Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иремне Русиягә тапшырмаслар дип өметләнәм". Татарстан мөселманы Словакиядә тоткарланган


Зөлфинә Нәбиева балалары белән
Зөлфинә Нәбиева балалары белән

Берничә ел элек гаиләсе белән Русиядән Украинага күчеп китәргә мәҗбүр булган мөселман Роберт Нәбиев Интерпол исемлегенә кертелү сәбәпле Словакиядә тоткарланган. Хатыны өч бала белән Швециягә килеп урнашкан. Ул ирен Русиягә тапшырмаслар дип өметләнә.

Русия президенты Владимир Путин Украинада сугыш башлагач, өч баласы һәм хатынын алып Одессадан Европага чыгып киткән, тумышы белән Азнакайдан булган 36 яшьлек Роберт Нәбиев инде август аеннан бирле Словакиянең Кошице шәһәре тикшерү изоляторында утыра. Аның хатыны Зөлфинә Нәбиева балалары белән Швециягә килеп урнашкан һәм ирен Интерпол исемлегенә керткән Русиягә тапшырмаслар дип ышана. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

Зөлфинә ханым, сезнең гаилә кайчан һәм ни сәбәпле Русиядән китте?

— 2012 елны Татарстанда мөселманнарны күпләп тоткарлаулар узды. Шул тоткарлауларга һәм Ставрополь мәктәбендә кызларга яулыктан йөрүне тыю омтылышларына каршы Казанда пикет һәм митинглар узды. Моннан тыш, "Хизб ут-Тәхрир" байраклары белән автойөреш оештырылды. Шуннан соң инде анда катнашкан кешеләрне эзәрлекли башладылар.

Беренче тапкыр полиция иремне 2013 ел башында, Казанның "Хөзәйфә" мәчетенә җомгага баргач, листовкалар тараткан өчен тоткарлады. Әлеге белешмәлекләрендә Корьән тәрҗемәләрен тыюга, шулай ук мәктәптә укучы кызларны яулыкларын салырга мәҗбүр итүгә каршы чыгарга чакырган сүзләр булган.

Мәчеттән аны Казандагы "данлыклы" "Дальний" полиция бүлегенә алып киткәннәр. Анда янаганнар, ирем бу хакта бөтен нечкәлекләре белән сөйләмәде. Бернинди беркетмә тутырмыйча, аны шул ук көннеме, икенче көннеме – төгәл хәтерләмим – кайтарып җибәрделәр.

Шуннан ирем үзе артыннан күзәтүләреннән шикләнә башлады. Шәһәрнең кайсы гына җиренә барса да, артыннан машинада бер үк кеше йөрүен әйтте. Ахыр чиктә без Әлмәт шәһәренә күченергә булдык. Әмма анда да тынычлыкта калдырмадылар. Участковый килеп йөри башлады. Моннан тыш, иремнең бертуган энесен шул "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 17 елга төрмәгә утырттылар. Бу куркыныч иремә дә янаганын аңлап, без Русиядән бөтенләй китәргә карар иттек. Һәм 2016 елның августында җыенып Украинага чыгып киттек.

—​ Ни сәбәпле нәкъ Украинаны сайладыгыз?

— Төркия дип тә уйлаган идек, әмма анда эш табу авыр, диделәр. Украинада халык урыс телендә сөйләшкәч, җиңелрәк булыр дип тә уйладык. Русия белән Беларус арасында чик контроле дә юк. Машина белән Беларусны чыктык, Гомельдан поездда Одесса шәһәренә килдек. Тугыз һәм җиде яшьлек ике малаебыз Русиядә, өченче улыбыз инде Украинада туды. Анысына тиздән өч яшь була.

—​ Украинага киткәч, әти-әниләрегез, туганнарыгызга сезне сорап килгәннәре булмаганмы?

— 2019 елны Азнакайда иремнең әти-әнисендә тентү уздырдылар. Компьютердагы мәгълүматны алганнар. Иң кызыгы – бер көнне ике тапкыр килгәннәр. Башта бер килеп тентү ясап киткәннәр, аннары шул ук көнне соңрак тагын килгәннәр. Нәрсәнедер тикшерергә онытканнармы, белмим.

Тентү белән килгәч, иремнең әти-әнисе югалып калган, бернинди аңлатмалар да сорамаганнар.

—​ Ирегезгә нинди гаепләүләр белдерелә?

— Мин үзем җинаять эше кәгазьләрен әле күрмәдем. Русия бу эшне Словакиягә җибәргән. Адвокаттан сорап яздым.

Аңлавымча, иремә карата җинаять эшен 2019 елны ачканнар. Нәкъ шул әти-әниләрендә тентү узганнан соң дип фаразлыйбыз. Ике маддә нигезендә гаеплиләр: террор оешмасында катнашу һәм террорчылыкны финанслау. Беренчесе шул "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкиле булу. Икенчесе – террорчылыкны финанслау дип китаплар чыгару яки берәр конференция оештыру өчен акча җыю инде.

Дәлилләрне иремнең элек бер фатирда яшәгән дустына нигезләнеп туплаганнар. Күрәсең, берәр ничек куркытканнардыр. Иремнең ул егет белән элемтәсе юк. Алар без өйләнешкәнче Казанда бергә фатир яллап торганнар. Аннары анда тагын бер мөселман эшендә дә иремнең исеме китерелә, чөнки элек тирәсендә булган бөтен мөселманнарны инде хөкем итеп бетерделәр һәм алар төрмәдә утыра. Без инде ул вакытта Русиядән китеп өлгергән идек.

Ләкин Украинада да документлар ясату шактый авыр, күп акча кирәк. Мин үзем волонтерлык эше белән шөгыльләнеп, вакытлыча яшәү рөхсәте ала алдым, иремә кечкенә бала аркылы ясатырбыз дип уйлаган идек, чөнки өченче балабыз Украина ватандашы. Ләкин сугыш башланып китеп, җитешә алмый калдык.

24 февральдән соң тиз-тиз җыенып төнге 11дә юлга чыктык. Башта 30 сәгать Львовка бардык. Анда иремнең танышлары бар иде. Көнбатыш Украинада имин булырбыз дип уйладык. Ләкин сугыш кызганнан-кыза барганны күргәч, инде Европага китәргә карар иттек. Германиягә барырбыз дип планлаштырдык.

Львовтан Одессага кайткан идек. Одессада фатирларны тапшырып, Ужгородка кадәр поездда килдек, Украина чиген әйбәт кенә уздык, Словакиядә инде иремне чыгармадылар.

—​ Нәрсә дип аңлаттылар?

— Иремне аерым бер бүлмәгә алып кереп киттеләр. Уртанчы улым барып карады да, "әтине төрмәгә ябалармы?" дип сорады, мин дә шул якка барып карасам, тимер рәшәткә артына утыртканнар иде. Шуннан инде тоткарлануын аңладым.

Андагы хезмәткәр чыгып, "Без җибәрә алмыйбыз, чөнки компьютерда аның исеме тоткарланырга тиешлеләр исемлегендә чыкты. Иртәгә аны Кошице шәһәренә СИЗОга алып барачакбыз", дип әйтте. Словак телендә әйтте, мин аңлаган кадәрлесе шул булды. Чыннан да, икенче көнне Кошицеда мәхкәмә булган һәм аны тикшерү өчен 40 көнгә тоткарлау карары чыгарылган.

Словакия башкаласы Братислава Русиядән иремнең документларын сораткан. Әгәр ул документлар килмәсә, "без аны иреккә җибәрәчәкбез" дигән аңлатма белән. Әлбәттә, Мәскәү, үзенә тапшырсыннар өчен, иремнең бөтен документларын җибәргән.

Без Интерполга Русия аны бу исемлеккә канунсыз кертте дип әйтеп, иремне аннан чыгаруларын сорап хат язып җибәрдек. Интерполдан "Без сезнең ирегезнең исемен әле бу исемлектә блоклап тордык, тикшерү уздырачакбыз", дигән җавап алдым. Моннан тыш, иремне SIS системына (Европа илләре чикләре иминлегенә куркыныч тудыручылар базасы) керткәннәр. Германия Интерпол исемлеген алып, SIS исемлегенә дә кертә икән.

Шуңа без башта Германиягә барырга планлаштырсак та, ирем тоткарлангач, балалар белән Швециягә китәргә карар иттек, чөнки ул илдә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле кешеләр качак статусын сорый ала.

Элек ирләре Польшада тоткарланган Русия мөселманнарының хатыннары Швециягә килеп качак статусы сорады, аннары ирләрен чакыртты. Дублин килешүе дип аталган бу програм нигезендә Польша аларны Швециягә җибәрде. Бу програм нигезендә гаиләдәге күпчелек азчылыкны чакырта ала.

— Швециягә килгәч, проблемнарыгыз булмадымы?

— Швециядә килеп җиткәч үк качак статусын бирүләрен сорадым. Ике көннән безне миграция хезмәте Буден шәһәренә җибәрде һәм ике бүлмәле фатир бирде. Без шунда яшәп ятабыз. Ике улымны мәктәпкә бирдем, кечкенәсе гыйнвардан балалар бакчасына йөри башлаячак.

Әлбәттә, Словакиядә калган ирем башта бик төшенкелеккә бирелде. Ул Словакиядән дә качак статусы бирүләрен сорады, әлегә миграция хезмәте аның үтенечен туктатып торды, әгәр аны Швеция соратып алмаса, инде бу эш карала башлый. Словакия качак статусы бирүдән баш тарткан очракта, иремне Русиягә җибәрергә мөмкиннәр.

— Ирегез белән аралашып торасызмы?

— Әйе, СИЗОның телефоны бар, ул анда акча түләп, безгә шалтырата ала. Үзем мин аңа шалтырата алмыйм. Дүрт бүлмәле камерада өч кеше утыралар. Көненә бер сәгать һавада йөриләр. Хәләл туклану бар дип аңладым.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG