Accessibility links

Кайнар хәбәр

Maxar: Русия байрагы астындагы көймәләр Украинадан Сүриягә ашлык ташый


Аерым алганда ширкәт май аенда төшерелгән фотоларны мисалга китерә, анда Русия аннексияләгән Акъяр (Севастополь) портында Русиянең ике йөк көймәсенә ашлык төяү бара, берничә көннән бу көймәләр Сүрия портына килеп туктган диелә.

Русия байрагы астындагы көймәләр Украинадан Сүриягә ашлык ташый. Бу хакта иярченнән төшерү ширкәте – Maxar хәбәр итә.

Аерым алганда ширкәт май аенда төшерелгән фотоларны мисалга китерә, анда Русия аннексияләгән Акъяр (Севастополь) портында Русиянең ике йөк көймәсенә ашлык төяү бара. Берничә көннән соң шушы ук көймәләр ашлыкны бушату өчен Сүриядәге портка килеп туктаган. Акъярда ашлык төяүләренең тагын бер фотосы июньдә төшереп алынган.

Украина Русияне оккупацияләнгән җирләрдән ашлык урлауда һәм аны чит илдә сатуда гаепли. Русия моны кире кага.

Хәзерге вакытта Украинаның диңгез портлары томаланган. Кайбер илләр, әйтик Төркия һәм Франция портларны ачарга ярдәм итәргә әзер булуын белдерде, әмма Украина хакимияте, әгәр портларга якын урыннардагы миналар юк ителсә, Русия диңгез коридорын Одессага һөҗүм итү өчен кулланырга мөмкин дип борчыла.

Кичә Франция президенты Эмммануэль Макрон, Париж Европадагы хезмәттәшләре белән Украина ашлыгын Румыния аша китертү маршруты төзи, дип хәбәр итте.

Сүз Украинаның 22 миллион тонна ашлыгы турында бара, Русия Кара диңгез портларын томалау сәбәпле, бу ашлыкны чыгару мөмкин түгел.

Украинадагы ашлыкны экспортлау ысулларын эзләве турында Америка хакимияте дә белдерде.

Ашлык экспорты күләме ягыннан Украина дөньяда дүртенче урында тора. 2021 елда ул чит илләргә 45 млн тоннага якын ашлык чыгарган.

БМО вәкиле Маурицио Мартина, Русиянең Украинага сугыш башлавы аркасында дөньяда ачлыктан интегүчеләр саны 218 миллионга җитәргә мөмкин, дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG