Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның махсус төркеме Украинадагы сугыш җинаятьләрен тикшерәчәк


Киев янындагы Бучада табылган мәетләр
Киев янындагы Бучада табылган мәетләр

Махсус төркемдә Американың сугыш җинаятьләрен тикшерүдә алдынгы белгечләре эшләячәк. Төркемне юстиция министрлыгының хезмәткәре Эли Розенбаум җитәкләячәк, аны Американың иң билгеле “нацилар аучысы” дип атыйлар.

Сугыш җинаятьләрен тикшерү өчен АКШ Украинада махсус төркем оештырачак. Бу хакта 21 июньдә үзенең Киев сәфәрендә АКШ юстиция министры һәм баш прокурор Меррик Гарленд белдерде. Махсус төркемне юстиция министрлыгының хезмәткәре Эли Розенбаум җитәкләячәк, аны Американың иң билгеле "нацилар аучысы" дип атыйлар.

"Сугыш җинаятьләренә яшеренер урын юк. АКШ юстиция министрлыгы Украинада сугыш җинаятьләре һәм башка явызлыклар кылучыларны җаваплылыкка тарту өчен барлык мөмкинлекләрне кулланачак", дип белдерде баш прокурор.

Махсус төркемдә Американың кеше хокукларын бозу һәм сугыш җинаятьләре белән бәйле эшләрне тикшерүдә алдынгы белгечләре эшләячәк.

Моннан тыш АКШ Украинага коррупция һәм акча үзләштерү белән көрәш белгече җибәрергә ниятли. Американың тагын ике белгече Европада һәм Якын Көнчыгышта эшләячәк. Алар җирле хакимияткә Русиянең санкцияләрне урап узарга тырышуы белән көрәшергә ярдәм итәчәк, шулай ук чикләүләргә эләккән Русия олигархларының активларын эзләргә һәм томларга булышачак диелә.

Украина баш прокуроры Ирина Венедиктова бу ярдәмне "бик мөһим" дип атады.

"Бик көчле дошманнар белән эш итүебезне барыбызда аңлыйбыз", дип искәртте ул.

Эли Розенбаум 1994 елдан 2010 елга кадәр АКШ юстиция министрлыгының махсус тикшерүләр идарәсен җитәкләгән. Ул наци хәрби җинаятьчеләрен табып депортацияләгән, аларны Америка ватандашлыгыннан мәхрүм итүгә көч куйган. Британия тарихчысы Гай Уолтерс сүзләренчә, ул 100дән артык нацины эзләп тапкан.

Украинада Русия хәрбиләренә каршы 16 меңнән артык җинаять эше тикшерелә. Шикләнелүчеләр арасында югары дәрәҗәле түрәләр, сәясәтчеләр һәм хәрбиләр, танылган затлар бар. Украина баш прокуроры Ирина Венедиктова әйтүенчә, хәзер алар Русиядә яши, шуңа күрә аларга карата читтән торып тикшерү алымы кулланылачак.

Шул ук вакытта Украинада Русиянең сугыш җинаятьләре турында "Җәлладлар китабы" порталы эшли башлады. Анда әлегә 607 Русия хәрбиенең исеме кергән. Исемлектә Татарстан һәм Башкортстан егетләре дә бар, аларның кайберләре Украинадагы сугышта һәлак булган.

Русия хәрбиләре Украинада сугыш җинаятьләре кылуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG