Accessibility links

Кайнар хәбәр

Горбачев минем язмышымны ничек үзгәртте


Михаил Горбачев
Михаил Горбачев

Яшьлек еллары Михаил Горбачев җитәкчелегендәге үзгәртеп кору чорына туры килгән кешеләр үз язмышларына аның тәэсире төрлечә булуын әйтә. Азатлык шундый берничә кеше белән сөйләште.

30 августта вафат булган Михаил Горбачевны 1985-1991 елларда Совет берлеген җитәкләгән чорда бар дөньяны үзгәрткән шәхес буларак искә алалар. Азатлык исә яшьлекләре шул чорга туры килгән кешеләрдән Горбачевның алар язмышына ничек тәэсир итүен сорашты.

1991 елда "Нәүрүз чибәре" беренче халыкара бәйгесенең җиңүчесе, 1995 елдан АКШка китеп, хәзер Сант-Луис шәһәрендә (Миссури штаты) яшәүче Гөлназ Сәлахова-Ариф Горбачев безгә дәүләт чикләрен генә түгел, фикерләү чикләрен дә ачты ди.

Гөлназ Сәлахова-Ариф улы Самат һәм кызы Алия белән
Гөлназ Сәлахова-Ариф улы Самат һәм кызы Алия белән

— Мин Совет берлегенең гади бер продукты идем. Казанда урыс балалар бакчасына, урыс мәктәбенә йөрдем. Урыслар арасында үссәм дә, әти-әни авылдан булганга, татар мәдәниятендә дә тәрбияләндем. Шуңа күрә сыйныфташларымнан "татарка из трампарка", "незваный гость хуже татарина" дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә иде. Авыз тутырып татарча сөйләшергә курка идек. Горбачев килгәч башланган үзгәрешләр нәтиҗәсендә без үзебезнең кем булуыбызны горурланып әйтә, татар телендә иркенләп сөйләшә ала башладык. Шулай ук дәүләт чикләре ачыла башлады. 1991 елда мин "Нәүрүз чибәре" беренче халыкара бәйгесендә җиңеп чыктым. Уйлап карасаң, Горбачев булмаса, шул ук сазлык, торгынлык дәвам итәр, бу гүзәллек бәйгеләре дә булмас иде бит. Бәйгенең төп призы Австралиягә сәфәр иде. 1991 елда 18 яшемдә Сингапурда тукталыш белән Австралиягә бару минем өчен бик зур шок булды. Күзләрем ачылып китте. Мин пионер да, комсомол да булдым, без иң яхшы илдә яшибез дип уйлый идем. Сингапурга килеп төшкәч шаккаттым. Матди байлыкка гына түгел, кешеләрнең үз-үзләрен ничек тотуына, ничек сөйләшүенә дә.

Минем өчен Горбачевның иң зур казанышы — аның барыбызга да советча фикерләү кысаларыннан чыгу мөмкинлеге бирүе булды. Дәүләт чикләрен генә түгел, фикерләү чикләрен дә ачты дияр идем. Дөньябыз киңәеп китте. Кемдер ул иректән файдаланып, элекке кысалардан чыга алды, кемдер ул мөмкинлекне файдаланмады. Шундый мөмкинлек бирүе өчен мин аңа бик тә рәхмәтле. Хәзер АКШта яшәп, балаларымны монда үстереп, нык бәхетлемен. Шул ук вакытта Татарстанымны да бик яратам. АКШка китүем исә 1992 елда беренче Дөнья татар конгрессы корылтаенда татар яшьләре исеменнән чыгыш ясавым, шунда АКШ татарлары белән танышуым белән бәйле. 1995 елда кияүгә чыгып, АКШка күчендем. Миңа шундый бәхет елмайды, әмма мин Горбачев биргән мөмкинлектән файдаланып үзләре теләгән илгә үзләре киткән күп кенә кешеләрне дә беләм. Хәзер менә уйлап куям, Горбачевның да диктатор булып хакимияттә үлгәнче утыру мөмкинлеге булгандыр. Әмма ул үзе китте. Кулында хакимият була торып, аны үзе тапшырганы өчен мин аны нык хөрмәт итәм.

Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова сүз иреге, мәдәнияткә үсеш мөмкинлеге биргән өчен Горбачевка бик рәхмәтле булуын белдерде.

Миләүшә Шәйхетдинова
Миләүшә Шәйхетдинова

— Горбачев миндә уңай хисләр генә уята. Чөнки яшьлегемдә мин дә, башкалар да иркенлеклекнең нәрсә икәнен беренче мәртәбә тоя башладык, үз фикеребезне әйтә башладык, диспутлар, аралашулар барлыкка килде. Телевидениедә "Взгляд", яшьләр өчен музыкаль тапшырулар барлыкка килде, аларны карый башладым. Яңа кызыклы журналлар чыга башлады, әти аларны төрле шәһәрләрдә булганда чират торып сатып алып, миңа алып кайта иде. Яңа спектакльләр, театрлар барлыкка килде, яңа авторлар сәхнәгә менде, яңа фильмнар чыга башлады. Сәнгать кешесе буларак, мин боларның барысын да Михаил Горбачев белән бәйлим һәм аңа шуның өчен рәхмәттән башка сүзем юк.

Башкортстаннан кинорежиссер Рияз Исхаков совет мәктәбендә милитаристик рухта тәрбияләнүен һәм Горбачев чорында пацифистка әверелүен сөйләде.

Рияз Исхаков
Рияз Исхаков

— Мин үсмер чакта Совет берлеге җитәкчеләре Брежнев, Андропов, Черненко бер-бер артлы үлгәндә пафослы чаралар оештырыла, халык күмәкләшеп елый иде. Шул ук вакытта без үсмерләргә бу бик көлкеле дә булып тоела иде. Беренче мәртәбә мин Горбачевның фотосын әниләр белән Башкортстан районнарында гастрольләрдә йөргәндә бер авыл клубындагы стендтта күрдем. Ул шул авылга боралак белән килгән, иген кырларында булган икән, аның янында чибәр хатыны Раиса Горбачева да бар иде. Шул фотоны клубның диварына элеп куйганнар. КПСС генераль секретарьләрен халык табына торган бер совет поты буларак күрергә күнеккән үсмер буларак, бу фотоны күреп шаккаттым. Җитәкчеләр кеше йөзле дә була ала икән бит дип уйладым.

Безне мәктәптә милитаристик рухта тәрбиялиләр, "Калашников" автоматын сүтеп җыярга өйрәтәләр иде. Һәм бу миңа бик ошый иде. Армиягә киткәндә без берничә егет дуслашып Әфганстан сугышына җибәрегез дип гариза яздык. Шунда бер майор барыбызны да үз бүлмәсенә чакырып кертте дә, күз алдыбызда гаризаларыбызны ертып ташлады. Бу инде Горбачевның сугышны туктату сәясәте белән бәйле дип уйлыйм. Үзгәртеп кору армиягә соңарыбрак килеп җитте. Совет армиясендәге бабайлыкны, хәрби җитәкчелекнең башбаштаклыгын, җинаятьчел системны, хәрби хезмәтем ахырына таба хәлләрнең яхшыра башлавын күреп мин пацифистка әверелдем.

Гаскәрдән соң кино төшерүче булырга укый башлагач, без студентлар "Башкортстан" киностудиясендә Мәлик Якшимбетов җитәкчелегендә "Ирек капкалары" ("Врата Свободы") исемле фильм төшердек. Совет берлегенең җимерелүе турындагы бу документаль киноны төшергәндә совет системының никадәр черегән булуын тәмам аңладым, Горбачевның никадәр даһи кеше булуына төшендем.

КФУ галимәсе, әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова үзе өчен Горбачев чорында әдәбият өлкәсендә аңарчы тыелган темаларның ачылуын әйтте.

Миләүшә Хәбетдинова
Миләүшә Хәбетдинова

Мин мәктәпне 1989 елда тәмамладым. Горбачевның минем өчен иң мөһим эше хәбәрдарлык алып килүе булды. Үзгәртеп кору чорында күп кенә ябык темалар ачылды. Мин Казан дәүләт университетының филология факультетында укыганда бик күп китаплар чыга башлады. Безгә яңа әдәбият, яңа чыганаклар белән танышу мөмкинлеге туды. Үзгәртеп кору чорында безгә ят мәдәниятнең үтеп керүенең уңай яклары да, тискәре яклары да булды дияр идем. Кооперативлар барлыкка килде, хосусый эшмәкәрлек белән шөгыльләнү мөмкинлеге ачылды, әмма укытучы буларак, ул нәрсәләр миңа бик кагылмады, мин күбрәк шул аңарчы ябык булган темалар белән шөгыльләндем. Үзгәртеп кору элек автоном республика булган Татарстанга суверенитет алу мөмкинлеге бирде, нәтиҗәдә әдәбиятыбыз, мәдәниятебез үсә башлады. Горбачевның эшчәнлеге нәтиҗәсеме, юкмы — әйтә алмыйм, әмма суверенитет алу белән республикабызның тормышы нык яхшырды. Шул ук вакытта ул чорда Совет берлегенең җимерелүе кызганыч күренеш буларак хәтердә калган.

Истанбул шәһәрендә яшәүче журналист Рушания Алтай үзенә чит илдә белем алу мөмкинлеге бирелүен, чит илләрдән куркуның бетүен әйтә.

Рушания Алтай
Рушания Алтай

— Горбачевның минем язмышымны үзгәртүе — чит илләргә чикләрне ачуы белән бәйле. Ул үзгәртеп коруны башламаса, тимер пәрдәләр ачылмаган булыр иде. 1992 елда миңа Төркиягә китеп уку мөмкинлеге бирелде. Ул елда без Татарстаннан 100дән артык яшь кеше Төркиягә укырга киттек. Аңарчы чит илләргә китеп укуны хәтта күз алдына да китерү мөмкин түгел иде. Төркиядә татар кешесе белән танышып, аңа кияүгә чыктым һәм хәзер Истанбулда яшим. Мин кияүгә чыкканда әткәй белән әнкәй "Илләр генә тыныч булсын" дип әйтә иде. Бу шундый зур мәгънәгә ия теләк булган икән. Ул вакытта илләр тыныч иде, Татарстанга кайтып-китеп йөрү мөмкинлеге бик иркен иде. Ул инде Ельцин чоры иде, әлбәттә. Әмма ул иркенлеккә ирешүнең барысында да Горбачевның кулы бар дип аңларга кирәк. Горбачев чит илләрдән курыкмаска өйрәтте. Аңа кадәр бездә чит илләрдән курку бар иде. Гобачев ул куркуны таратты.

Язучы, "Безнең мирас" журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон исә Горбачевның тәэсире бик зур булмады дип саный.

Ләбиб Лерон
Ләбиб Лерон

— Бик нык тәэсир итмәде. Мин ул чорда университетны инде тәмамлап, матбугатта эшли идем. Илне үзгәртәбез дип, бераз "җенләнеп алдык" инде. Шулай да цензура бетте дип әйтергә була. Мин цензура чорына эләккән кеше. Ачыктан-ачык язарга мөмкинлек ачылуы уңай күренеш булды. Гәрчә цензура чорында да без язучылар, барыбер үз сүзебезне эзоп теле белән язган булыр идек. Хәер, Горбачев булмаса да, цензура бетәр иде дип уйлыйм, чөнки эш болай да шуңа таба бара иде инде. Ә тормыш, көнкүреш мәсьәләсендә әллә ни алга китеш булмады дип уйлыйм. Сатып алырга әйберләр юк иде, чиратларда торырга туры килде. Авылга кайтканда гап-гади авыл кешеләренең Горбачевтан көлүен дә хәтерлим. Шулай ук Горбачев чорында Татарстанга союздаш республика статусы бирелер дигән өметем бар иде, әмма ул өмет акланмады.

1999-2002 елларда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең сүзчесе булган, хәзер Мәскәүдә яшәүче журналист, блогер Ирек Мортазин үзенең хәрби хезмәттән китүен Горбачев белән бәйли һәм Горбачевның аны яклап сүз әйтүен иң якты хатирә буларак искә ала.

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

— Горбачев килмәгән булса, мин хәрби хезмәттә калган булыр идемдер. Ул килгәндә мин хәрби училищены тәмамлаган идем, аның чорында, 1990 елда хәрби хезмәттән киттем. Тагын бер ел узгач Совет берлеге җимерелде. Горбачев турында иң якты хатирәм — аның мине яклап сүз әйтүе булды. Мине колониягә япкач "Эхо Москвы" радиосы эфирында Горбачев Миңтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп, "үзеңнең матбугат сүзчеңне төрмәгә утырту яхшы нәрсә түгел, дөрес эшләмәдең" дип әйтте. (Мортазин элекке президент Миңтимер Шәймиевкә яла ягу гаепләве нигезендә төзәтү эшләренә, ә республика җитәкчелеген тәнкыйтьләгән китабында "хакимият" дип аталган социаль төркемгә каршы нәфрәт уятуда гаепләү белән 2009-2011 елларда 21 айга ирегеннән мәхрүм ителгән иде - ред.) Аның белән шәхсән таныш булуым да минем өчен зур горурлык. Ул — минем тормышны гына түгел, бар дөньяны үзгәрткән бөек шәхес. Совет берлеге халыклар өчен зур бер төрмә иде. Горбачев әлеге читлек капкаларын ачып, безгә ирек бирде. Хәзер исә аның барлык казанышлары юк ителә бара. Михаил Горбачев безгә биргән сүз иреге, цензурасыз тормыш, кая да булса бару иреге, ачык чик капкалары барысы да акрынлап бетә бара. Әмма монда инде ул гаепле түгел, монда без барыбыз да гаепле, бу — безнең барыбызның да трагедиясе.

Белешмә: Михаил Горбачев

Михаил Горбачев (1931-2022) — Совет берлеге һәм Русия сәясәтчесе, Нобель Тынычлык бүләге иясе, "үзгәртеп кору" ("перестройка") сәясәтен башлаучы.

1931 елның 2 мартында Төньяк-Кавказ крае Привольное авылында туган.

Мәскәү дәүләт университетыны (1955), Ставрополь авыл хуҗалыгы инстиутын (1967) тәмамланган. 1955 елдан комсомол, 1963 елдан — партия эшендә.

1966 елдан башлап КПССның Ставрополь шәһәр комитетының беренче сәркатибе, 1968 елдан Ставрополь шәһәр комитетының икенче, соңрак беренче сәркатибе. 1975 елдан КПСС ҮК сәркатибе, 1985 елдан — генераль сәркатибе; 1988 елдан СССР Югары Шурасы президиумы рәисе, 1989-1990 елларда СССР Югары Шурасы рәисе.

1990 елның 15 мартында Совет берлеге президенты булып сайлана. ГКЧП фетнәсенннән соң 1991 елның декабрендә Совет берлеге таркалгач президент вазифасыннан ваз кичә.

1992 елның гыйнварыннан Халыкара иҗтмагый-икътисади һәм политологик тикшеренүләр вакыфы ("Горбачёв-Фонд") җитәкчесе.

2022 елның 30 августында Мәскәүдә вафат булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG