Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азов" сугышчыларына мәхкәмә булмый торып, Русия аларны үз гаскәре әсирләренә алмашуны карамый


Русия тышкы эшләр министры урынбасары Андей Руденко
Русия тышкы эшләр министры урынбасары Андей Руденко

Шул ук вакытта "Азов" полкы командиры – Денис Прокопенко хатыны Катеринага шалтырата алган һәм канәгатьләндерерлек шартларда тотылуларын сөйләгән.

Әсирлеккә бирелгән украин хәрбиләренә мәхкәмә узгач кына, Мәскәү һәм Киев арасында әсирләр белән алмашу турында фикер алышулар була ала. Бу хакта Русия тышкы эшләр министры урынбасары Андей Руденко белдерде.

"Әсирлеккә бирелгәннәр тиешенчә хөкем ителгәч, хөкем карары чыгарылгач, бөтен әйберне карый башлаячакбыз, ул вакытта ниндидер башка төрле адымнар да булырга мөмкин. Әмма бу булганчы, әсирләр белән алмашу турындагы бөтен сөйләшүләргә дә иртәрәк", дигән Руденко.

Мариупольдә ике айдан артык "Азовсталь" заводында сакланган украин хәрбиләре узган атнада бирелгәннән соң, Русия һәм Украина арасында әсирләр белән алмашу мәсьәләсе турына актив фикер алышулар башланды.

Украина президенты Владимир Зеленский әйтүенчә, Украина хакимиятләре халыкара оешмалар белән Мариупольдән украин хәрбиләрен эвакуацияләү гарантияләре турында килешкән һәм киләчәктә аларны Русия әсирләренә алмашачаклар.

Русия алмаш турында берни әйтми. Кремльне хуплаучы публицистлар хакимиятне "Азов"чылар өстеннән мәхкәмә оештырырга чакыра.

Фетнәчел Донецки "халык республикасы" башлыгы Денис Пушилин сүзләренчә, украин хәрбиләре өстенән "трибунал" – "котылгысыз".

Русия саклану министрлыгы 2,5 мең украин хәрбиенең әсирлеккә бирелүен әйтә. Аларның язмышы билгеле түгел. Reuters, шулай ук Украина һәм Русия мәгълүмат чаралары хәрбиләрне "Донецки халык республикасы"ндагы фетнәчеләр контролендәге җиргә - Еленовкадагы төзәтү колониясенә китерүләрен хәбәр итте.

"Азов" полкы командиры – Денис Прокопенко телефоннан хатыны Катерина белән сөйләшкән. Катерина Прокопенко әйтүенчә, "Азовсталь"дән чыккан украин әсирләрен канәгатьләндерерлек шартларда тоталар. Денис Прокопенко күпчелек яралылар Еленовкадагы төрмәдә тотыла, ә авыр җәрәхәтләнүчеләрдән торган зур булмаган төркем Новоазовскидагы хастаханәдә кала бирә дип сөйләгән.

Аларның телефоннан сөйләшүенә Кызыл хач халыкара комитеты арадашчылыгы белән Украина һәм Русия хакимиятләре рөхсәт биргән, дип яза Британиянең The Guardian газеты. Прокопенко иркен сөйләшә алганмы – билгеле түгел. Ул тулырак сөйләргә җитешкәнче, элемтә өзелгән.

Катерина Прокопенко әсирлектәге "Азов" полкы сугышчыларын нинди шартларда тотуларын башка чыганаклар аша да белүен әйткән. "Аларны ашаталар, су бирәләр. Шартлар таләпләргә туры килә, бу кыска вакыт эчендә аларга көч кулланмаганнар", дигән ул басмага.

"Азов" – 2014 елда ихтыярилар батальоны буларак оешты. Шул ук вакытта "Азов"ның күпчелек сугышчылары неонаци булмауларын искәртә, ә полк үзе Украина кораллы көчләренең бер өлеше булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG