Accessibility links

Кайнар хәбәр

Армиядә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов турында китап язалар


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Хезмәттә армиядәге низамнамәдән тыш мөнәсәбәтләр дә язылачак.

Байкал артынадгы хәрби бүлектә 2019 ел көзендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов турында китап языла. Китапны аның адвокаты Равил Тугушев яза. Бу хакта ул 72.RU порталына сөйләгән.

Китап "Шәмсетдиновның соңгы каравылы" дип аталачак. Ул 200 биттән торачак. Китап 2022 ел азагында дөнья күрер дип көтелә.

Сарытау адвокаты Равил Тугушев сүзләренчә, китапта тикшерү һәм мәхкәмә эше турында язылачак. Шәмсетдиновның ничек хәрби хезмәткә озатылуы, әти-әнисеннән фатиха алуы, армиядәге мохит тасвирланачак.

"Төп максат - юридик практика турында сөйләү. Икенче яктан, бу низамнамәдән тыш мөнәсәбәтләрне кисәтү. Армияне мондый хәлгә төшерүчеләр бу китапны укырга һәм әлеге хәлләрнең нәрсә белән тәмамлана алуын аңларга тиеш. Хәрби хезмәттә урам кагыйдәләре булдырмау кирәк. Анда, беренче чиратта, дисциплина булырга тиеш", ди ул.

Китапта җинаять эшеннән, мәхкәмәдән өзекләр китереләчәк.

Шәмсетдинов китап тексты белән әле танышмаган, ләкин хезмәтне язарга ризалык биргән.

  • 2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды. Аны якларга адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нәгыев алынды.
  • Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте. Шәмсетдинов гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында белдерде.
  • Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.
  • Читадагы хәрби мәхкәмә Рамил Шәмсетдиновка 24 ел һәм 6 ай төрмә җәзасын билгеләде. Ул җәзаны кырыс тәртипле төзәтү колониясендә үти.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. ​🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG