Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" фирка тарафдарлары базасын чистарткан, исемлектән 15 миллион кешене алып атканнар


Архив фотосы
Архив фотосы

Чистартуга лояль булмаучылар, әйтик Навальныйга "лайк" куючылар эләккән, аларны махсус програм ярдәмендә ачыклаганнар. Хәзер фирка тарафдарларының санын арттыруга керешкән диелә. 2024 елда буласы президент сайлауларына кадәр аларның санын 30 миллион кешегә кадәр арттырмакчылар.

"Бердәм Русия" фиркасе үз тарафдарларының базасын чистарткан. Аннан "лояль булмаучыларны һәм шәхси мәгълүматлары искергән" кешеләрне чыгарганнар. Чистарту барышында фирка тарафдарларының саны 25 миллион кешедән 10 миллион кешегә калган, 15 миллион кешене сөрткәннәр, дип яза РБК.

Басмага әңгәмәдәшләренең берсе әйтүенчә, әлеге базада "лояль булмаучылар" калмаган. Махсус програм ярдәмендә базадагы кешеләрнең социаль челтәрләрен анализлаганнар. Әгәр "Бердәм Русия" тарафдары әйтик оппозиционер Алексей Навальныйга лайк куйган булса, ул кешене сызып атканнар. Кешеләрнең шәхси мәгълүматлары, әйтик телефон номерлары, туган еллары шик тудырса да, базадан чыгарганнар.

Фирка тарафдарларының базасын чистартып яңартачаклары турында февральдә билгеле булган иде. "Бердәм Русия" әгъзалары бу исемлектәге фамилияләрнең яртысы фиркагә лояль түгел дип нәтиҗә ясады.

Хәзер фирка тарафдарларының санын арттыруга керешкән диелә. 2024 елда буласы президент сайлауларына кадәр аларның санын 30 миллион кешегә кадәр арттырмакчылар, дип сөйләгән РБК чыганаклары.

Күптән түгел сентябрьдә буласы сайлауларның агитация кампаниясе әле башланмаган булса да, быел икенче чиректә Русия фиркаләренең чыгымнары нык артуы хәбәр ителгән иде. Мәсәлән "Бердәм Русия"неке - тугыз тапкырга, ул 730 миллион сум тоткан. Фиркадәгеләр акчаларның "шактый өлеше" Украинаның фетнәчел төбәкләренә китүен әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG