Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саз арты авыллары: татарларның проблемнарын искә алучы юк, ә мобилизациягә алалар


Табигать нигъмәтләрен урманда торып җыяр өчен төзелгән өйләрнең берсе
Табигать нигъмәтләрен урманда торып җыяр өчен төзелгән өйләрнең берсе

Төмән өлкәсе Тубыл районында себер татарлары яшәүче авыллардан ир-егетләрне хәтта чирләренә дә карамастан, полиция белән килеп мобилизацияләгәннәр. Сазлык арасында урнашкан бу татар авылларында эш булмау сәбәпле, гаиләләр ирләренең аучылык, балык тоту, мүк җиләге саткан акчасына яши.

Җәй көне Саз арты (Заболотье) авылларына боралакта гына килеп була. Бары тик җирләр каткач кына, халык шәһәргә машина белән йөри башлый. Шуңадырмы, бу яклардан гаскәргә алу эшен гел сузып килгәннәр, әмма ахыр чиктә, полиция белән килеп, авыру булуларына, балалары санына да карап тормастан, барысын да алып киткәннәр.

"Тубыл районыннан 150 кеше җитми дигән сан әйтелде. Башта ир- егетләрне гаскәргә җыю вакытын күчерделәр дә күчерделәр. Шуннан авыл җирлеге башлыкларына теләсә нинди юл белән дүртешәр кешене китерергә кушканнар. Тубыл районында 22 авыл җирлеге бар. Һәрберсеннән дүрт кеше диелгән. Шул ир-егетләрне, кисәтеп тә тормыйча, полиция белән өйләренә килеп алып киткәннәр. Алар арасында армиядә хезмәт итмәүчеләр дә, хәтта ясалма аяк белән йөрүче кеше дә булган. Барлыгы 80 кешене җыя алганнар. Калганнарын шәһәрдән алганнардыр", диде Марат әфәнде (иминлек йөзеннән исеме үзгәртелде).

Аның сүзләренчә, барырга теләмәгән ир-егетләрне төрмә белән куркытканнар. Авыл башлыкларына да кырыс таләп куелган.

"Сугышка җибәрерләр дип куркып, дүрт табиб хәтта хастаханәдән эштән киткән. Алар, ялгышмасам, Таҗикстан ватандашлары иде. Үз якларына кайтып киткәннәр дә, соңрак икесе кире әйләнеп кайткан. Аларга инде фатирлар, Русия ватандашлыгы бирелгән иде", ди ул.

Саз артында яшәүче татарлар ел әйләнәсе урманга йөри. Шуннан туклана. Бөтен җыйган мүк җиләге, эрбет чикләвекләрен он, шикәр, тозга алмаштыралар. Аларны бер елга җитәрлек итеп алып куялар. Моңарчы электр да юк иде әле, 2018 елда генераторлар куйдылар. Шуңа бу авылларда ир кешеләрнең юклыгы үзен нык сиздерә.

Инде 2019 елдан бирле, Гафф чире сәбәпле (балык эчендә җыелган агулы матдәләр белән агулану чире, мускулларга һәм нерв системына зыян сала, паралич һәм баш мие җилкенсенүенә китерергә мөмкин - ред.), Тубыл районы Ачир авылы татарлары күлдән балык тота алмый. Элек шул балыкны саткан акчага яшәсәләр, болай да фәкыйрь генә көн күргән татарларның хәле тагын да авырлашкан.

Авылның ветераннар шурасы рәисе Гөлфара Азанова Азатлыкка әйтүенчә, ул хәтта мохтаҗ гаиләләргә 10 мең сум булса да акча бүлүне сорап губернаторга хат та язган булган, әмма мөрәҗәгать кире кагылган. Ачир авылында 960 кеше саналса да, чынлыкта анда 200ләп кенә кеше яши, калганнары шәһәрдә көн күрә икән.

Гөлфара Азанова
Гөлфара Азанова

"Тубылдан авылга якынча 100 чакрым. Кышын машинада да барырга була, ә җәен боралак белән генә барып җитеп була. Мүк җиләге, чикләвек сатып эшләгән акчага бер елга җитәрлек азык-төлек, аерым алганда шикәр комы, май алып куябыз. Имдрә (Андреевское) күлендә балык булганда бик рәхәт иде. 2019 елның сентябрь аенда ниндидер чир чыкты, хәтта күлдәге балыкны ашап үлүчеләр дә булды. Шуннан бирле балык тотмыйбыз.

Гафф чире дип әйтәләр, чынлыкта нәрсә икәнен белмибез. Наратбаш үләне күп үскәнгә балыклар үлгән диделәр. Йөзләрчә еллар үскән бит инде ул.

4-6 ай саен килеп суны, балыкны тикшереп торалар. Әле элеккечә диделәр. Мин инде аларның сүзләреннән үзем дә шикләнә башладым. Миңа калса, алар үзләре дә белеп бетермиләр. Озын итеп язган хатларында "балыкларның үлүе аннан була ала, моннан була ала" дигәнрәк сүзләр бар.

Балыкны бик сагынабыз. Үзебез дә яратып ашый идек. Аны сатып көн күрә идек. Икмәгебез шул иде. Гел сазлык арасында яшәгәч, бездә бит эш тә юк.

Күлдәге балыкны сатып, ел буена җитәрлек ризык җыя идек: шикәр комын, онын, башкасын. Хәзер кешенең ул кадәр алырлык акчасы юк.

Җәй көне шәһәргә боралак белән генә барып була. Анда да боралакка күп әйбер белән кертмиләр. Ә боралакның үзенә билет алу өчен чиратка кичтән барып басмалы. Өч авылга бер боралак.

Хәлебез бик авыр. Әлбәттә, тырыш кешеләр мүк җиләге җыйды. Аны җыярга да еракка бармалы. Бензины кирәк. Шулай да бөтен кешенең өмете шул мүк җиләген сатып акча эшләүдә. Әгәр аны сата алсак инде, бер елга җитәрлек азык-төлек туплый алабыз. Узган ел бу вакытка ике капчык он, ике капчык шикәр алган идем. Иптәшем вафат. Шуңа үземә генә җитә.

Быел мин дә ярты тоннага якын мүк җиләге җыйдым. Бер килограммын 150 сумга сата алсам яхшы, 100-120 сумга инде бик арзан. Хәзер кышкы юллар ачыла башлагач, кешеләр мүк җиләген шәһәргә илтәчәк, сатып алучыларга тапшырып акча эшлиләр. Язга кадәр тора әле ул җиләк, аннары чери башлый", ди Азанова.

Гөлфара ханым сүзләренчә, мүк җиләген сатып алу өчен махсус килүчеләр дә булгалый, быел әле күренмиләр, ди.

"Әле бит аны сатканчы чистартырга кирәк. Ул шулай ук бик катлаулы эш. Кемдер үзләре ясаган вентиляторны куллана. Җилләтергә кирәк. Бүген урамда суыкта чистарттым. Кул-аяклар туңды, ди ул.

Аның сүзләренчә, кайбер кешеләр авыл кибетеннән азык-төлек сатып ала да, мүк җиләге җыйгач, бурычны шуның белән каплый икән. Әмма, шәхси кибет булу сәбәпле, азык-төлек 3-4 тапкырга кыйммәт икән.

"Акчасы булмау сәбәпле, авыл халкы аны да яздырып ала. Шул бурычны аннары еллар буена түлиләр", ди Гөлфара ханым.

Авылда 11 сыйныфлы мәктәптә 30-40 укытучы эшли икән, почта, медпункт, клуб бар.

"Әлеге кешеләр хезмәт хакы барәбәренә яши. Калганнары шул мүк җиләге, эрбет чикләвеге җыеп сата. Бәрәңге, кишер, суган утыртабыз. Анысы үзебезгә җитәрлек була", ди 69 яшьлек Гөлфара Азанова.

Ачирда мәктәп зарланырлык булмаса, шулай ук 900ләп кеше теркәлгән Лайтамакта мәктәп бик мөшкел хәлдә. 1971 елда төзелгән агач мәктәптә 80нән артык бала белем ала. Инде берничә ел хакимият яңа мәктәп төзергә ышандырса да, бу сүздә генә кала бирә.

"Җил уйнаган мәктәптә туңа-туңа укыйлар. Киләсе елга кирпечтән яңа бина төзәргә ышандыралар", ди Тубыл муниципаль районы думасы депутаты Ринат Урамаев.

Аның әйтүенчә, авылдагы яшьләргә мәктәп бетергәч югары уку йортына керүе авыр, шуңа күбесе авылда кала.

"Уку йортларының күбесе түләүле. Аннары күп мәгълүматны хәзер яшьләр интернеттан ала. Ә саз авылларында мобиль интернет кына", ди Урамаев.

Шулай ук узган елны Лайтамактан Тубылга 55 авиарейс каралган булса, киләсе елга 36ны гына калдырганнарын әйтә. Моны бюджет кыскару белән аңлатканнар.

"Апрельдән октябрьгә кадәр бары 36 рейс кына. Билетлар алу өчен кешеләр болай да төннәрен чиратта уздыралар", ди ул.

Аның әйтүенчә, Саз арты авылларында яшәүче татарларның хәле елдан ел авырлаша.

"Әле җирләрен арендага бирмәкчеләр иде, ярый аңа каршы тора алдык", ди Урамаев.

  • Ачир авылы Тубыл районында Алмыка елгасы буенда урнашкан, Тубылдан 120 чакрымда. Җәен анда бары тик боралак белән генә очып була, кышын зимникта (җир туңган вакытта кешеләрне ташый торган җайланма – ред.) йөриләр. Авылның 90 процент кешесе эшсез. Алар нигездә балык сатып, аны азык-төлеккә алыштырып көн күрә иде. Хәзер андый мөмкинлек юк. Күптән түгел Ачир авылына һуманитар ярдәм сорап имза җыю башланды. Петиция авторлары авылда чир таралып, күлдә балык тоту тыелганнан соң халык ачлык чигенә җитеп килә ди.

Белешмә: Русиядә мобилизация

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
  • Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
  • 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG