Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балаларда туган телгә мәхәббәтне ничек уятырга? Психолог һәм укытучы карашы


Архив фотосы
Архив фотосы

Татар теле өчен җан аткан кайбер кешеләрнең балалары ни өчен татарча сөйләшми? Балада татар теленә кызыксыну булмаса, нишләргә? Туган телгә мәхәббәт уяту ысуллары турында психолог һәм укытучы фикерләрен тәкъдим итәбез.

Быел Казанда узган JADIDFEST лекторие балаларны татарча тәрбияләү һәм татар телендә белем бирүгә юнәлгән. Чыгышлар арасында балаларда икетеллекне саклап калуга комачаулаган сәбәпләр, татар тәрбиясендә мультимедиа контентын куллану, тәрбиядә китап роле һәм башка темалар яңгыраган.

Галия Гыймадиева JADIDFEST чарасында
Галия Гыймадиева JADIDFEST чарасында

Тыңлаучылар арасында аеруча зур игътибарны психолог, "Безнең мәктәп" һәм "Сабыйлар" балалар үзәге белгече Галия Гыймадиеваның чыгышы кызыксыну уятты. Чыгышы башында ук белгеч мәхәббәтне "уяту" төшенчәсе бик үк дөрес булмаганына игътибар итте, бу процесс үзеннән-үзе барлыкка килергә тиеш диде.

Балада туган телгә кызыксыну уяту өчен Гыймадиева түбәндәге 3 мөһим факторны атады.

1. Ата-ананың балага үрнәк күрсәтүе

Бала дөньяны, беренче чиратта, әти-әнисеннән һәм аның янында булган олы кешеләр мисалында танып белә. Шуңа күрә, телгә мәхәббәтнең барлыкка килүе еш кына ата-ананың телгә мәхәббәттән тора, ди психолог.

Бала белән туган телдә тирәнтен, фәлсәфи сөйләшүләр алып барырга кирәк

— Үзебез татар телен кулланабыз, яратабыз икән, бала бу үрнәккә карап өйрәнәчәк, аның туган телгә уңай мөнәсәбәте булачак. Сүз өстен-өстен сөйләшүләр турында гына түгел, бала белән туган телдә тирәнтен, фәлсәфи сөйләшүләр, баланың эчке дөньясы турында да аның белән татарча аралашу турында бара, — дип саный белгеч.

Шул ук вакытта, Галия Гыймадиева искәртүенчә, татар теле өчен җан аткан һәм татарча бик матур сөйләшеп тә, балалары татарча сөйләшмәгән кешеләр бар. Аның фикеренчә, бу ата-ана белән бала арасында тиешле элемтә булмау мисалы булып тора. Мондый ата-аналар еш кына балага туган телен ни өчен яратуларын, үз карашларын аңлатып бетерә алмый.

Бу хәлне психолог физикадан мисал белән аңлата: электр бар, ләкин лампочка янмый. Ник дигәндә, сәбәбе – электр чыганагы белән лампочка арасында элемтә булмавы.

2. Балага кызык булган контентны татарча тәкъдим итү

Тагын бер ысул буларак психолог балага кызык булган темаларны татарча тәкъдим итүне атый. Моның өчен татарча төрле тематик журналлар, ютуб каналлар, видео, уеннар һәм башка контентны кулланып була.

Бала Майнкрафт уенын ярата икән – бу уен турында да татарча сөйләшергә кирәк

— Балага футбол кызык икән – футболны балага татарча тәкъдим итү юлларын уйларга кирәк. Мәсәлән, татарча сөйләшә торган тренерны эзләп була, бергәләп футбол турында татарча сөйләшеп була, бу темага татарча контент табарга тырышып була. Бала Майнкрафт уенын ярата икән – бу уен турында да татарча сөйләшергә кирәк, — дип саный Гыймадиева.

Психолог фикеренчә, бала үзе өчен җавапны туган телдә табарга тиеш. Бу чакта телгә тартылу, ярату барлыкка килә. Кайбер балаларның татарча серләшеп, якындагы кешеләрнең моны аңламавы да өстәмә бонус була ала, бу очракта алар телнең кыйммәтен аңлый, ди ул.

3. Татарча мохит булдыру

Еш кына татар гаиләләрендә күзәтелгән проблем – баланың теле татарча ачыла, ләкин берничә елдан соң ул урысчага күчә. Моны психолог табигый күренеш дип атый. Бу тулысынча баланың мохитеннән тора.

Бала беренче елларында гаиләдә генә яши, аның мохитен гаиләсе генә тәшкил итә, ләкин аннары соң баланың дөньясы киңәя, башка тел дә өстәлә. Бу очракта телгә махсус мөнәсәбәт саклану өчен аңа тиешле мохит булдыру турында уйланырга кирәк, ди психолог.

Галия Гыймадиева фикеренчә, бу өч күренеш урын алган очракта, бала татар телен яратачак, башкача була алмый, ди ул. Бала уңай үрнәк күрсә, әти-әнисенә мәхәббәте булса, аның өчен татар теле кызык, ул кызыксынган өлкәдә туган телен куллана алса, аның татар теленә мәхәббәте сүрелмәс, дип саный психолог.

Балада татар теленә кызыксыну булмаса, нишләргә?

Бала аралашу өчен татар телен сайламый икән – кемдер моны фаҗига дип кабул итә. Балага даими рәвештә төртә башласаң, нәфрәт, тискәре караш тудырырга мөмкин. Көчләп тагу, төртү - мәхәббәт ысулы түгел, башка төрле юл, ди Гыймадиева.

Баланы да олы кеше итеп кабул итәргә, аның белән мәгънә позициясеннән сөйләшергә кирәк

— Балага татар теле кызык түгел икән, беренче чиратта, моның сәбәпләрен аңлау кирәк, һәр очракта бу индивидуаль. Әти-әнинең эше – шул сәбәпне ачыклап, аны хәл итү. Баланы да олы кеше итеп кабул итәргә, аның белән аралашырга, аңлатырга, мәгънә позициясеннән сөйләшергә кирәк, — ди ул.

"Әһ, син, татарча сөйләшмисең" дигән позиция каршылык кына тудырырга мөмкин, ди психолог.

Балалар өчен татарча чаралар бар, ләкин алар җитәрлек түгел

Балалар өчен татарча әсбаблар авторы, татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова да психологның төп фикерләре белән килешә. Баланың телгә карата мөнәсәбәтендә хәлиткеч рольне ата-ана уйный, ди ул.

Телгә мөнәсәбәт – гаилә гадәте, гаиләнең җылы бер кыйммәте

— Ата-ана рухы белән көчле булганда, үз милләте, теле өчен җан атканда балага да бу кыйммәтләрне сеңдерү табигый. Бу очракта телгә мөнәсәбәт гаилә гадәте, гаиләнең җылы бер кыйммәтенә әйләнә. Тик бу мәсьәләдә ата-анага күпмедер принципиальлек күрсәтергә кирәк, башка телгә күчмәү, татарча гына аралашу һәм дөньяга татарча карау мәсьәләсендә нык торуы кирәк, — ди ул.

Гөлфия Габдуллаҗанова
Гөлфия Габдуллаҗанова

Мөгаллимә дә телгә мөнәсәбәттә кырыс булырга ярамый ди, балада бу мәсьәләгә каршылык тудырырга кирәкми. Ләкин бала өчен ата-анасы белән татарча аралашу, гаиләдә татарлыкка җылы мөнәсәбәтне саклау табигый күренешкә әйләнергә тиеш. Моны авторитар юл белән түгел, төрле педагогик ысуллар белән башкарырга кирәк, ди ул.

Бала татарча эндәшер өчен нинди дә булса юл таба

— Мәсәлән, минем белән укучылар беркайчан да урысча сөйләшми, һәм аларның беркайчан да урыс сүзен кулланырга ихтыяҗы тумый, татарча гына аралашабыз. Бала нинди дә булса юл эзли дә, татарча эндәшер өчен аны таба. Димәк, ата-ана да балага мондый шартлар да тудыра ала, — ди мөгаллимә.

Кечкенә яшьтә балалар белән татарча аралашу җиңел булса, үсә барганда бала кызыксынган темалар да күбәя, кайбер ата-аналарның татарча лексик байлыгы да җитми башлый. Бу очракта бер төркем гаиләләрдә урысчага күчү күзәтелә. Бу очракта татар теле укытучысы бирешмәскә, әти-әнигә дә үз татарчаcын камилләштерергә, бала белән бергә кирәкле сүзләрнең татарчасын эзләргә киңәш итә. Бу яктан да бала ата-ананың телгә мөнәсәбәтен күрә, аны үрнәк буларак кабул итә, ди ул.

Шул ук вакытта, телгә мөнәсәбәт өчен җаваплылыкны гаиләгә генә аудару да ярамый, ди Габдуллаҗанова. Балага татарча мохит булуы мөһим, бу мәктәп, мәктәптән тыш түгәрәкләр, төрле чаралар мәсьәләсе.

Кирәкле 100%тан татарча чаралар, түгәрәкләр күләме 30% чамасы бардыр

— Балалар, яшүсмерләр өчен татарча чаралар, алар кызыксынган темаларга клублар, түгәрәкләр булуы мөһим. Казанда хәзер әзме-күпме мондый мөмкинлекләр бар, әниләр аларны өйрәнеп, балаларны татарча дәрестән тыш чараларга, түгәрәкләргә йөртә ала. Җитәрлек дип әйтә алмыйм, мөгаен, кирәкле 100%тан 30% чамасы чаралар, түгәрәкләр татарча бардыр, — дип саный ул.

Мондый активлыкны татар мәктәпләре дә күрсәтергә тиеш, үзләрендә төрле юнәлешләрдә татар түгәрәкләрен ачарга кирәк. Баланың традицион шигырь яки җыр түгәрәгенә генә түгел, үзе кызыксынган һәм заманча робототехника, програмнар язу, психология кебек юнәлешләрдә дәрестән тыш чараларга йөрергә мөмкинлеге булырга тиеш, ди мөгаллимә.

Балаларга кызык булган чаралар һәм даими түгәрәкләр саны күбрәк булырга тиеш

Бу юнәлешләрдә эшне оештыру – күмәк җаваплылык, дип саный Гөлфия Габдуллаҗанова. Аның фикеренчә, монда дәүләт оешмалары да, мәктәпләр дә, иҗтимагый активистлар да, Татар конгрессы, Ак калфак кебек иҗтимагый оешмалар, берләшмәләр дә актив катнашырга тиеш. Балаларга кызык булган чаралар һәм даими түгәрәкләр саны күбрәк булырга тиеш, ди ул.

— Татарча контент мәсьәләсе дә бик мөһим. Бала буш вакытында еш кына телефонында утыра, Ютубта төрле видеолар карый. Татарча да кызыклы видеолар бар, ата-аналарга баланың игътибарын шуларга юнәлдерү кирәк. Һәм дә татарча мондый контентны күбәйтү мөһим, балаларга кызык та булган, шул ук вакытта файдалы да булган видеоблоглар, күңел ачу видеолар, өйрәтү роликлары күп булырга тиеш, — дип сөйләде Азатлыкка Габдуллаҗанова.

Сүз уңаеннан, Азатлык радиосы 2018 елдан бирле татар телен өйрәнүчеләр өчен ​"Әйдә! Online" проектын алып бара. Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә. Бу материаллар социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Facebook һәм Instagram.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG