Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кыйналдык, куркытылдык, әмма сүзебезне әйтә алдык". 2022 ел тормышыбызны ничек үзгәртте


Илмира Рәхмәтуллина (у) сеңлесе Амрита белән әлеге вакытта Америкада сәяси сыену алырга тели

Сугыш башланган 2022 ел тәмамланып килә. Азатлык бу елны үз сүзен әйтергә курыкмаган, золымга каршы көрәшкән шәхесләр белән таныштырып барды. Бу ел күпләр өчен сынау булды һәм сугыш вазгыяте күпләрнең тормышын үзгәртте. Бүген чираттагы каһарман - башкорт кызы Илмира Рәхмәтуллина.

Уфадан башкорт кызы Илмира Рәхмәтуллина быел сугыш башланганнан бирле үз шәһәрендә әледән-әле урамга пикетка чыкты. Аны берничә тапкыр тоткарладылар, куркыттылар, сеңлесен кичен тотып кыйнадылар, сугышка каршы эшчәнлегегезне туктатмасагыз, тагын да начаррак булачак дип куркыттылар. Әмма бу сынауларны узса да Илмира сынмады, үз позициясенә, карашларына хыянәт итмәде. Сеңлесенә куркыныч янагач, ул аны коткарам дип чит илгә чыгып китәргә мәҗбүр булды. 2022 ел сезнең тормышыгызны ничек үзгәртте дип сораганда, Илмира барысы да асты өскә килде, әмма мин курыксам да, залимнәрдән иза чиккән Украина халкын якларга көч таптым һәм шуның белән горурланам, мин көрәштем һәм моны әле дә дәвам итәм, дип сөйләде Азатлыкка.

Илмирага — 31 яшь, ул белгечлеге белән хореограф. Ул туганда аның гаиләсе Хабаровскида яшәгән, аннары алар әтисенең туган ягы Башкортстанга күченеп кайткан. Уфа күңелемә якын шәһәр, туган як дип аңлата. Башкорт телен начар белә, әмма үзен башкорт дип саный. Бу кызга сынаулар өелеп килә. Башта аларның өйләренә көтмәгәндә кайгы килеп керә – әтиләре машина казасында һәлак була. Әнисе аларны сеңлесе белән ялгыз тәрбияли. Әмма беренче фаҗига үзе белән икенчесен ияртә. 8 ел узгач аларның әниләре вафат була. Яман шештән ул берничә айда китеп бара. Илмира кечкенә сеңлесе белән ятим кала. Ул соңгы курсын да тәмамламыйча эшли башлый. "Сеңлем ничек яшәргә күнеккән, шулай дәвам иттерәсем килде, өч эштә эшләдем, әмма бездә барысы да булды", дип искә ала ул.

Илмира соңгы елларда балаларга бию дәресләрен биреп көн күргән, әмма үзенең эшен ачу хыялы белән яшәгән, укыган, акча туплаган. Әмма быел Путин Украинага каршы башлаган сугыш апалы-сеңелле ике кызга тагын сынауларны өеп бирде.

"Дәшми тора алмадым"

— Сугыш башланыр көн алдыннан без сеңлем белән блогер Илья Варламовның Украинада сугыш буламы, юкмы дигән тапшыруын караган идек. Икебез дә була алмый инде, куркытырлар да бетәр, бу сугыш кемгә кирәк дип фикерләштек тә яттык. Әмма иртән торуга Русия Украинага басып кергән иде, — дип исенә төшерә Илмира.

Кешеләр белән аралашам, ә алар нинди афәт башланганын аңламый булып чыкты

— Хисләремне аңлата алмыйм, ачу кабару, кабул итә алмау, нәфрәт, көчсезлек – барысы да бергә иде. Кешеләр белән аралашам, ә алар нинди афәт башланганын аңламый булып чыкты. Бездә түгел, каядыр еракта бит бу хәлләр дип ул хакта уйлыйсылары килмәвенә тагын бер шок кичердем. Бу хакта сөйләшү дә юклыгына ачуым чыкты. Әмма Уфада азмы-күпме сугышка каршы кешеләр туплана башлады, урамга чыктылар, алар арасында мин дә булдым. Тыюларга кадәр бер урам җыенын да калдырмадым. Аннары кануннарны кырыслаттылар, кешеләр куркуга калды. Мин чакырам, әйдәгез бергә чыгыйк дип кыстыйм, туктарга ярамый, без бу сугышка нокта куярга тиеш дим, әмма кешеләр баш тартты. Репрессив машина аяусыз иде. Мин аларны аңлыйм. Мин дә курыктым, әмма фикеремне әйтми түзә алмадым.

Ялгыз пикетларга чыгуымна дәвам иттем. Бер чыктым, ике чыктым. Полиция инде мине таный башлады. Кешеләр туктый, сораша. Кемдер хуплый, кемдер болгатып йөрмәгез монда дип әйтә. Кемдер ни өчен пикетка чыгуымны сорый, аларга аңлаттым. Мин аларның сорауларына рәхмәтлемен, кемнеңдер күңеленә оеткы сала алганмындыр дип өметләнәм. Бу сугышка каршы кешеләр дә бар икәнен күрсеннәр, бәлки, бу хәрәкәткә кушылырлар дип тырыштым. Халыкның күпчелеге пропаганда тозагына эләккән булып чыкты, миндә, Аллаһка шөкер, анализ ясау сәләтем бар, акны карадан аера белүемә дә сөенәм.

Полиция, "Э" бүлегенең куркытуы, басым ясау

— Мин кыю кеше түгел һәм протестлар белән беркайчан да мавыкмадым. Мин бит иҗат кешесе, биюче, педагог. Курыктым, мин дә бит гап-гади кеше. Әмма Аллаһка тапшырдым. Минем белән булырга язган хәл читләтеп уза алмый дигәнне аңлап эш иттем. Ходай миңа уйларга сәләт биргән икән, мин аны тулысынча кулланырга, кешеләргә җиткерергә тиеш дип эш иттем. Аннары Рамазан ае башланды, ураза тоттым, бераз читләштем бу эшләрдән. Рамазаннан соң авырып киттем. Терелгәч, тагын чыктым. Сәясәтче Илья Яшинны тоткарлагач та моңа риза булмыйча аны азат итүне таләп итеп урамга чыктым, — ди Илмира. — Уфалар аны белми булып чыкты, аңлаттым, полиция дә яныма килгәч, кем ул Яшин дип сорады, Google аша карадылар да мине алып киттеләр. Мин ике тапкыр Уфаның 6нчы полиция бүлегенә эләктем, монда иң куркыныч кешеләр эшли. Коточкычлар.

Әниең кабере янында урын бар, яки әтиең янына китәргә әзерлән дип кабатлыйлар иде

Беренче тапкыр мине анда алып килделәр, аларның басымына түзә алмыйча аңымны югалтып егылдым. Алар да курыкты, ашыгыч ярдәм чакыртып исән калдым. Ябык бүлмәдә тоттылар, битлекне салырга рөхсәт итмәделәр, миңа тынчу бүлмәдә суларга авыр булды. Җинаять эшен ачабыз, карцерда калачаксың, диделәр. Ул чакта нык курыктым. Мондый прессингны беркайчан да кичергәнем булмады. Миңа әлегәчә ул хәлләр төшемә керә. Куркыныч урын. Алар мине мыскыллады. Беләсезме, ничек эш итә андагы полиция кешеләре? Беркая да рәсми эшләмим, укымыйм, ничек басым ясарга белмиләр, әмма уйлап таптылар. Алар минем ятим икәнне белә һәм шуның белән мыскыл итә башладылар. Алар әниең кабере янында урын бар, яки әтиең янына китәргә әзерлән дип кабатлый иде һәр сүз саен. Беркетмәне алар ничек тели, шулай язабыз, имза куячаксың дип акырдылар. Беләсезме, хәтта бер аңлатманы минем мәрхүм әнием исеменнән язып миннән укыттылар. Укыйм, "Мин – Илмира, ә монда минем әнием исеме", дим аларга. Үлгән әниемнән көлеп, бәй, үлдемени, синең өчен дә янында урын калгандыр әле дип каһкәләп көләләр иде. Син булмасаң, сеңлең әти-әниең кабере янында ятуын телисеңдер дип мыскыл итәләр иде. Ялгыз калачаксың, күңелле тормышны оештырырбыз сиңа. Син беркемгә дә кирәк түгел, ябып куйсак, берсе дә эзләмәячәк тә, тапмаячаклар диләр иде. Башка сыймый иде мондый алым. Бу хәлләрне һаман да тетрәнеп искә алам.

Кайбер пикетларга сеңлем дә минем белән ияреп чыкты, әмма полиция: "Бу пикет түгел, сез урамга төркем буларак чыгасыз дип саналасыз, туры төрмәгә олыктырабыз" дигәч, сеңлем чыкмый башлады, ләкин мин пикетка чыгуымны дәвам иттем. Тоткарланган саен полиция, "Э" үзәге кешеләре "туктамасаң, сеңлеңнә яшәргә бирмәячәкбез", дип янадылар.

16 августта сеңлем без яшәгән йортка якын паркка йөгерергә чыкты. Аны тотып алдылар. Кемнәр алар: полицияме, "Э" үзәге кешеләреме, әллә Z патриотлармы – белмибез. Әмма полиция сеңлем гомере белән гел куркытып торды. Шул кешеләр 21 яшьлек сеңлемә сүгенеп: "Хыянәтчеләргә монда тормыш булмаячак. Апаң туктамаса, аның хәлләре начар булачак" дип әйткән, этеп екканнар, аякларына, кулларына таяк белән сукканнар, эченә типкәннәр. Куллары, аяклары кара янган иде. Ике көн ул аягына баса алмады. Өченче көнгә торып йөри башлагач, мин ике билет алдым да чыгып киттек.

Качу юлы: Уфа-Мәскәү-Төркия-Мескика-Америка

— Беркайчан да Уфадан китәм дип уйламадым. Сеңлем куркуда иде, мин беркая да чыкмыйм, яшәргә куркам, вакытлыча булса да китик Уфадан, диде. Сеңлем – бу дөньяда бердәнбер якын, туган кешем. Ул миңа кадерле. Ничек кенә авыр булмасын, китәргә, аны, үземне коткарырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Без башта Мәскәүгә чыгып киттек, әмма анда нишлик, танышлар юк, анда да активистларны тотып төрмәгә олыктыралар. Ул вакытта миңа полиция шалтырата башлады, нәрсәгә кирәк мин аларга - тәки аңламадым, әмма алар полиция бүлегенә килергә таләп итә башлады. Үзем өчен түгел, сеңлем өчен курыктым. Истанбулга билетлар алдым.

Кешеләр шушы хакимиятне еллар буена хуплап килде, ахыр чиктә шушы хәлгә җиттек

Килеп төштек – шулай ук беркемне белмибез, нишлиячәкбез монда, кемгә, кайда барып төртелергә – билгесезлек. Аннары хокук яклаучылар Төркиядә перспективалар юк, сезгә йә Европага, йә Америкага китәргә кирәк, тормыш дәвам итә, яшәргә кирәк дип үгетләделәр. Европага күңел тартмады, акчам Мексикага кадәр очып барып җитәрлек иде. Үз эшемне ачармын дип хыялланган идем бит, шул акчалар юлга тотылып бетте. Мексикага килдек, чикне уздык, сыену сорыйбыз дидек, Америка ягына чыктык, алар безне каршы алды, махсус урынга урнаштырды. Шөкер, без ул җирдә озак тормадык, безне ирекле кошлар кебек чыгарып җибәрделәр. Кулда бер пакет, кесәдә бераз акча. Безгә үзебез белән берни алмаска киңәш иттеләр. Тартып алачаклар, диделәр. Өстә нинди кием бар иде, шул гына.

Калифорния штаты бик кыйммәтле, безнең анда яшәрлек мөмкинлек булмады. Без Нью-Йорк ягына чыгып киттек, башкортлар бар иде, килегез, ярдәм итәбез дигәч, чыгып киттек. Әлеге вакытта сәяси сыену документларын юллау эше белән йөрибез.

Рәхәтме монда? Авыр сорау. Бу дөнья безнең өчен ят. Сагынабыз. Сеңлем көн саен елый. Минем үз җиремдә яшисем килә, ә безгә мөмкинлек бирмиләр. Никадәр начар булса да, ул бит Ватан, туган як. Ул безнең җир. Анда минем өем, анда үземне бәхетле хис иттем, сеңлем белән матур тормыш иттек. Хәзер исә яраткан шәһәремә, өемә кайта алмыйм, чөнки мине төрмә көтә. Үз фатирымда яши алмавыма өзгәләнәм, чөнки әле монда, әле тегендә төртелеп йөрибез. Әмма күңел тыныч, иминбез, шуңа шөкер итәм. Уфада һәрвакыт куркуда идек, кайчан кем бәреп китәр, кем мыскыллар, кем ни әйтер дип кыл өстеннән йөрдек. Хәзер бу юк. Сеңлем янымда, ул да исән-сау... Ничек тә булса, Аллаһ ярдәме белән юллар ачылыр дип ышанам. Мин Русиягә, Башкортстанга сәяси вазгыять үзгәргәч кенә кайта алачакмын, әмма кайчан булыр ул – әйтә алмыйм.

"Сабыр һәм көчле булуымны аңладым"

— Ниләргә өйрәтте бу ел? Мин үзем сабыр, түземле була алумны аңладым. Полиция басым ясаганда вазгыятьне киеренкеләтә ала идем, кыза ала идем, әмма кирәк чакта дәшми дә кала алам икән. Үз позициямә, карашларыма хыянәт итмәдем. Бу – уңай сыйфат. Авыр чакта да үз сүземне әйтә алуым белән горурланам, көрәштем, бәрелдем, сугылдым, мыскылландым, әмма сугышка каршы фикер белдерүне туктатмадым, — дип уйлары, хисләре белән уртаклаша Илмира.

Дин әһелләре үз матур тормышлары өчен никадәр сатлык булуларын күрсәтте

— Мин дүрт ел элек яулык яптым һәм динем миңа көчле булырга өйрәтте. Быел рәсми дин әһелләре үз матур тормышлары өчен никадәр сатлык булуларын күрсәтте, чит дәүләтне басып алуга каршы чыкмыйча Аллаһ, ислам белән яшеренеп, ялганга үзләре дә батты, кешеләрне дә алдады. Әмма Аллаһ безне кешенең җирен басып алу, кешене рәнҗетү, аларны үтерү иң зур гөнаһ дип өйрәтте. Бу мөселманнар, татар-башкорт сугышы түгел, ә рәсми руханилар Украинага кеше үтерергә баруга фәтва чыгарды. Үз уңай тормышларын югалтырмын дип куркып эш итүләре һәм бу - кабәхәтлек. Шөкер, минем остазларым, аралашкан дин кардәшләрем берсе дә сынатмады, алар сугышка каршы булды һәм шул фикердән кайтмады.

Кешеләрдән күңелем кайтты дип әйтә алмыйм. Шулай да бердәмлек юк. Сугыш аркасында Украина канлы яшьләр белән елый, әмма без дә тоткын, без дә күз яшьләрен түгәчәкбез бит. Кешеләр шушы хакимиятне еллар буена хуплап килде, ахыр чиктә шушы хәлгә җиттек. Курку табигый хис. Барысы да курка. Мин китсәм дә монда да сөйлим, Украинага теләктәшлек күрсәтәм. Систем уңаена бөгелүне аңламыйм, ә андыйлар күп. Кешеләр акыл белән эш итәргә теләми. Коллык нык сеңгән. Түзик, узар, диләр. Әмма кеше түзеп яшәргә тиеш түгел, без бу дөньяга куанып яшәр өчен, файдалы эшләр башкарырга, тормышны яхшыртыр өчен туганбыз.

Әлбәттә, кешеләрнең төрлесе очрады. Явыз кешеләр дә булды, ләкин шул ук вакытта ярдәмгә килүче шулкадәр эчкерсез, мәрхәмәтле кешеләрнең күп булуын да аңладым. Уфада һәр тоткарлануыма минем яныма хокук яклаучы, адвокат Айдар Хызыров йөгереп килде, мине якладе. Даими минем янымда булды, бик рәхмәтлемен аңа.

Бернигә дә үкенмим, узган сынаулар өчен өзгәләнмим, сүземне әйтә алдым, залимнәрне залим дидем, мин – ирекле кеше. Кешенең үз фикерен әйтергә хокукы бар. Курыктым, әмма куркуымны җиңә алдым, шуңа үземә афәрин диям.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

2022 нәтиҗәләре

XS
SM
MD
LG