Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швейцария Женеваны Русия шпионнары челтәренең Европадагы үзәге дип атый


Швейцария федераль күзләү хезмәте Женеваның Европадагы Русия шпионнары үзәгенә әверелүе турында хисап чыгарды. Швейцария күзләү хезмәте белдерүенчә, анда Русиянең кимендә берничә дистә яшерен агенты эш итә.

Хисапта язылганча, Европадагы төрле илләр Русия күзләүчеләрен фаш итеп аларны кайтарып җибәрә башлагач, Русия яшерен хезмәтләре Европа берлегенә кермәгән нейтраль илгә күченергә карар иткән була ала.

Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач Русия белән Швейцария арасында мөнәсәбәтләр бозылды. Русиягә каршы Европа берлеге керткән чикләүләрнең күпчелегенә Швейцария дә кушылды. Ул чакта Швейцария президенты Игнацио Кассис Швейцария Европаның дипломатия үзәге булып калачак, әмма нинди кыйммәтләрне хуплавын һәм дәүләт чикләренең нинди булырга тиешлеген күрсәтәчәк диде.

Күзләү хезмәте башлыгы, 2000нче елларда Швейцариянең Мәскәүдәге илчелеге сәяси киңәшчесе булып, ә соңрак Швейцария президентының дипломатик киңәшчесе булып эшләгән Кристиан Дюссе да моны Tages-Anzeiger газетына раслаган: "Женева шпионлык эшчәнлеге үзәге булып кала бирә. Безгә монда Русиянең дипломатик һәм консуллык оешмаларында төрле вазифалар башкаручы берничә дистә агентның эшчәнлек алып баруы мәгълүм."

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Европа берлеге илләреннән, АКШ һәм Япониядән Русиянең 200ләп дипломаты чыгарып җибәрелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG