Accessibility links

Лондон ЕИХО утырышында катнашу өчен Русия вәкиллеге әгъзаларына виза бирмәгән


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Шулай ук, Русия тышкы эшләр министрлыгында белдерүләренчә, АКШка махсус очкыч килергә, Русиянең чит илдәге оешмаларында эшләүчеләрне һәм аларның гаилә әгъзаларын илдән алып чыгарга тиеш булган, әмма бу махсус рейска Вашингтон рөхсәт бирмәгән диелә.

2 июльдән 6 июльгә кадәр Англиянең Бирмингем шәһәрендә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ЕИХО) парламент ассамблеясенең ел саен узучы сессиясе үтәчәк. Русиягә каршы кертелгән чикләүләр сәбәпле, Британия сессиядә катнашырга тиешле Русия вәкиллеге әгъзаларына илгә керү өчен визалар бирмәгән.

Федерация шурасының халыкара эшләр комитеты башлыгы урынбасары Владимир Джабаров әйтүенчә, даими вәкиллекнең барлык әгъзалары Британиянең санкцияләр исемлегендә булу сәбәпле, алар ассамблея җитәкчелегеннән һәм Русия тышкы эшләр министрлыгыннан бу мәсьәләне хәл итүне сораган булган.

"Илгә нинди максат белән килүләренә карамастан, ЕИХО парламент ассамблеясенең Русия делегациясе әгъзаларына Британия хакимияте визалар бирә алмый дигән, ачу китергеч җавап алдык", дип сөйләгән Джабаров. Бу хакта "Интерфакс" яза.

Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Британия Русиягә каршы берничә чикләүләр җыелмасы кертте. Санкцияләр исемлегенә, Русия думасының фетнәчел Луһански һәм Донецки "халык республикалары"н тануны хуплаган 386 депутаты да керде. Ул чакта Татарстаннан һәм Башкортстаннан да бер генә депутат та "ЛНР" белән "ДНР"ны тануга каршы тавыш бирмәгән иде.

Шулай ук, Русия тышкы эшләр министрлыгында белдерүләренчә, АКШка махсус очкыч килергә, Русиянең чит илдәге оешмаларында эшләүчеләрне һәм аларның гаилә әгъзаларын илдән алып чыгарга тиеш булган, әмма бу махсус рейска Вашингтон рөхсәт бирмәгән.

Русия тышкы эшләр министрлыгы АКШ хакимиятләренең гамәлләренә җавап бирәчәген әйтә.

Русиянең Украинага сугыш башлавына җавап итеп, Европа берлеге илләре, АКШ, Британия һәм башка илләр Русия очкычлары өчен һава киңлеген япкан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG