Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җыелмасында уйнаган Динияр Билалетдиновны сугышка җибәрмәкчеләр


Динияр Билалетдинов
Динияр Билалетдинов

Футболчы моңарчы беркайчан да хәрби хезмәттә булмаган.

Элек Русия җыелма такымында уйнаган футболчы Динияр Билалетдиновка мобилизациягә чакыру кәгазе килгән. Бу турыда Baza Telegram каналы яза.

Билалетдинов беркайчан да хәрби хезмәттә булмаган (төгәлрәге, әтисе әйткәнчә, "спорт юнәлешендә хезмәт иткән") һәм хәзер аңа 37 яшь.

Чакыруның үзендә берьюлы берничә хата, ди канал: спортчының фамилиясен "Булалетдинов", ә эш урынын "Спартак Мәскәү" дип язганнар.

1985 елда туган спортчы, карьерасын тәмамлау турында рәсмән игълан итмәсә дә, 2018 елдан бирле профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясамый.

Ярымсакчы булып уйнаучы спортчы 2005 елда – "Беренче бишлек" премиясе иясе, 2008 елда Европа чемпионатының бронза призеры булды. Шул ук елда Билалетдиновка Русиянең атказанган спорт остасы исеме бирелде.

Футболчының һөнәри карьерасы Мәскәүнең "Локомотив" такымында башланды, ул бу такым өчен биш ел уйнады. 2009 елда "Эвертон" такымына, 2012 елда "Спартак"ка күчте. "Торпедо" һәм "Анжи" өчен уйнаганнан соң, ирекле агент статусында Казанның "Рубин" такымына кушылды. 2017 елда клубтан китте.

Динияр Билалетдинов 2005 елдан алып 2012 елга кадәр Русия җыелма такымы өчен чыгыш ясады һәм анда 2008 елгы Европа чемпионатында катнашып призер булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG