Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Татарстан бәйсезлеген тану карарын хуплауны сорап, Украина Югары радасы депутатларына мөрәҗәгать итте


Иллюстратив фото

9 ноябрьдә Украина Югары Радасында Татарстанның дәүләт суверенитеты һәм бәйсезлеге турында документ теркәлгән иде.

Татар иҗтимагый үзәге Татарстанның бәйсезлеген һәм дәүләт суверенитетын тану турындагы карарны хуплап тавыш бирүләрен сорап, Украина Югары радасы депутатларына мөрәҗәгать юллаган.

"1992 елның мартында элекке Русия совет федератив социалистик республикасына (РСФСР) һәм Совет берлегенә кергән, моңарчы автоном булган республикалар, крайлар, өлкәләр Федератив килешү төзеп, Русия Федерациясен барлыкка китерде. Чечня һәм Татарстан бу килешүне имзаламады. 1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт статусы турында референдум узды. Әмма Татарстан президенты һәм Югары шурасы халыкның теләген игътибарга алмады. 1552 елда югалган татар дәүләтчелеген торгызуга беренче адым 30 елдан соң гына ясалды. Һәм бу адым үз азатлыгы өчен изге сугыш алып барган бәйсез Украина башкаласында ясалды", диелә ТИҮ мөрәҗәгатендә.

Ноябрь башында Татарстан республикасының бәйсезлеген тануны сорап, Украина президенты Владимир Зеленский исеменә мөрәҗәгать чыккан иде. Петицияне 250гә якын кеше имзалады. Аның авторы дип Британиядә яшәүче Рәфис Кашапов күрсәтелгән. Мөрәҗәгатьне шулай ук төрле илләрдә яшәүче татар активистлары, шул исәптән ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев та имзалаган.

9 ноябрьдә исә Украина Югары Радасында Татарстанның дәүләт суверенитеты һәм бәйсезлеге турында документ теркәлде.

Рада карары чыкканнан соң Русия думасының берьюлы берничә депутаты моны тәнкыйтьләп чыкты, документны "провокация" дип бәяләде. Үз фикерләрен Татарстаннан сайланган депутатлар Айрат Фәррахов, Олег Морозов, Айдар Метшин һәм аннексиләнгән Кырымнан сайланган Михаил Шеремет белдерде.

  • Элегрәк Украина саклану министры Алексей Резников Русия берничә дәүләткә бүленәчәк дип санавын әйткән иде.
  • 18 октябрьдә Украина парламенты Чечняны вакытлыча басып алынган җирләр дип тану өчен тавыш бирде.
  • 8 ноябрьдә башкорт активистлары да президент Зеленскийдан Башкортстанны "вакытлыча басып алынган җирләр" итеп тануын сорады. "Башкортстанны "вакытлыча басып алынган җирләр"дип таныса, Украина башкорт милли хәрәкәтенә дә ярдәм итәр иде, Мәскәү кирмәне белән көрәшергә дә булышыр иде. Төп максатыбыз — Ватаныбызга бәйсезлек яулау", диелгән әлеге хатта.
  • Шул ук вакытта Украина Югары радасы депутаты, Татарстан бәйсезлеген тану турындагы карар өлгесе авторларының берсе Юлия Клименко "Рада карары этәргеч кенә була ала, бәйсезлекне халык үзе яуларга тиеш" дип фикер белдерде.
  • АКШның Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче активист Иршат Хәрби "Татарлар бәйсезлекне көрәшсез яулый алмаячак. Безгә беркем дә бушка гына бәйсезлекне китереп бирмәячәк", дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG