Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һәм Мәскәү Русиянең туристлар өчен иң арзанлы шәһәрләре исемлегенә кергән


Татарстан,Казан Кирмәне.
Татарстан,Казан Кирмәне.

Казанга бару уртача 38 мең сумга төшәчәк диелә.

Казан һәм Мәскәү Русиянең туристлар өчен иң арзанлы шәһәрләре исемлегенә кергән. Бу хакта турлар эзләү һәм бронь ясау сервисы Travelata-га сылтама белән "РИА Новости" яза.

Сервис мәгълүматынча Мәскәүгә сәфәре өчен турист уртача 28 мең сум, Казанга тур алу өчен 38 мең сум тотачак. Ешрак Петербурга баралар, тик аның бәясе дә кыйммәтрәк, 41 мең сумнан артыкка төшә, дип искәрткән аналитиклар.

Дүртенче урында – Калининград өлкәсе – бу төбәккә сәфәр уртача 44 мең сумга якын тора. Алга таба Кавказ Минераль Сулары, турның бәясе – 53 мең сумнан артык.

"Очу вакыты озынайды, бәясе дә кыйммәтләнде, әмма туристлар җылы диңгезгә омтыла. 2022 елның җәенә тур алучыларның 27 проценты Адлерга барачак, турның уртача бәясе – 65 мең сум", дип аңлатканнар ширкәттә.

Май бәйрәмнәренә Казандагы кунакханәләр 100 процентка тулган дип хәбәр ителгән иде. Татарстанга иң күп туристлар Мәскәү һәм Петербурдан киләчәк диелде.

"Яңа гасыр" каналында "Юлчы" тапшыруын әзерләүче һәм алып баручы журналист Альберт Шакиров Татарстан буйлап сәяхәт итә, музейлар ачу белән шөгыльләнә. Ул Татарстанда карарлык урыннар бар диде һәм үз исемлеген тәкъдим итте. Аерым алганда ул Чистайны, Болгарны, Зөя утрау шәһәрен барып күрергә кирәк дип тәкъдим иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG