Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патрушев Казанга нигә килгән?


Николай Патрушев (сулдан икенче) Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов белән
Николай Патрушев (сулдан икенче) Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов белән

Русия иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев Казанга килеп Татарстан җитәкчеләре белән очрашты. Бу сәфәр Украинадагы сугыш шартларындагы вазгыять һәм Идел буе төбәкләрендә милли уяну белән дә бәйләп карала.

Русия иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев 31 май Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Игорь Комаров белән очрашып сөйләште. Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә катнашкан бу очрашуда Көнбатыш чикләүләре шартларында төбәктә иминлек тәэмин итү турында сүз барган дип хәбәр итә ТАСС.

Иминлек шурасы идарәсе сүзчесе Евгений Аношин журналистларга белдерүенчә, "Очрашуда Көнбатыш чикләүләре шартларында төбәкнең транспорт һәм энергетика иминлеге, шулай ук ил җитәкчелеге республиканың һәм Идел буендагы башка төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше өчен башкарган эшләр турында" сөйләшкәннәр.

Казанда Патрушев Русиядә яхшы инфраструктуралы авыллар булдырырга чакырды дигән хәбәрләр дә булды. Әмма белгечләр иминлек өчен җаваплы җитәкченең Казанга килүенең сәбәбен башкача аңлата.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Николай Патрушевның Татарстанга сәфәре лидерлык позициясен үзенә алырга тырышу дип саный.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Патрушевның сәфәре бүгенге вазгыять, ягъни Украинадагы сугыш белән бәйле. Русия президенты Владимир Путин авыру, актив эшчәнлек алып барырга көче юк дип уйлыйм. Телевизордан карасаң да бу күзгә ташлана. Лидерлык функциясен хәзер үзенә Патрушев ала. Соңгы арада ул һәм иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев төрле-төрле белдерүләр ясый, комментарлар бирә, ниндидер инициативалар белән чыга. Мәгълүмати яссылыкта үз абруйларын күтәрергә тырышалар.

Медведев белән Патрушев арасында сәяси ярыш бара. Шуңа Патрушев Русия элитасының иң көчле шәхесләре белән элемтәләрен ныгыта.

Ялгышмасам, ул берничә ай элек Чечняга барып кайтты. Анда Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән очрашты. Сәфәрнең рәсми темасы ул кадәр үк мөһим дә түгел, чөнки Путин да 1999 елда стратегик төбәкләрне йөреп чыккан иде. Казанга да килде, Чечня белән Дагыстанда да булды.

Патрушев та шул миссия белән йөри, Русия элитасы эчендә ниндидер үзгәрешләр бара, бердәмлек булмау күренә, кайберләре кача. 22 ел Путинның киңәшчесе булган, Ельцин гаиләсе вәкиле Валентин Юмашев ачыктан-ачык качарга мәҗбүр булды. Мондый әйберләрне булдырмас өчен Патрушев хакимиятне үз кулына алмакчы була. Чөнки элиталар хәзерге вакытта Путинга ышанмый.

Путин белән нәрсәдер булса, гомумән систем таркалырга мөмкин. Шуңа Патрушев барысын да әкренләп үз кулына ала. Киләчәк Русия президенты аның улы да булырга мөмкин дип әйтәләр. Бу сөйләшүләр юктан түгелдер, аларның ниндидер нигезе бар, — ди Айсин.

Аның фикеренчә, Патрушевның Казанга килүе бәлки урындагы вазгыятьне аңлау һәм ниндидер кисәтү ясау да була ала.

Чечня белән җайлырак, ә Татарстан, Якутия республикалары белән катлаулырак

— Әлбәттә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән җайлырак, ә Татарстан, Якутия республикалары белән катлаулырак. Чөнки Татарстан ачыктан-ачык Көнбатыш белән бәрелешми, ниндидер дежур мөрәҗәгатьләр ясау белән генә чикләнә.

Мисал өчен, бер яктан караганда Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр бик яхшы, икенче яктан Төркия — НАТО иле. Кайбер хезмәтләр пантюркизм, туранизм дип курка. Билгеле, Патрушев консерватор кеше, шул ук Болонья концепциясен бетерүгә кул куючы. Аның Тәтешкә кадет мәктәбенә баруы да шул яңа концепцияне тәкъдим итү белән бәйледер — патриотизм. Димәк кадет мәктәбе дип мактап күрсәтәчәкләр.

Кадет мәктәбе инде алар өчен камил белем бирү системы дип кабул ителә. Монда белем бирү булмый, мобилизацион мәгариф булачак. Төньяк Кореядагы кебек.

Журналист Ирек Мортазин Патрушевның Казанга килүеннән зур мәгънә эзләмәскә чакыра.

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

— Алар Рязаньда да җыела ала иде. Димәк, чираты җиткән. Татарстанда һичьюгы карарлык әйбер бар. ТУ-160, боралаклар ясыйлар. Кайчандыр үсеш алган төбәк иде.

Татарстанга хәтта Путин килсә дә, аннан серле мәгънә эзләргә кирәкми. Мин Патрушевның, Медведевның, Бортниковның чыгышларын шәрехләүдән мәгънә күрмим, — диде ул Азатлыкка.

Мортазин Патрушев милли республикалардагы вазгыятьне күрер өчен килгән дигән фикерне якламый.

Татарстан бүген Русия өлкәләреннән бер нәрсәсе белән дә аерылмый

— Татарстаннан бернинди куркыныч янамый. Тынычланырга кирәк. Татарстан бүген Ульян, Рязань, Кострома өлкәләреннән бер нәрсәсе белән дә аерылмый. Шундый ук төбәк. Татарстан – Русиянең 89 төбәкләренең берсе, гадәти төбәк. Суверенитетны күптән югалттылар, аннан "с" хәрефе дә калмады, — ди ул.

Патрушевның Русиядә яңа типтагы авыл җирлекләрен булдыру тәкъдиме артында Украинадан тыш, түрәләр авыл халкы турында да борчыла дип күрсәтү ята, ди журналист.

— Патрушев сөяк ыргытты. Иминлек шурасы һәм Кремль "махсус операция" турында гына уйламый, ул авыл кешеләре турында да уйлый, дип телевизордан да күрсәтсеннәр өчен эшләнә бу. "Махсус операция"дә армия генә бар, ә сез тынычлап авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнегез, арпа чәчегез, бәрәңге утыртыгыз, югалмабыз дип әйтү. Моны шәрехләп тору да кирәкми.

Татарстанда авыллар яхшы хәлдә, яшәргә кеше генә юк. Бу аларның урындагы хәлне белмәвен күрсәтә. Патрушев республикага яңа типтагы авыл тәкъдим итә. Монда авыллар яхшы, эш кенә юк, — диде Мортазин.

***

Мәскәү Украинаның көнчыгышында фетнәчеләр кулындагы "ДНР" һәм "ЛНР"ны бәйсез республикалар дип танып Киевка каршы сугыш башлаганнан соң Русиянең үз төбәкләрендә дә бәйсезлек омтылышлары яңадан җанлана башлады. Сугыш чыгымнарын каплау өчен төбәкләрдән финансларны тагын да ныграк суыру, Идел буе төбәкләренең Көнбатыш белән сәнәгать хезмәттәшлегенә сугыш чикләүләре нәтиҗәсендә зур зыян килү бәйсезлеккә чакыручыларның дәлилләрен тагын да көчәйтә.

Үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте " дип атаган, Русиядән читтә яшәүче бер төркем татар активистлары сугышның беренче атналарында ук Идел-Урал республикалары җитәкчеләренә һәм түрәләргә мөрәҗәгать таратты. Анда Украинада барган сугыш шартларында аларга Кремль сәясәтеннән читләшергә һәм Путин гамәлләрен гаепләп чыгарга тәкъдим ителә.

Төркем шулай ук Татарстан халкына мөрәҗәгать итеп, яңадан көчле милли хәрәкәт оештыру мөһимлегенә басым ясады. Аның бурычлары дип Татарстанның дәүләт бәйсезлеген яңадан игълан итү һәм Русия федерациясеннән чыгу, Татарстандагы барлык хакимият оешмаларын һәм хәрби бүлекләрне республика хакимиятенә буйсындыру, Татарстан президенты һәм парламенты өчен гадел һәм демократик сайлаулар үткәрү аталды.

Русиядән Көнбатышка китәргә мәҗбүр булган активист, Башкорт милли сәяси үзәге җитәкчесе Руслан Габбасов май башында Варшауда узган "Русиянең ирекле халыклары форумы"нда "Хәзерге рәвештәге Русия таркалырга тиеш. Аннары инде без республикалар белән конфедерация төзергә җыела алыр идек", дип тәкъдим итте.

Русиядәге төрле милләтләр активистлары Варшауда, алда Рәфис Кашапов. Архив фотосы
Русиядәге төрле милләтләр активистлары Варшауда, алда Рәфис Кашапов. Архив фотосы

Британиядә сәяси сыену алган татар милли хәрәкәте ветераны Рәфис Кашапов "Алар безнең байлыкларыбызны, нефть долларларын талый һәм шул ук акча ярдәмендә безнең милли республикаларыбызны юк итә", дип белдерде.

Май аенда алты милли хәрәкәт вәкилләре Азат милләтләр лигасы төзелүен игълан итте. бу – Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен һәм аларның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформ диелә. Әлеге лига башкорт, бурят, ингуш, калмык, эрзя һәм удэгей активистларын берләштергән.

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

Бу уңайдан Башкорт милли сәяси үзәге җитәкчесе Руслан Габбасов "Русиянең барлык субъектларының һәм асаба халыкларының Русия җирләренең киләчәге турында фикер алышуда катнашырга, шулай ук үзбилгеләнүгә хокукын тормышка ашырырга тулы хакы бар", дип белдерде .

Активистлар Мәскәүнең төбәкләрдә милли телләрне юк итү сәясәтен дә еш кына телгә ала. Азчылык халыкларның телләре мәктәпләрдән куып чыгарылгач ул халыкларның телләрен саклап калу өчен бәйсезлекнең иң мөһим шартларның берсе буларак яңадан актуальләшә.

Кайбер сәясәт белгечләре дә мондый шартларда Русиянең таркалуга таба баруы табигый хәл дип белдерде.

АКШта яшәүче политология профессоры, Украина, Русия һәм элекке Совет берлеге республикалары белгече Александр Мотыль Русиянең ун яки аннан да күбрәк дәүләткә таркалуын фаразлый.

Александр Мотыль
Александр Мотыль

"Хәзер, 1991 елдагы кебек, Русия төбәкләре һәм зур санда урыс булмаганнар яшәүче республикалар тирә-якларында Русия сәяси һәм икътисади системының ничек җимерелүен күзәтәчәк һәм үз-үзләрен якларга мәҗбүр булачак. Уңышсыз 1990нчы елларда "суверенитетлар парады" булган иде, 2020нче елларда тагын берәү булачак.

Русия федерациясе ун яки аннан да күбрәк дәүләткә таркалырга мөмкин, аларның берсе генә Русия дип аталачак. Бу Евразиянең йөзен мәңгегә үзгәртәчәк. Бу процессны туктатып булмаска охшый. Иртәгә Көнбатыш үзенең барлык чикләүләрен гамәлдән чыгарса, таркалу акрынаер, әмма туктамас иде", дип язды Мотыль The Hill басмасында.

АКШтагы Тышкы сәясәт тикшеренүләре институты фәнни хезмәткәре Максимилиан Гесс Foreign policy журналында басылган мәкаләсендә 1980нче еллардагы Совет-Әфган сугышы чорында Үзәк Азиядә булган процессларны хәзерге Русия-Украина сугышы чорында Төньяк Кавказдагы вазгыять белән чагыштыра. Аның фикеренчә, бу сугыш Әфган сугышы елларындагы кебек Русиянең чигенә якын төбәкләрдә милли күтәрелешкә китерәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG