Русия Көньяк Курил утрауларына гадиләштерелгән тәртиптә керә алу турындагы Япония белән төзелгән килешүне гамәлдән чыгарды.
Бу хактагы фәрманны Русия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган. Килешү 1999 елдан гамәлдә иде һәм элек бәхәсле утрауда яшәгән Япония ватандашларына, аларның гаилә әгъзаларына Курил утрауларына визасыз гына килергә мөмкинлек бирде.
1999 елгы килешү Кунашир, Итуруп утрауларына һәм Русиянең Сахалин өлкәсенә караган Кече Курил тезмәләренең берничә утравына кагыла иде. 1946 елда алар совет берлегенә керде. Япония утрауларның совет берлегенеке, соңрак Русиянеке булуын танымады, әмма бу өлкәдә икътисади һәм һуманитар хезмәттәшлек турында Русия белән сөйләшүләр алып барды.
Быел февральдә Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Япония Русия президенты Владимир Путинга һәм илнең югары дәрәҗәле затларына каршы чикләүләр кертте, 15 затның һәм тугыз оешманың активларын туңдырды. Япония Украинага хәрби һәм һуманитар ярдәм күрсәтәчеген әйтте.
Русия тышкы эшләр министрлыгы Япония санкцияләренә җавап итеп, Токио белән солых сөйләшүләрен туңдыруын белдерде. Бу ике илнең формаль рәвештә үзара сугыш хәлендә булуны дәвам итәчәген аңлата. Шулай ук Мәскәү бу утрауларда бергәләп хуҗалык эшләрен җайга салу сөйләшүләрен туктатуын белдерде.
Шулай ук Русия Японияне "дус булмаган илләр" исемлегенә кертте.
Япония премьер-министры Фумио Касида Мәскәүнең бу гамәлләрен "акылсыз һәм кабул ителмәстәй" дип атады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!