Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә IV дөнья күчмә халкылары уенын башка шәһәргә күчергәннәр


Кыргызстандагы уеннар, 2018 ел
Кыргызстандагы уеннар, 2018 ел

Узган ярышларда Башкортстаннан 36 спортчы катнашкан иде.

IV дөнья күчмә халыклары уены Изник шәһәренә күчерелгән. Ул 29 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр узачак. Бу хакта Төркиянең яшьләр һәм спорт министры Мәхмәт Мухарем Касапоглу белдерде. Моңа кадәр уеннар 2020 елда Бурса шәһәрендә узарга тиеш иде, әмма пандемия сәбәпле үткәрелми калды.

Уеннарда дөньяның 100дән артык иленнән 3 меңнән артык спортчы катнашуы көтелә, дип белдерде дөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган.

Күчмә халыклар уеннары 2014 елдан Кыргызстан башлангычы белән оештырыла башлады. Ул ике елда бер үткәрелә. Беренче, икенче һәм өченче уеннар Кыргызстанның Иссык-Күл өлкәсендә узды.

2018 елда уеннарның үткәрү урыны Төркиягә күчте. Ул вакытта Кыргызстан президенты Сооронбай Жээнбеков IV дөнья күчмә халыклары уены Төркиягә күчсә дә, ярышларның авторлыгы Кыргызстан карамагында кала дип белдерде.

Дөнья күчмә халыклары уены ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Әлеге ярышлар матди булмаган мәдәни мирасны саклауда иң яхшы тәҗрибәләр исемлегендә тора.

Узган уеннарда Русия җыелмасы исеменнән Башкортстанның 36 спортчысы чыгыш ясаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG