Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизациядән качкан биш русияле Сеул һава аланында сыену бирүне көтә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Илнең юстиция министрлыгы гаскәргә чакырылудан качуны җитди сәбәп түгел, дип тапкан һәм русияләргә качаклар статусы бирүдән баш тарткан диелә. Гыйнвар ахырында аларның эше мәхкәмәдә каралачак, уңай карар чыкмаса, Русиягә депортацияләргә мөмкиннәр.

Сеулның "Инчхон" һава аланындагы очып китү терминалында мобилизациядән качкан биш русияле инде берничә ай яши, әмма аларга Көньяк Кореяда сыену урыны бирмиләр, дип яза Көньяк Кореянең The Korea Times газеты.

Илнең юстиция министрлыгы гаскәргә чакырылудан качуны җитди сәбәп түгел дип тапкан һәм русияләргә качаклар статусы бирүдән баш тарткан диелә.

Һвава аланында яшәүче русияләрнең берсе - студент Владимир Марактаев Бурятиядә укуын һәм яшәвен, әмма 24 сентябрьдә "повестка" алгач, Русиядән китүен сөйләгән. Дуслары белән ул машинада Монголия чиген үтеп чыккан, аннан Филиппин утрауларына, соңрак Көньяк Кореяга очкан. Егет бу ил белән бернинди элемтәләре дә булмавын әйтә, бу илгә күченергә теләвен анда "демократия булуы һәм кеше хокуклары саклануы" белән аңлата. "Кореянең элекке президентын коррупция өчен төрмәгә утыртулары турындагы хәбәр мине шаккаттырды. Без Русиядә дәүләт башлыгының мәхкәмә каршына басуын күз алдына да китерә алмыйбыз", дигән ул.

Тагыын бер русияле - Красноярскидан 30 яшьлек Андрей һава аланында 14 октябрьдән яшәвен әйтә. Ул русиядә яшәгәндә хакимиятләргә каршы протест чараларында катнашуын сөйләгән. Ир Кореяга Казакъстан аша килгән, аның Русиядә хатыны һәм улы калган.

Элекке футболчы, Нальчиктан Джашар Хубиев исә ноябрь ахырында өенә хәрбиләр килүен, берничә көн эчендә гаскәргә килмәсә, дезертир дип саналачагы турындагы документ имзалаттыруларын сөйләгән. Хубиев Яңа ел төнендә Макеевкага һөҗүмдә ике иптәшенең үлүен әйткән.

Һава аланының очып китүне көтә торган терминалында берничә ай яшәүче русияләр Юстиция министрлыгы биргән ризыкны ашап көн күрә: иртәнге һәм кичке ашка аларга икмәк белән сок, көндез дөге белән тавык бирәләр диелә.

Качакларның рәсми вәкиле Ли Чон Чан әйтүенчә, сугыш барганда гаскәрдә хезмәт итүдән качу - сыену урыны алу өчен җитди сәбәп булып саналырга тиеш. Гыйнвар ахырында русияләрнең бу мәсьәләдә эше мәхкәмәдә каралачак. Әгәр мәхкәмә русияләр яклы карар чыгарса, аларга качак статусы алу өчен вакытлы визалар бирәчәкләр. Киресенчә булганда, Русиягә депортацияләүләре бар, диелә.

  • Узган ел 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага. 21 сентябрьдә исә илдә мобилизация игълан ителде.
  • Мобилизациядән соң Русиядән йөзләрчә мең кеше китте. Forbes хакимияттәге үз чыганакларына сылтанып, илдән кимендә 700 мең кеше китүен хәбәр итте. Кайбер медиа чаралары 1 миллион санын да атый. Китүчеләр күбесенчә белемле яшь егетләр, алар демография һәм икътисадның терәге булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG