Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Горбачев Татарстанның мөстәкыйльлегенә юл ачты"


Михаил Горбачевны милли җәмәгатьчелек ничек искә ала?

30 август, 91 яшендә Совет берлегенең коммунистлар фиркасе генераль сәркатибе, СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачев вафат булды. Ул Мәскәүнең Новодевичий зиратында, хатыны Раиса Горбачева янында җирләнәчәк.

Михаил Горбачев 1985 елда коммунистлар фиркасенең (КПСС) Үзәк комитеты генераль сәркатибе итеп билгеләнә. Совет берлеге җитәкчесе вазифасында үзгәртеп кору сәясәтен башлый, Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрне яхшырта. Илдә сүз иреге рөхсәт ителә, демократик үзгәрешләр башлана.

1990 елның февралендә Горбачев Совет берлегенең президенты булып сайлана, бу вазифада ул беренче һәм соңгы кеше була. 1991 елның августында аның сәясәте белән килешмәгән бер төркем җитәкче аны вазифасыннан бәреп төшерергә теләп фетнә оештыра, ләкин ул илдә тамыр җәйгән демократик көчләр тарафыннан бастырыла.

Горбачев президент вазифасыннан 1991 елның декабрендә, Совет берлеге таркалгач ваз кичә. Сәясәттән киткәннән соң ул "Горбачев-фонд"ын оештыра, әлеге фондта Русия һәм дөнья тарихын өйрәнә. 1990 елда Горбачевка Нобель тынычлык бүләге бирелә.

Михаил Горбачев тарихта СССРга демократия һәм хәбәрдарлык керткән, Көнбатыш белән Совет берлеге һәм социалистик блок илләре арасында "тимер пәрдә"не җимергән шәхес буларак бәяләнә. Путин хакимияте чорында аны нигездә илне таркатучы итеп күрсәтергә тырыштылар. Тарихчылар да, белгечләр дә аның каршылыклы шәхес булуын әйтә. Демократик реформаларны ахырына кадәр тормышка ашыра алмаган, азатлыкка омтылган милли республикалардагы күтәрелешләрне гаскәр белән хәл итәргә омтылган, ГКЧПга юл куйган, шунлыктан Татарстан бәйсезлегенә аяк чалган шәхес буларак күрүчеләр дә бар.

"СССР таркалганда кан аз агызылды"

Горбачев үлеменнән соң социаль челтәрләрдә аңа бәйле хатирәләр белән уртаклаша башладылар.

Журналист Леонид Парфенов Горбачевның казанышын бүгенге сәяси вазгыятьтә әһәмиятле дип язган.

"СССР аз кан түгеп таркалды, хәзер менә күп кан агызып аны кире кайтарырга тырышалар. Ул хакимияттә 6 ел идарә иткәннән соң 60 яшендә китте. Үзе тудырган яңа чорга юл бирде", ди ул.

Журналист Горбачевның 11 ел элек биргән әңгәмәсеннән өзек тә китерә. "Миңа син барысын да бирдең дип кычкыралар. Кемгә бирдем? Польшаны – полякларга, Маҗарстанны - маҗарларга", дигән Горбачев.

Журналист Алексей Венедиктов Горбачевның Нобель бүләге иясе генә түгел, Гремми лауреаты булуын да искә ала. АКШның 42нче президенты Билл Клинтон һәм актриса Софи Лорен белән музыкаль әкият яздырганын искә ала.

Горбачевның СССР башлыгы була торып ТАССРга бер тапкыр да сәфәр кылмавын искә алучылар да бар. Татарстанга аның беренче сәфәре 1996 елда – Русия президентын сайлау вакытында була. Ул КАИны Казан университеты белән бутап, Ленин шунда укыган дип әйткәнен телгә алалар.

Сүз 1996 елның 4-5 июнендә президент сайлау кампаниясе вакытында Горбачевның Казанга килүе турында бара. Аның делегациясенә Татарстан кунакханәләрендә кунып чыгарга урын бирелми, дип искә алган иде узган ел җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин Азатлыкка. Татар сәясәтчесе Горбачевка үз фатирында яшәргә тәкъдим итә. Ахыр чиктә аның гаиләсенә Казан кунакханәсендә бер бүлмә табалар.

Михаил Горбачев һәрчак тормыш иптәше Раиса ханым белән янәшә йөрде. Кайвакыт аны хатыны сүзеннән чыкмаучы дип тә атыйлар иде. Раиса Горбачеваның яшьлек чоры Башкортстанда уза.

"Татарстан язучылары корылтайга барганда Раиса ханымга килеп, бергә фотога төшүне сорады. "Безнең татарлар", дип әйтте ул вакытта. Безнең язучылар моны бик зур дәрәҗә дип кабул иткән иде", дип сөйләде язучы Ринат Мөхәммәдиев Азатлыкка.

Союздаш республикаларда күтәрелешне гаскәр белән бастырды

Горбачев демократ дип саналса да, ул союздаш республикалардагы милли күтәрелешләрне гаскәр белән бастырырга омтылган шәхес буларак та тарихка кереп калачак. Беренче зур бәрелешләр 1986 елда Казакъстанның ул вакыттагы башкаласы Алма-Аты шәһәрендә була. Горбачевның Казакъстан җитәкчелегенә читтән урыс кешесе Геннадий Колбинны билгеләп кую карарына каршы казакъ яшьләре күтәрелеп чыга. Ахыр чиктә күтәрелешне СССРның Эчке эшләр министрлыгы һәм гаскәре бастыра. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2 кеше үлә, 200 – яралана, 1 меңнән артыгы кулга алына. Шуннан соң хакимияткә Нурсолтан Назарбаев килә.

1987 елда Таулы Карабах каршылыгы башлана. Әрмән-азәрбайҗан каршылыгын Горбачев эчке гаскәр белән бастыра.

1989 елда Грузия башкаласы Тбилисида оппозиция митингын таратыр өчен гаскәр җибәрелә. 21 кешенең гомере өзелә, 290 кеше зыян күрә.

Моннан тыш, Грузия–Көньяк Осетия, Днестр каршылыклары, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Әрмәнстанда милли күтәрелешне гаскәр белән бастырырга омтылалар. Ош вакыйгаларында гына да 300дән артык кеше үлә.

1991 елда совет гаскәрләре Литва башкаласы Вильнюска бәреп керә һәм бәйсезлек тарафдарларын бастырырга керешә. Соңрак Латвия башкаласы Ригада да шул ук хәл кабатлана.

СССРның җимерелүенә Горбачев алып барган сәясәт кенә түгел, илнең икътисады да йогынты ясаган дигән фикер бар. Русия фәннәр академиясе мәгълүматына күрә, 1980 елда америка икътисады белән чагыштырганда, совет сәнәгать оешмалары бер тауар җитештерү өчен энергияне 2 тапкырга, цементны 2,3 мәртәбә, ашламаны 7,5 тапкырга күбрәк тоткан. Өстәвенә, 1985-86 елларда икътисадның зур өлешен алып торган нефтьнең бәясе 27 доллардан 10 долларга төшә.

Татарстан бәйсезлегенә өмет һәм ГКЧП

1987 елда Горбачев игълан иткән "үзгәртеп кору" реформасының демократия җилләре Татарстанга суверенитет китерә. Татар милли хәрәкәте оеша. 1989 елда Татар иҗтимагый үзәге төзелә.

1991 елның 20 августында яңа берлек килешүе имзаланырга тиеш була. Анда Татарстанның да мөстәкыйль рәвештә кул куеп, союздаш республика статусын алуы көтелә. Ләкин ГКЧП яңа килешүгә каршы чыга һәм барлык планнарны боза. 1991 елның 18-21 августында СССРның вице-президенты Геннадий Янаев рәислегендәге төркем Кырымга ялга киткән Михаил Горбачевның хакимияттән читләштерелүе турында игълан итә. Совет берлегендә яңа вакытлы хакимият – Гадәттән тыш хәл дәүләт комитеты (ГКЧП) оештырылуы турында белдерелә. ГКЧП оештыручылар СССРны элеккеге кебек авторитар режим рәвешедә саклап калырга тели.

Тарихчы Индус Таһировның Татарстанның мөстәкыйльлегенә "өч көн җитмәде" дигән сүзләре соңгы 30 елда еш яңгырый. Әгәр дә килешү төзелеп СССР таркалса, Татарстан башка союздаш республикалар сыман бәйсез булыр иде, дигән фикер бар. Баштарак Горбачев Татарстанның союздаш статуска ия булуына каршы булса да, соңрак моның белән килешергә мәҗбүр булган.

"Әгәр дә ул Фороска ял итәргә китмәгән булса, башлаган эшен курыкмыйча тормышка ашырса, бәлки СССРның гомере озынрак булыр иде. Бу – Горбачевның зур хатасы. Ләкин ул илне кузгатып, аны демократик федератив дәүләт итеп кору өчен зур көч куйды", дип искә алган иде Таһиров Азатлыкка.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Горбачев чоры Татарстан һәм татар халкына файдага булды дип саный.

— Горбачевның төп казанышы – Татарстан белән СССР арасында союздаш килешү төзергә теләве. Татарстан Мәскәүдәге Горбачев һәм Ельцин партократияләре каршылыгы арасында калды. Икесе белән дә сөйләшеп йөрде. Ельцин суверенитет бирергә вәгъдә итсә, Горбачев союздаш республика буласыз дип әйтте. Татарстан көчнең кайсы якка авышачагын карап торды. Тик ГКЧП килеп чыкты һәм килешү төзелмәде.

Бүген күпчелек Горбачевны хурлый, СССРны таркатты диләр. Ул дәүләтне таркатмады, киресенчә, илнең беренче президенты буларак аны саклап калырга теләде. Миңа калса, Горбачев илгә демократия, сәяси ирек, яңарту кертте. Әмма бу барып чыкмады, чөнки СССРның нигезе черек иде. Илне систем буларак саклап калып булмый иде. Монда аның гаебе юк.

Минемчә, Горбачев чоры Татарстан һәм татар халкына зыянга булмады, киресенчә, демократия белән мөстәкыйльлеккә юл ачты. Татарстан союздаш булса да, СССР таркалып бәйсезлек игълан итсә дә казанышта калыр иде. Шулай да Совет берлеген саклап калып булмас иде. Зур империянең чикләрендә таркалу башланды. Күп кенә белгечләр КГБ республикаларда төрле провокацияләр ясап, моны аларны контрольдә тотар өчен махсус эшләде дип саный.

ГКЧПны ясалма рәвештә оештырылган эш ди кайбер белгечләр. Бер яктан, ул Горбачевка файдалы иде. Имеш, аны кулга алдылар, әсирлеккә төште. Аннары яңадан халыкны җәлеп итеп ул мәйданга чыгарга тиеш иде. Миңа калса, ГКЧП такымының киләчәге булмады. Матбугат очрашуында Янаевның куллары калтырап торды. Бу картларның дәүләт белән идарә итә алмавы күренде. Соңрак Горбачевның Ельцин белән көрәшергә мөмкинлеге юк иде. 1990 елда РСФСР бәйсезлек игълан итте. Горбачев илсез калды, чөнки союздаш республикаларның үз җитәкчеләре бар. Президент булса да, иле юк. Элита, дәүләт даирәләре моны сизде һәм көчле якка авышты.

Башкорт милли сәяси үзәге җитәкчесе Руслан Габбасов, Горбачев чорында башкорт милли хәрәкәте яңарыш алды дип саный.

— Горбачев – каршылыклы шәхес. Ул казакъ күтәрелешен, Азәрбайҗандагы протестларны, Литвада каршы торучыларны көч белән туктатырга тырышкан кеше. Шул ук вакытта Горбачев хакимиятен саклап калыр өчен ахырга кадәр көрәшмәде, зур ватандашлар сугышын булдырмады. Аның төп казанышы – хәбәрдарлык. Кешеләр курыкмыйча үз фикерләрен җиткерә алды. Горбачев чорында бик күп архивлар ачылды. Соңыннан Ельцин аларны ябарга тотынды, Путин шуны дәвам итте. Без бу архивлар аша моңа кадәр яшеренгән серләрне белә алдык.

Горбачев чорында башкорт милли хәрәкәте 1917 елдан соң яңадан яңарыш алды. 1989 елда "Урал" башкорт милли үзәге эшли башлады. Боларның барысы да Горбачев вакытында булды. Ул без яшәгән дөньяны, илне үзгәртте.

Белешмә: Михаил Горбачев

Михаил Горбачев (1931-2022) — Совет берлеге һәм Русия сәясәтчесе, Нобель Тынычлык бүләге иясе, "үзгәртеп кору" ("перестройка") сәясәтен башлаучы.

1931 елның 2 мартында Төньяк-Кавказ крае Привольное авылында туган.

Мәскәү дәүләт университетыны (1955), Ставрополь авыл хуҗалыгы инстиутын (1967) тәмамланган. 1955 елдан комсомол, 1963 елдан — партия эшендә.

1966 елдан башлап КПССның Ставрополь шәһәр комитетының беренче сәркатибе, 1968 елдан Ставрополь шәһәр комитетының икенче, соңрак беренче сәркатибе. 1975 елдан КПСС ҮК сәркатибе, 1985 елдан — генераль сәркатибе; 1988 елдан СССР Югары Шурасы президиумы рәисе, 1989-1990 елларда СССР Югары Шурасы рәисе.

1990 елның 15 мартында Совет берлеге президенты булып сайлана. ГКЧП фетнәсенннән соң 1991 елның декабрендә Совет берлеге таркалгач президент вазифасыннан ваз кичә.

1992 елның гыйнварыннан Халыкара иҗтмагый-икътисади һәм политологик тикшеренүләр вакыфы ("Горбачёв-Фонд") җитәкчесе.

2022 елның 30 августында Мәскәүдә вафат булды.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG