Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда җәмәгать транспортына 1,6 мең автобус йөртүчесе һәм кондуктор җитми


Казан автобусын йөртүче
Казан автобусын йөртүче

Кадрлар кытлыгы 37 процентка җиткән.

Казанда җәмәгать транспортына 1,6 мең автобус йөртүче һәм кондуктор җитми. Бу хакта 10 февральдә Казан башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров мэрия киңәшмәсендә белдерде.

Аның сүзләренчә, бүген шәһәрдә 770 автобус йөртүчесе һәм 843 кондуктор җитми. Хәзерге вакытта Казандагы җәмәгать транспортында 1 437 йөртүче, 1 309 кондуктор эшли. Бу тармакта кадрлар кытлыгы 37 процент тәшкил итә.

Белгечләр җитмәүнең сәбәбе әйтелми.

2022 елда Казанда җәмәгать транспортында йөрүчеләр саны 7 процентка артып 220 млн кешегә җиткән. Шул ук вакытта бу 2019 елгы (пандемиягә кадәрге чор) күрсәткечләрдән 40 млн кешегә азрак. Җәмәгать транспортын кулланучыларның 70 проценты автобусларда, метрода - 14 проценты, троллейбуста - 10 проценты һәм трамвайларда - 6 проценты йөргән.

  • Ел башында рәсмиләр Татарстанда 68 мең эшчегә ихтыяҗ барлыкка килүен белдерде.
  • Моңа кадәр Татарстанда таксичылар саны 28 процентка кимегәне әйтелде.
  • Ел саен республикага кимендә 10 мең IT белгече кирәк. Узган ел бу юнәлештә уку йортларын 4 464 студент тәмамлап чыкты. Түрәләр аларның санын ике тапкырга арттырырга кирәк ди.
  • Кадрларга кытлык килеп тууның сәбәбе әйтелмәсә дә, Азатлык белән сөйләшкән икътисад белгечләре Русиянең Украинага каршы сугышы, аеруча мобилизациядән соң республикада эшчеләргә кытлык булачагын, җитештерү акрынаячагын һәм эшкуарлар ябылачагын фаразлаган иде.
  • Белгечләр санкцияләр шартларында Татарстанда югары технологияле җитештерү оештырып булмый, шул сәбәпле эшчеләр миграциясе көчәячәк дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG