Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тендер уйнатылмау сәбәпле, "Гасырлар авазы" журналы ярты ел чыкмый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казначылык мондый чыгымнарга түләүне үткәрми, дип аңлатканнар журналны гамәлгә куючы дәүләт архивы.

Татарстан дәүләт архивының "Гасырлар авазы – Эхо веков" фәнни журналы инде ярты ел чыкмый. Моның сәбәпләре хакында дәүләт архивы мөдире вазифасын башкаручы Римма Сибатуллина "Татар-информ"га сөйләгән.

"Журналның макетлары тупланган, бастыру өчен әзерләнгән. Без бюджет оешмасы булгач, аны чыгару өчен тендер оештырырга тиеш. Ел башында тендер үткәрмәдек, чөнки журнал беренче чираттагы чыгымнар рәтенә керми. Ел башында акча кичектерелми торган әйберләргә генә тотыла. Казначылык мондый чыгымнарга түләүне үткәрми", дип белдергән ул.

Сибгатуллина сүзләренчә, журнал үз укучыларына соңарып барып ирешәчәк. Әмма түрә басманың кайчан дөнья күрәсен әйтә алмаган.

"Гасырлар авазы" журналының баш мөхәррире, тарихчы Илдус Заһидуллин журнал сентябрь аенда берьюлы өч сан булып чыгарга мөмкин дип белдергән.

"Бу безгә кыенлык тудыра, безнең өчен бик әйбәт түгел. Аның хәзер акчасы да бар. Тендер июльдә узса, августта журналны бастыручы билгеле булачак. Аннан алда типографиягә тапшыра алмыйбыз. Узган елда да беренче саннар соңарып чыккан иде инде", дигән Заһидуллин.

Узган ел "Гасырлар авазы" журналының баш мөхәррире итеп Илдус Заһидуллин билгеләнде. Былтыр журнал редакциясен Лаеш районының Столбище авылындагы архив оешмасының яңа бинасына күчерелде. Бу җәмәгатьчелектә каршылыклар уятты.

"Гасырлар авазлары" – Татарстан, Идел һәм Урал буе тарихының актуаль мәсьәләләренә багышланган өч айга бер чыгучы фәнни-документаль журнал. Ул 1995 елның маеннан бирле басыла. Бүгенге көндә ул Татарстан дәүләт архивы тарафыннан чыгарыла. Журнал Русия мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Югары аттестация комиссиясенең (ВАК) рецензияләнә торган фәнни басмалары исемлегенә кертелгән. Елга дүрт тапкыр чыга.

"Татар-информ" ачыклавынча, быелның яртыеллыгында почта аша 375 әбунәчесе булган. Хәзерге вакытта "Русия почтасы" әлеге журналга киләсе яртыеллык өчен 515 сумга язылу үткәрә.

"Гасырлар авазы"ның бүген сайты да ачылмй.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG