Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар эшмәкәрләре җыены Украинадагы сугышны хуплау рухында узды


Форумда “урыс телле халыкны яклау” сүзләре ишетелде, милли оешмаларның “Русия хәрбиләренә ярдәм күрсәтүе” турында әйтелде.

Казанда узган XV "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумының пленар утырышы Русиянең Украинада алып барган сугышын хуплау рухында узды. Әлеге чараны оештырган Дөнья татар конгрессы Русия хәрбиләренә ярдәм күрсәтү темасына, Русиянең агрессиясен аклауга зур урын бирде.

Җыенда катнашкан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин корбаннарның күп булуын белдерсә дә, Русиянең гамәлләрен аклап чыкты.

"Без, беренче чиратта, үзебезне саклыйбыз. Без бүген Украина белән сугышмыйбыз, ә Украина территориясендә дустанә булмаган көнбатыш белән сугыш алып барабыз. Бу мәсьәләне дәүләт башлыгы Владимир Путин хәл итә. Мәсьәлә бик җитди тора. Республикага "Груз 200" кайтып тора. Бүген кабат җирлиләр. Иртәгә мобилизацияләнгән егетләрне озатырга барабыз", диде ул.

Мөхәммәтшин "безнең бурыч – урыс телле халыкны яклау" диде һәм сугышнының Украинадагы "неонацистлар, бандеровчыларның хәрби коралларын юк итү" өчен эшләнүен әйтте.

"Әгәр бу эшләнмәсә, кан күбрәк агылыр һәм корбаннар күбрәк булыр иде. Без урыс телле халыкны һәм Донбасс халкын яклауны үзебезнең бурыч дип саныйбыз", диде ул.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев сүзләренчә, "бүген алып барылган хәрби операциягә беребез дә битараф калмады". Ул Русия хәрбиләренә милли оешмаларның да ярдәм күрсәтүен әйтеп узды. Аерым алганда, Шәйхразиев татар хатын-кызларының сугышчыларга булышуы турында сөйләр өчен "Ак калфак" оешмасының Азнакай районындагы бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиевага сүз бирде.

Галиева сүзләренчә, алар районда халыктан йон җыеп, Русия хәрбиләренә йон оекбаш, бияләй, бармакча, муенсалар теккән, фронтта "хәрби техниканы яшерү өчен махсус челтәрләр тегү, яраланучыларны алып чыгар өчен носилкалар, җылытылган йокы капчыклар" ясау белән шөгыльләнгән. Остаханәләрне хәтта мәчет-мәдрәсәләрдә дә оештырганнар.

XV "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумы Казанда 20-22 ноябрьдә узды. Җыенда Русиянең 48 төбәгеннән һәм 13 чит илдән 300 гә якын татар эшмәкәре катнашты.

2022 елның августында Татар конгрессы Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Чит ил татарлары бу карарны күбесенчә хөкем итте, Татар конгрессыннан чыгарга җыенган оешмалар да бар.

Узган атнада Уфада узган Башкортстан татарлары конгрессы Русиянең империячел гамәлләрен хуплап чыкты.

Русия Украинага каршы башлаган әлеге сугышта Татарстаннан кимендә 184 ир һәлак булуы билгеле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG