Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшисем килә". Русия хәрбиләре әсирлеккә төшү юлларын эзли


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядән Украина сугышына китеп әсирлеккә эләгүчеләр арасында Татарстан-Башкортстан кешеләре дә бар. Алар белән видеоязмалар да чыга. Украина алдан ук әсирлеккә эләгергә теләгән русияләр өчен "Яшисем килә" проектын башлап җибәрде.

Русия Украинада сугыш башлаганнан соң, ике тарафтан да әсир төшүләр башланды. Әсирлеккә алынучылар арасында татар-башкортлар да бар.

6 мартта интернетта Чаллы егете Данис Исламовның Украинада әсирлеккә эләккәч яздырылган видеоязмасы таралды. "Барлык уйлый белгән ватандашларны аңга килергә, пропагандага ышанмаска чакырам. Зинһар өчен, аңыгызга килегез. Монда бернинди дә "күнегү"ләр бармый, ә җимереклек кенә алып килүче чын кан коючы сугыш бара...", дип сөйли Данис үз мөрәҗәгатендә.

Исламов сугышка ихтыяри буларак китсә, әсирлеккә эләккән икенче егет - Башкортстанның Тәтешле районыннан Нияз Ахунов армиядә булганда сугышка җибәрелә. Русия җитәкчелеге сугышта "срочник"лар юк дип килсә дә, әлеге видеолардан соң армиядәгеләрнең дә Украинага җибәрелүен танырга мәҗбүр булалар.

Ахунов әсирлектән азат ителгәч тә туры өенә җибәрелмәгән. Бары хезмәт итү вакыты тәмамлангач кына кайттарганнар. Азатлык чыганагы әйтүенчә, ул хәзер өендә, әмма әсирлеккә эләгүе турында бернәрсә дә сөйләми.

Бу көннәрдә Башкортстаннан әсирлеккә эләккән тагын ике сугышчы белән видеоязмалар чыкты. Аның берсе Яңаулдан. Район башлыгы Илшат Вәзыйгатов сүзләренчә, бу хәл турында хакимият белә, республика җитәкчелеге белән берлектә ирне коткару эше бара. Ул социаль челтәрләрдә әсир турында таралган видео "иҗтимагый резонанс тудырды", диде.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, һәм фронтта бер-бер артлы уңышсызлыкка дучар булгач Русия хәрбиләре үз теләкләре белән әсир төшү өчен Украина ягы белән элемтәгә ешрак чыга башлады, дип ышандыра украин хәрбиләре. Украиннар андыйлар өчен "Яшисем килә" ("Хочу жить") дигән проект булдырды. Проектны Русия солдатлары белән һәм Украинаның басып алынган җирләрендә мобилизациягә эләккәннәр белән аралашу өчен махсус оештырганнар.

Шул проектка мөрәҗәгать итүче Оренбурның Орски шәһәреннән Михаил Куликов инде әсирлеккә төшкән. Ул 25 сентябрьдә Украинага җибәрелгән. Медкомиссия үтәр алдыннан Телеграмда шул "Яшисем килә" дигән каналга тап булган. Телефонны табып шалтыраткач аңа әсиргә төшү тәртипләрен аңлатканнар.

Русиянең мобилизацияләнгән яки мобилизацияләнергә мөмкин булган ватандашларыннан килгән барлык шалтыратулар махсус үзәккә тапшырыла. "Настоящее Время" басмасы төркеме "Яшисем килә" проектының шалтыратуларны кабул итү үзәгенә барган һәм аларның ничек эшләвен караган.

Ирләр нигездә Украинада әсир төшәргә буламы, моны ничек эшләргә мөмкин, иминлек гарантияләнәме дип сорарга шалтырата.

Шалтыратучылар белән беренче булып Оксана исемле диспетчер аралаша. Оксана әйтүенчә, үзәккә мөрәҗәгать итүче русияләрнең күбесе әсир төшү процедурасының нечкәлекләре белән кызыксына.

"Яшисем килә"дә үз теләге белән әсир төшүчеләргә иминлек гарантияләнә дип ышандыралар. "Украина барлык Женева конвенцияләренең үтәлешен гарантияли, бу - өч тапкыр ашату, медицина ярдәме, туганнар белән элемтә. Әгәр әсир төшкән Русия хәрбие ватанына кире кайтырга теләмәсә, Украина аны үзендә яшәтү мөмкинлеген караячак", ди проектның рәисе Виталий Матвиенко.

Яшисем килә". Русия хәрбиләре әсирлеккә төшү юлларын эзли
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:28 0:00

Мобилизация игълан ителү белән беррәттән Русиядә ихтыяри рәвештә әсир төшкән өчен җинаять җаваплылыгын да кырыслаттылар. Үз теләге белән әсир төшүчеләрне ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

Бу мобилизацияләнгән русияләрнең күпчелеген туктап калырга мәҗбүр итә, шуңа күрә "Яшисем килә" аларның бу омтылышларын хупларга булды, дип аңлаталар Украина проектында.

"Үз ихтыярлары белән әсирлеккә бирелгән бөтен хәрбиләрне дә Украина сугышта әсир алынган итеп теркәячәк. Бер айдан да азрак вакыт эчендә "Яшисем килә"гә ике меңнән артык Русия хәрбие һәм аларның туганнары шалтыратты", дип сөйли проект рәисе Виталий Матвиенко.

Аның әйтүенчә, Украина әсирлегенә төшәргә теләүче русияләрне охшаш сәбәпләр берләштерә: алар һәлак булудан курка яки Украинага каршы сугышны катгый рәвештә хупламый.

"Яшисем килә"гә шалтырату - алдан ук әсир төшеп кую дип атала. Әмма моны чын-чынлап башкару өчен Русия хәрбиенә барыбер сугыш барган урынга эләгергә кирәк. Украинага керүеннән соң, хәрби белән элемтәгә чыгачаклар һәм фронт сызыгын ничек узарга икәнен аңлатачаклар дип сөйли "Яшисем килә" проекты хезмәткәрләре.

Украина вәкилләре Русия хәрбиләренә техника белән бергә бирелергә тәкъдим итә һәм бу очракта аларга акча түләргә вәгъдә итә. Шундый мөмкинлек турында Николаев өлкәсе җитәкчесе Виталиһ Ким үзенең Телеграм каналында хәбәр итте.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
  • Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
  • Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG