Хисапның "Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору" бүлегендә Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) бетерелүе турында әйтелә. Авторлар Татарстан Югары мәхкәмәсе карарына кадәр үк 2021 елда Юстиция министрлыгы оешманың эшчәнлеген туктатуын искәртә.
Хисапта 2021 елдан изоляторда тотылучы Навальный штабының Уфадагы элекке координаторы Лилия Чанышева искә алына.
"Лилия Чанышева 2021 елның ноябреннән экстремистик төркем белән җитәкчелек итә дигән нигезсез гаепләүләр белән сак астында тотыла. 2022 елның маенда шул ук гаепләүләр Алексей Навальныйга да белдерелде. Гыйнварда Русия хакимияте Чанышева, Навальный һәм аның кайбер ярдәмчеләрен һәм сөргендәге тарафдарларын "террорчылар һәм экстремистлар" реестрына кертте, дип әйтелә HRW хисабында.
Хокук яклау оешмасы "нурчылар" эшенә дә туктала. 2022 елда берничә кешене әлеге хәрәкәт белән элемтә торуда гаепләп чыктылар. HRW язуынча, "нурчылар" эшчәнлегендә "куркыту һәм көчләү очраклары булмаган".
Татар иҗтимагый үзәге
2022 елның 10 июнендә Татарстан Югары мәхкәмәсе ТИҮ эшчәнлеген туктатып, аны "экстремистик оешма буларак" ликвидацияләргә дигән карар чыгарды. Мәхкәмә эше 2021 елның гыйнварыннан бирле дәвам итте. Татарстан прокуратурасы Хәтер көннәрендә уздырылган митингларда яңгыраган чыгышлар һәм 2017 елда татар телен яклап язган хатында белдерелгән фикере өчен ТИҮне экстремистик оешма дип тануны һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.
Татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы 1989 елдан бирле эшләде. ТИҮ татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү таләбен куеп эшләде. Соңгы елларда оешманың активлыгы кимеде, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелде.
Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)
Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).
Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.
80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.
Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.
2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.
Лилия Чанышева
Лилия Чанышева бер елдан артык сак астында утыра. 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны ике айга сак астына алды, аннан соң рәшәткә артында тоту вакыты озайтылды. Соңгы мәртәбә 7 ноябрьдә озайттылар, ул изоляторда киләсе елның 3 февраленә кадәр калачак.
Узган елның сентябрь ахырында Чанышевага өч җинаять маддәсе нигезендә гаепләү белдерделәр: экстремизмга чакыру, ватандашларның хокукларын бозучы оешма төзү һәм вазифаи хәлдән файдаланып экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу.
Сак астында тотылса да, ул иҗтимагый эшчәнлек алып баруын дәвам итә. Тикшерү комитетыннан тоткын хатын-кызларга туганнарына шалтыратуны рөхсәт итүен таләп иткән иде. Сентябрь башында исә тикшерү изоляторы кибетендәге бер үк ризыклар төрле бәяләрдән сатыла дип, прокуратурага мөрәҗәгать итте.
Белешмә: Лилия Чанышева
Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.
"Нурчылар"
"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.
Соңгы елларда "Нурчылар" җәмәгатендә катнашуда гаепләнеп, кулга алулар артты. 2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.
2021 елның 2 ноябрендә Казанда "Әл-Иман" мәчетенең элекке имам-хатыйбы, Русия мөселманнары диния нәзарәте голәмә шурасы әгъзасы, "Әл-Әзһар" университетын һәм Русия ислам университетын тәмамлаган белгеч, дүрт бала атасы Габдрахман Наумовны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Ул Русиядә "Нурчылар" оешмасы бүлеген җитәкләүдә гаепләнде.
2022 елның 9 июнендә "Нурчылар" эшендә шикләнелеп өч татарстанлы тоткарланды.
Белешмә: "Нурчылар"
"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.
2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.
2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум