Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Башкортстан эчке эшләр министры Роман Деевны вазифасыннан җибәрде


Роман Деев

Ул пенсиягә китә. Деев Башкортстан министрлыгын 2017 елдан җитәкләде.

Путин Башкортстан эчке эшләр министры Роман Деевны вазифасыннан җибәрде, дип хәбәр итә Sobkor02. Министрның эшеннән җибәрелүен төбәк хөкүмәтендәге чыганагына сылтама белән РБК да язды.

Путин Деевны вазифасыннан җибәрү боерыгын 5 декабрьдә үк имзалаган, ә Деев эштән китү рапортын ноябрьдә язган булган, ул пенсиягә китә диелә.

Башкортстан эчке эшләр министры вазифасын вакытлы үтәүче итеп 56 яшьлек полиция генерал-майоры Артур Сәйфуллин билгеләнде, диелә төбәк министрлыгы сайтында.

Ул 2020 елдан Деевның урынбасары, полиция җитәкчесе иде.

2015-2020 елларда полиция җитәкчесенең иҗтимагый тәртип саклау урынбасары вазифасында эшләде. Аңа кадәр иҗтимагый тәртип саклауны оештыру һәм башкарма хакимият оешмалары белән багланышлар идарәсен җитәкләгән иде.

Ноябрь уртасында Mash Batash Telegram-каналы Башкортстан эчке эшләр министры Деевның ялга китүе, ялдан соң пенсиягә китәчәге турында рапорт языуы турында хәбәр итте. Бу киләсе атнада Уфага Русия эчке эшләр министрлыгыннан тикшерү киләчәге белән бәйле булырга мөмкин дип фаразладылар. Шулай да Деев үзе бу мәгълүматны кире какты. Ул эш сәфәрендә булуын әйтте.

Роман Деевка Русиянең Украинадан аннексияләгән җирләренең берсендә тәртип саклау оешмаларын җитәкләргә тәкъдим ителгән, әмма ул моннан баш тарткан, дип язган иде үз чыганакларына таянып "Коммерсантъ".

  • Роман Деев Башкортстан министрлыгын 2017 елдан җитәкләде, аңа кадәр ул Забайкалье краеның эчке эшләр министры иде.
  • Деев идарә иткән чорда Башкортстан эчке эшләр министрлыгында берничә җәнҗал булды. Әйтик республика министрлыгы үзенә кул салучы хезмәткәрләр саны белән, алдынгылыкка чыкты. 2021 елда ЮХИДИда акчага машина йөртү таныклыклары бирүләре ачыкланды.
  • Башкортстанда эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәлеге җитәкчесе кеше кыйнауда шикләнелеп тоткарланган иде.
  • 2018 елда Уфада 23 яшьлек хезмәттәшләрен көчләүдә шикләнелүче өч полиция түрәсе сак астына алынды. Кырмыскалы районы полиция бүлеге башлыгы 50 яшьлек Салават Галиев, Уфа районы полиция бүлеге башлыгы 51 яшьлек Эдуард Матвеев һәм Уфа районының миграция идарәсе инспекторы, 34 яшьлек Павел Яромчукны полициянең җинаять турында мәгълүматларны ачыклаучысын (дознаватель) көчләүдә шикләнделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG