Accessibility links

Кайнар хәбәр

АР: Украинага ярдәм иткән Русия эшмәкәрләреннән Көнбатыш чикләүләре алынырга мөмкин


G7 илләренең финанс министрлары очрашуы. Уртада Христя Фриланд
G7 илләренең финанс министрлары очрашуы. Уртада Христя Фриланд

Associated Press чыганагы сүзләренчә, Фриланд "Русия олигархлары" белән сөйләшүдән соң бу мәсьәләне узган атнада G7 төркемендәге илләрнең финанс министрлары очрашуында күтәргән.

Канада финанс министры Христя Фриланд Русия эшмәкәрләреннән, әгәр алар Украинаны төзекләндерүгә ярдәм итсә, чикләүләрне алу яклы. Бу турыда, үз чыганагына таянып, Associated Press агентлыгы яза.

Әлеге чыганак сүзләренчә, Фриланд "Русия олигархлары" белән сөйләшүдән соң бу мәсьәләне узган атнада G7 төркемендәге илләрнең финанс министрлары очрашуында күтәргән. Фриланд аларның кайберләре белән элек журналист буларак Мәскәүдә Financial Times газетының Мәскәү бюросын җитәкләгән чагында танышкан булган.

Украина вәкилләре бу мәсьәләнең күтәрелүен белә иде дигән агентлык чыганагы. Аның сүзләренчә, Көнбатыш Русия олигархларының президент Владимир Путиннан читләшүен һәм Украинаны финанславын тели.

Агентлык чыганагы белдерүенчә, әлегә бу бер тәкъдим генә, бернинди дә карар кабул ителмәгән.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Европа берлеге, АКШ, Британия һәм башка илләр Русиягә һәм Русия эшмәкәрләренә каршы төрле чикләүләр кертә башлады. Русиянең 30дан артык эре эшмәкәренә карата чикләүләр кертелде. Еврокоммиссия мәгълүматларына караганда, Европа берлеге илләре русияләрнең барлыгы 10 млрд еврога якын милкен туңдырган.

Европа илләренең күпчелегендәге һәм АКШтагы кануннар русияләрнең чикләүләр нигезендә кулга алынган милкен куллану мөмкинлеге бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG