тикшерәләр


Үсмернең үлемен Русия тикшерү комитеты контрольгә алган. Мәгълүмат чаралары аның тәнендә җәрәхәтләр булуын язды. Башкортстан тикшерү комитеты исә мәхкәмә медицина белгечләре экспертизасы нәтиҗәләренә күрә, бала көч кулланудан үлмәгән, авыру сәбәпле үлгән дип белдерде.

Башкортстанның Туймазы районы интернатында 12 яшьлек үсмернең үлеме сәбәпле республика тикшерү комитеты затның үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә саксызлык белән үтерүе маддәсе нигезендә (Җинаятьләр кодексының 109 маддәсе, 2 өлеше) җинаять эше ачкан.

Тикшерүчеләр мәхкәмә өчен медицина белгечләре тикшерүе уздырырга карар иткән. Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Башкортстан тикшерү комитеты җитәкчесе Евгений Лагацкийга ул тикшерү эшләре турында хисап әзерләргә кушкан.

Оешма мәгълүматынча, бала 2022 елның гыйнварында, Туймазы районының Серафимов балалар йорты-интернатында үлгән.

Мәгълүмат чараларында, баланы уллыкка алган ананың Русия тикшерү комитеты җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, булган хәлләрне ачыклауларын һәм гаеплеләргә җәза бирүләрен сорарга ниятләве хәбәр ителгән иде.

"Язмада һәлак булучының тәнендә җәрәхәтләр булуы да әйтелә, бу аны интернаттагы хезмәткәрләр яралаган булуы турында сөйләргә мөмкин", диелә тикшерү комитеты хәбәрендә. Шулай ук берничә мәртәбә мәгълүмат чараларында бу интернатта балаларны ничек тәрбияләүләренә кагылышлы шикаятьләрнең чыгуы искәртелә.

Башкортстан тикшерү комитеты исә мәхкәмә медицина белгечләре экспертизасы нәтиҗәләренә күрә, бала көч кулланудан үлмәгән, авыруы сәбәпле үлгән дип белдерде. Беренчел тикшерү барышын оешманың үзәк идарәсендә контрольгә алганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG