Уфа "Нур" татар дәүләт театрында Дәрдмәнд иҗатына багышланган "Аһ, туган каумем газиз" дип аталган әдәби-музыкаль чара узды. Анда Казан кунаклары: Татарстан Язучылары берлеге рәисе, Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, шагыйрь Газинур Морат та катнашты. Иң кызыклы чыгышларның берсен Фәүзия Бәйрәмова ясады. Ул шагыйрь һәм меценант Дәрдмәнднең тормыш юлына кагылышлы кайбер билгесез якларны сөйләде.
"Иҗаты югары, ләкин ул үз бәясен алмаган, аны өйрәнергә кирәк. Аның иҗатына бәя бирергә көч җитми, чөнки дөнья шигъриятенең таҗы булырлык дистәгә якын шигыре бар. Фаҗигале язмыш. 1921 елда ул ачлыктан үлгән. Орскида мөселман зиратын су баскач аны 10 чакрым ераклыктагы Ильяс авылына күмгәннәр. Ә ул завод астында калган. Чөнки Икенче дөнья сугышы елларында анда патрон заводы салганнар. Завод киңәйтелгәч безнең дөнья тиңендәге даһиебызның кабере завод астында калган. Шуңа аның кабере дә юк. Исеме дә мәңгеләштерелмәгән, Орскида аның исемендәге бер урын да юк. 5 мең тонна алтынын дәүләткә тапшырган кешенең.
Мин Дәрдмәнднең туган ягы – Мәләвез районы Җиргән авылындагы аның туган нигезен таптым. Икенчедән, аның Орскида үлгән йортын таптым. Орскида милли хәрәкәт вәкилләре аңа стела куярга җыена. Җир биргәннәр, әмма өч кешегә: Дәрдмәнд, Муса Җәлил, Мирхәйдәр Фәйзигә куярга җыеналар. Бүленгән җир зират янында. Аны вандаллар юкка да чыгара ала. Мин Дәрдмәнднең үзенә генә Орскидагы мәчет ишек алдына куярга тәкъдим иттем. Стеладагы сүзләрне урысча язарга булганнар. "Мин язмышның сул кулыннан бер сынык нан алмадым"ны урысчага тәрҗемә итеп "Кусок хлеба мне никто не дал" дип язарга җыеналар. Бу Дәрдмәндне мыскыл итү, чөнки ул икмәк турында әйтмәгән, кеше кадере турында әйткән. "Сөт калыр, Ватан китәр" дигән сүзләрен китердем. Татарның ватаны китте, сөт – ул милләт. Орски татарлары моңа риза булды", дип сәйләде ул.
Дәрдмәнд кичәсе алдыннан Бәйрәмова татар җәмәгатьчелеге белән очрашу да уздырды. Чара Дөнья татар конгрессының Уфадагы вәкиллегендә узды. Анда галимнәр, язучылар, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре катнашты.
Очрашу башында ук язучы "чарада катнашучыларны авыр хәлгә куймас өчен четерекле темаларга кермәскә" карар итүен, ләкин барлык сорауларга җавап бирәчәген әйтте.
Ул сүзен иҗаты белән таныштырудан башлады. Үзенең Уфада иҗади очрашуда бер генә тапкыр – 1987 елда, 32 яшендә булуын, бүген 72 яшьтә икәнлеген искә төшерде, барлыгы 53 китап чыгаруын телгә алды. Аларның дистәгә якыны гына казна акчасына, калганнарының үз исәбенә нәшер ителүен сөйләде. Язучы беренче китабы – "Болын"ны язгандагы автор белән хәзерге "Һиҗрәт" романын язгандагы автор арасында зур аерма булуын әйтте. Башта романтик булса, хәзер кырыс хакыйкатькә кереп китүен, тарихи әсәрләр язуын сөйләде:
"Бөтен яктан кысулар, куалаулар, сөрүләр башланды. Милләт өчен мәхкәмәләр узды. Минем гомер кыскара бара, милләт өчен кыл өстеннән барабыз. Тарих өчен сүзне әйтеп калырга кирәк. Мәкалә – бер әйбер, урам җыеннарында сөйләү – икенче, ләкин зур тарихи әсәрләр язып калдыру бөтенләй башка.
Бездә иң йомшак әсәрләр – тарихи әсәрләр. Татарда тарихи әсәрләр язучылар бармак белән генә санарлык. Алар: Нурихан Фәттах, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Вахит Имамов һәм мин. Минем төп темаларым – көчләп чукындырулар һәм репрессияләр", диде Бәйрәмова.
Язучы чыгышында урыс телендә китаплар чыгару сәбәпләрен дә сөйләде:
"Мәктәпләр юк, тел бетеп бара. Аптырагач кайбер китапларны урыс телендә чыгара башладык. Шуның белән булса да тарихны җиткерергә тырышабыз. Урыс телен үзебезнең тарихны җиткерү өчен файдаланабыз. Без бит ниндидер телне күрә алмый торган кешеләр түгел. Без ул телләрне таныйбыз, безнең телләрне дә танысыннар. Без ул телләрне файдаланабыз. Телнең гаебе юк. Телләрне бетергән кешеләр гаепле", диде ул.
Язучы чыгышыннан соң сорауларга җавап бирде.
Кушнаренко татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илфир Гәрәев илдәге бүгенге киеренке чорда сәясәт белән ризалашмый күренекле кешеләрнең чит илләргә китүен әйтеп, "Татарлардан зур шәхесләрнең китмәве безнең халыкның күндәм һәм куркак булуы турында сөйләмиме?" дип сорады. Бәйрәмова үзенең дә китә алуын әйтте:
"Бездән дә китәләр. Мәсәлән, Руслан Айсин китте. Ул Төркиядә бу хәлләргә сәяси бәясен биреп даими язып тора. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев китте. Мин китмәдем инде. Чөнки халык монда. Мин дә китә алам, китсәм үземә тынычрак та булыр иде", диде ул.
Чараны алып барган Мөхәммәт Галләм аңа каршы: "Сандугач оясын ташламый", дип шаяртты.
Илфир Гәрәевның икенче соравы да шул темага булды:
"Башкортстанга 90нан артык табут кайтты. Кайткан мәетләрнең 40 процентка якыны татарлар, бераз башкортлар да бар. 40 процентка якыны урыс, калганы башка милләтләр. Яшь егетләр әрәм була. Миңтимер Шәймиев (Татарстанның ул чактагы президенты - ред.) чечен сугышы чорында өйләнмәгән, баласы булмаган, 30га җитмәгән егетләрне үзләре теләсә дә җибәрмәскә дигән карар чыгарган иде. Шуны бүген дә тормышка ашырып булмый микән?"
Чарада катнашкан кайберәүләр Илфир Гәрәевны милләтчелектә гаепләде. Чаллы кунагы "четерекле темаларга кермәскә" теләсә дә, сорауларга җавап бирергә ышандыруы сәбәпе, бу темага да җавап биреп, бүген мондый канун кабул итү мөмкин булмавын әйтте:
"Ул карарны кабул иткәндә мин депутат идем, аның өлгесен үзем яздым. Ул комиссиядә мин бердәнбер хатын-кыз идем, канунга кайнар нокталарга милләтенә карамастан җибәрмәскә кирәклеге турында язылган иде.
Чыннан да, иң күп үлүчеләр татарлар, башкортлар, чеченнар, ингушлар һәм бурятлар. Бу очраклы хәл микән? Моңа төгәл җавап биреп булмый. Бу бик зур фаҗига. Чечен сугышында аналар балаларын коткару өчен анда барды. Ата-аналар әзрәк уйланырга тиеш. Икенче дөнья сугышы чорында гаиләләрдә балалар күп иде, берсе барыбер исән кайту ихтималы булды. Чечен сугышы чорында да гаиләдә балалар бүгенгедән күбрәк иде. Хәзер гаиләдәге бердәнбер баланы алып китәләр. Бу зур фаҗига. Бу утны Аллаһы тәгалә генә сүндерә ала. Барсына әзер булырга кирәк. Урамнарга чыгып нәрсәдер үзгәртеп булмый. Андый канун кабул итү дә мөмкин түгел", диде ул.
Бәйрәмова иҗаты турындагы чыгышында Чиләбе өлкәсендәге атом-төш калдыкларын җирләү урыны турында китап язуы, андагы татар авылларындагы халык язмышы турында сөйләгән иде. Чарада катнашучылар бүген Русиягә каршы кабул ителгән санкцияләрне искә алып, хәзер андый калдыкларны кертеп булмый, ягъни санкцияләрнең экологиягә файдасы да бар дип шаярттылар.
"Анда калдыклар меңнәрчә тонна бит ул. Аны суытып торырга кирәк. Яңаларын кертмәсәләр дә, мондагылары җитәрлек. Ә боларын саклар өчен акча бирмәячәкләр", диде ул.
Чарадан соң Фәүзия Бәйрәмова Азатлык хәбәрчесенең татар-башкорт мөнәсәбәтләрен ничек бәяләве турындагы соравына шулай дип җавап бирде:
"Мин ил һәм дөнья буйлап күп йөрим, бу сорауны бары тик Башкортстанда гына бирәләр. Беркайда да татар-мари, татар-мордва, яки татар-чуаш мөнәсәбәте турында сораганнары юк. Димәк, сездә проблем да бар. Мин ике тугандаш халык арасында проблем булуын теләмим. Мондагы төп проблем – ул тел һәм тарих буенча. Төп бәхәс шулар буенча бара. Без тарихны, шәхесләрне һәм телне бүлешәбез. Мин төрки халыкларның милләтчесе буларак, бу мәсьәләгә бик авыр карыйм. Тел проблемын кануни хәл итәргә кирәк. Аны Мәскәүдә хәл итеп куйдылар инде. Татарга да, башкортка да тел калдырмадылар. Башкортстанда татарны ике сәгать башкортча укытып кына ул башкорт булмас, башкортны татарча укытып татарга әйләнмәс.
Безнең язмышлар ил эчендә хәл ителә. Әле дөнья өр-яңадан бүленергә мөмкин. Әзрәк көтик, бу канлы бәрелешләр нәрсә белән бетәр, шуннан соң һәркем үзенең дәлилләре белән үзенең өлешен алырга тырышачак. Ә тарих кануннар белән хәл ителми, ул милли аңнан тора. Шәхесләр белән дә шулай ук. Алар башкорт, татар зыялыларыннан тора. Башкортларның үз тарихлары, җырлары, менталитеты, холкы бар. Алар табигатькә якын халык, аларда халыкчанлык көчле. Ә татарларда интеллектуал, фәнни як бик көчле. Чөнки бездә традицияләр көчле. Моны дөнья таный. Башкортларга безнең белән бергәләп, уртак проектларда катнашып үзләрен күрсәтү яхшы булыр иде. Тик алар үзләре генә дөньяга чыгасы килә, ләкин бу мөмкин түгел. Башкорт зыялыларына бергә, бер-беребезне баетып яшик дип әйтер идем", диде ул Азатлыкка.
Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова – танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучы, татар милли хәрәкәте активисты. 1989 елда Татарстанда беренче коммунистик булмаган фирка – "Иттифак"ка нигез салучыларның берсе һәм аның җитәкчесе. 1986 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. "Болын" (1986), "Моң" (1991), "Мəйдан татарларны көтə" (1992), "Кара урман" (1997), "Безне онытмагыз" (1998), "Дəверлəр күчешендə" (1998), "Күчүм хан" (2007) һәм башка әсәрләр авторы. Себертатарлар тарихын өйрәнүче. Чиләбе өлкәсендә "Маяк" ширкәтендәге казадан соң татарларны юкка чыгару сәясәтен фаш итеп "Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар" исемле әсәрен язды.
2010 елда милләтара ызгыш чыгаруда гаепләнеп бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы язмалары өчен шул ук маддә нигезендә тагын бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!