Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Украинаның ике өлкәсенә Русия ватандашлыгын алуны гадиләштерде


Русия паспорты алган "ДНР" кешесе, архив фотосы
Русия паспорты алган "ДНР" кешесе, архив фотосы

Сүз Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләре турында бара.

25 майда Русия президенты Владимир Путин Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә яшәүчеләргә Русия ватандашлыгы алуны гадиләштерә торган боерык имзалады.

Аларга Русия паспорты, фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"нда яшәүчеләргә бирелгән тәртиптә биреләчәк.

24 февральдә Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Херсон һәм Запорожье өлкәләре өлешчә Русия гаскәрләре контроленә күчте. Сүз Запорожьеның якынча яртысы, Херсон өлкәсенең исә зур өлеше, шул исәптән өлкә үзәге турында бара. Запорожье шәһәре үзе - Украина контролендә.

Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Путин да, Русиянең башка вәкилләре дә, Украина җирләрен оккупацияләү максаты юк дип белдергән иде. Шулай да илнең Русия гаскәрләре басып алган көньяк районнарында Русия идарәсендәге хакимиятләр оешты, аларның җитәкчеләре Херсон һәм Запорожье өлкәләре Русиягә кабул ителергә тиеш дия башлады.

Төбәкләргә Русиянең югары түрәләре килде, алар Херсон һәм Запорожье өлкәләре "мәңге Русия белән" һәм "Русия гаиләсендә эшләячәкләр" дип белдерде. Шул ук вакытта төбәкләрнең ниндидер яңа статусы турында рәсми рәвештә хәбәр ителмәде.

Аннексияләнгән Кырым хакимиятләре ярымутраулар Украина ватандашлары өчен "паспорт бирү үзәкләре" ачып җибәрергә әзер булуларын белдерде.

Путин боерыгында Харьков һәм Николаев өлкәләре турында әйтелми, Русия гаскәрләре бу өлкәләрнең дә кайбер җирләрен оккупацияләде.

Фетнәче Донецки һәм Луһански "халык республикалары"нда яшәүчеләргә 2019 елда гадиләштергән тәртиптә Русия паспортлары бирә башладылар. Быел февральдә Украинага бәреп керүне Русия хакимиятләре Донбасстагы "ватандашларны" яклау өчен дип тә аңлатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG