Украинаның көнчыгышында Русия ярдәме белән эш итүче фетнәчеләр Русия оккупацияләгән Мариуполь шәһәре портында чит илләрнең берничә корабын үз кулларына ала. Фетнәчел "Донецки халык республикасы" башлыгы Денис Пушилин чит илләрдән тартып алган кораблар белән "республиканың үз сәүдә флоты" барлыкка килүен белдерде.
Пушилин сүзләренчә, фетнәчеләр бу корабларны үзләренә алу турында инде карар иткән. Аларның исемнәре үзгәртеләчәк. "Аларда нинди әләмнәр булачагы да инде аңлашыла", ди Пушилин.
Элегрәк Русия сугыш башланганда Мариуполь портында алты чит ил корабы булуын белдергән иде — "Царевна" (Болгарстан), "Азбург" (Доминикан республикасы), "Смарта" (Либерия), "Блю стар" (Панама), "Азов конкорд" (Төркия), "Леди Аугуста" (Ямайка). Русия саклану министрлыгы вәкиле бу корабларның хуҗалары теркәлгән илләр аларны Мариуполь портыннан чыгару өчен "чаралар күрмәде" дип белдергән иде. Русия башлаган сугыш шартларында ул илләрнең нинди чаралары күрергә тиешлеге һәм Русия портны басып алганнан соң Мәскәүнең ул илләр белән элемтәгә керү-кермәве билгесез. Пушилин корабларның фетнәчеләр кулына нинди юридик нигездә тартып алынуын аңлатмады.
"ДНР сәүдә флоты"ның тауарларны нинди портларга ташыячагы да әлегә билгесез. Украинаның бу фетнәчел төбәге бәйсезлеген әлегә Русия генә таныды.
Сугыш барышында Русия Азак (Азов) диңгезенең барлык ярларын, шул исәптән Мариуполь и Бердянски портларын да басып алды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!