Запорожье өлкәсенең Русия хакимиятләре билгеләп куйган башлыгы Евгений Балицкий оккупацияләнгән төбәкне Русиягә кушу турында референдум уздыру фәрманын имзалаган. Бу хакта Русиянең ТАСС һәм РИА Новости агентлыклары хәбәр итә.
Элегрәк Херсон һәм Запорожье өлкәләренең оккупацияләнгән җирләренә Мәскәү билгеләгән башлыклар сайлау комиссияләре оештыру турында документлар имзалауларын хәбәр итте. Әлегә анда кемнәр керүе билгеле түгел, әмма бу "иң актив һәм битараф булмаучылар" булачак диелә. Әлеге комиссия төбәкләрне Русиягә кушу турындагы "референдумнар" уздырганда да кулланылачак.
Украина президенты Владимир Зеленский, Русия басып алган җирләрдә референдумнар үткәрсә, бу аңа Украина хакимияте белән сөйләшүләр алып баруга юл ябачак. Билгеле вакытта Русия хакимиятенә мондый сөйләшүләр кирәк булачак, дип белдергән иде.
Күптән түгел Америка күзләве мәгълүматларына таянып, Ак йорт вәкиле Русия хакимиятләре Херсон, Запорожье тирәсендәге җирләрне һәм бөтен Донбассны Русиянең бер өлеше дип игълан итмәкче дип кисәтте.
Русия гаскәрләре Херсон өлкәсенең бөтен җирләрен диярлек, шул исәптән Херсонның үзен дә, шулай ук Запорожье өлкәсе җирләренең 60лап процентын басып алды. Әмма Запорожье шәһәре үзе Украина контролендә. Украина хакимиятләре оккупацияләнгән барлык җирләр дә азат ителәчәк дип белдерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!