Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадан Тәнзилә Иса: "Иң авыры – Русиядәге туганнар белән аралашуны өзү"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиянең Украинага һөҗүменә бер ел тулу алдыннан Одессада яшәүче татар хатыны Тәнзилә Иса белән сөйләштек. Башта ышанмадык, менә бетәр, менә бетәр дип уйладык, дип сөйли ул. Алар ике тапкыр күченергә мәҗбүр булган. Русиядәге туганнары белән аралашуны өзгән.

Тәнзилә Иса — Украина Мөселман хатын-кызлар лигасы әгъзасы, психолог, гаиләсе белән Одессада яши, җиде бала үстерәләр, кече кызларына 6 яшь. Тумышы белән Донецки өлкәсеннән. Әнисе яклап ата-бабалары, туганнары Русиянең Идел буе төбәкләреннән. Әтисе Львов якларыннан. Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, 2014 елның августында Запорожьега күчеп китәләр. Былтыр 24 февральдә Русия Украинага бәреп кергәннән соң башта Червонцы шәһәренә, аннары Одессага китәләр.

Тәнзилә Иса сугышны ничек каршы алулары, бер ел дәвамында ниләр кичерүләре турында сөйләде. Без аңа шалтыратканда Одессада һава һөҗүме турында кисәтү сиреналары яңгырый иде, "балаларны киендереп куйдым, ул-бу була калса, чыгып китәбез инде", дип кисәтте ул.

Беренче көнне паника булды

Сугыш башланганда Исалар гаиләсе Запорожьеда яши. 23 февральдә мәчеттә ораторлык курслары тәмамланган, Тәнзилә һәм башка хатын-кызлар 24 февральдә бу вакыйганы бәйрәм итәргә җыенган. Бу ниятләре дә, киләчәккә корган башка планнары да тормышка ашмый...

— Моңа кадәр яңалыкларны карап бардык, ләкин барыбер шундый масштабта булыр дип ышанмый идек. 24 февральдә өйдә булдык, намазга торгач, ирем "һөҗүм башланды" дип әйтте. Гаилә белән җыелдык, хәзер нишлибез дип киңәштек. Без — күпбалалы гаилә, 7 бала. Өлкән улым Киевта, хатыны бар. Запорожьеда җитди бәрелешләр күренми, әлегә калабыз дип хәл иттек. Шулай да әйберләрне әзерләп куйдык.

Паника да булды. Азык-төлек булса да алып куярга кирәк дип уйладым. "Метро" һипермаркетына киттек, ә анда зур йозак эленгән, паника тагын да көчәйде. Моңа охшаш хәлне Донецкида да кичердек, икенче тапкыр шундый хәл, хисләр дулкыны кузгалды.

Ул психолог белеме үзләштерә, укуын тәмамлап килә. Кураторы шул көнне җанлы эфир ясаган һәм психологик ярдәм төркеме булдырган.

— Исемдә, эфир вакытында, машинада идек, аны мин генә тыңлап барам. Ирем дә, әйдә бергә тыңлыйк әле, ди. Ниндидер бер теләктәшлек, рухи ярдәм кирәк иде ул вакытта.

Кайбер кешеләр шәһәрдән бик тиз чыгып киткән. Мәхәлләдән Исалар һәм тагын бер кырымтатар гаиләсе генә калган.

Бу сугыш озакка бармас дигән ниндидер иллюзияләр бар иде

— Донецкидан булгач, минем өчен сугыш инде 2014 елдан бара, шулай да бу озакка бармас дигән ниндидер иллюзияләр бар иде. Беренче видеоларны караганда, ракетлар төшүен күргәч, ышана да алмый идем. Бүгенге заманда нинди ракетлар инде дип уйлый идем. Баш кабул итмәде.

Сугышка кадәр Украинадагы төрле илчелекләр үз ватандашларын Украинадан китәргә чакырды. Шул вакытта миннән мөселман кардәшләр Донецкидан соң чынлап та шулай булыр дип уйлыйсыңмы сорый иде. Мин ышана алмыйм моңа дип җавап бирә идем.

Өлкән улыгызны гаскәргә алдылармы дигән сорауга "украин ирләрен урамнардан җыеп алып китәләр дип Русия пропагандасы гына күрсәтә", ди Тәнзилә ханым.

— Мәҗбүриләп алып китү дигән нәрсә юк. Русия ТВсы урамнардан җыеп алып китәләр дип сөйлиләр, алай түгел. Әйе, барысы да исәптә тора, ләкин бөтен кешене дә алып китмиләр. Запорожьеда бер вакыт шундый әйбер күзәтергә була иде: ирләр хәрби комиссариатка агыла, анда озын чиратларда тора. Ул вакытта теробороналар оештыралар иде. Белүемчә, әле дә ихтыяри булып килүчеләрне борып җибәрләр, кирәкле белгечләрне генә алалар. Көтегез диләр.

Червонцыга китү

Мартта Исалар гаиләсе Червонцыга юл ала. Ул вакытта Запорожьега ракетлар төшә башлый.

— Львовта кеше бик күп иде, шуңа күрә Червонцыга чыгып киттек. Ул да ил чигеннән ерак түгел, хәлләр тагын да авырайса, чыгып китәрбез дип уйладык. Шәһәр тулган, торак арендалап та булмый иде. Актив сугыш булган җирләрдән күп кеше килгән иде. Без мәчет янында яшәдек. Мәчеттән генә дә көненә 50шәр кеше уза иде. Кемдер вакытлыча, берничә сәгатькә ял итеп алырга керә, кемдер берничә көнгә — документлар әзерли дә, тагын китә. Кемдер озагракка кала.

Русиядәге туганнары: "Бераз түзегез, чистартырлар да, чыгарлар"

Тәнзилә Исага иң авыры Русиядәге туганнары белән сөйләшү булган.

Русиядә ниндидер кыргый дәрәҗәдә курку бар

— Сугыш башлангач миңа Идел буенда яшәүче туганым шалтыратып, сөйләшкәннән соң үлә яздым. "Ярый, бераз түзегез инде, бераз чистартырлар да сезне, чыгарлар" диде әниемнең сеңлесе. Якын туганым бит ул. Бер уйласаң, акыллы, укыган кешеләр инде.

Бу — безнең өчен иң зур югалтуларның берсе. Алар белән хәзер аралашмыйм. Ватсаптан чәчәкләр җибәреп, "хәерле иртәләр" дип сөйләшергә теләмим. Иртән чыгып кич барып җитәрлек шәһәргә без атышлар астында өч тәүлек бардык. Теләсәк кайда кунарга мәҗбүр булдык. Ә алар бездәге хәлләргә ышанмый. Мин үземнекен сөйли башлау белән түтәм элемтәне өзде. Ә бер видео җибәргәч, "әйдә мин синең номерны томалап куям, син минекен томала", дип язды һәм шуның белән аралашу тукталды. Русиядә ниндидер кыргый дәрәҗәдә курку. Алар инде өлкән кешеләр, аларның өенә "сез ЦРУ агентлары" дип килерләр дип уйламыйм.

Әни алар белән аралаша. Ислам нигезендә туганнар белән мөнәсәбәтләрне өзәргә ярамый, ләкин мин әлегә үземне җиңә алмыйм, Аллаһтан моның өчен мине кичерүен сорыйм. Үземне тынычландырам, элемтәне мин өзмәдем, алар өзде дим.

Тәнзилә Исаның әнисе Виннице шәһәрендә яшәгән булган. Сугыш башлангач ул улы гаиләсе белән Германиягә киткән. Тел өйрәнәләр, тормыш коралар. Киленнәре бәби көткән, баласын әйбәт кенә тапкан.

Одессага күчү һәм андагы тормыш

Тәнзилә ханымның ире мәчетләр төзү белән шөгыльләнә. Украинада төзелгән соңгы мәчетләр аныкы дияргә була, ләкин, алар арасында да җимерелгәннәре бар. Әле сугышка кадәр үк аны Одессадагы мәчетне киңәйтергә чакыралар. Мөселманнар өчен мәктәп оештыру планы да була. Монда мөселманнар күп, төрле юнәлештә мәчетләр эшли.

— Без болай да анда күченергә әзерләнә идек, ләкин сентябрьдә генә чыгып китә алдык. Мин сузарга тырыштым. Билгесезлек иде. Бераздан ниндидер аңлау килде. Барысы да Аллаһ кулында дип уйлый башладым, тынычландым дип әйтимме. Одессадагы фатир электр белән җылытыла, ә утны гел өзеп торалар. Шуңа әллә кече балалар белән Төркиягә китеп торыйк микән дигән дә уй бар иде. Менә җир тетрәде. Әҗәлен кайда табасын беркем белми.

Бүген Украинада электр тәэминәте белән иң зур проблемнар Одессада. Районына карап 2 сәгатькә бирәләр, 6-8 сәгатькә сүндереп торалар. Хастаханәләр сыгызында урнашкан йортларда утны бик сүндермиләр. "Балаларны элек кич ничек яткырырга белми идек, хәзер кичке 9да ятып йоклыйлар, иртә торалар", ди Иса.

Мәктәпләрнең күпчелеге онлайн. Исалар балалары да онлайн укый. Офлайн мәктәпләр өчен аерым таләпләр бар, иң беренче чиратта, анда бомбадан качу урыннары булырга тиеш. Бөтен уку йорты да моны тәэмин итә алмый, шуңа күрә күбрәк читтән торып уку оештырыла.

Кибетләр бар, эшли, ләкин аларның саны кимегән. Кемдер киткән, башкаларның электр өзеклекләре белән эшләргә рерусы юк, суыткычларда саклана торган ашмалыклар белән нишләмәк кирәк. Эшсезлек бар, һривна курсы түбән, инфляция югары.

— Кеше авырлыкларга өйрәнә. Намазны да башка төрле кабул итәсең. Балалар да шулай ди. Ни дисәң дә, мин үзем бик авыр хәлдә түгел дип уйлыйм. Торыр урыныбыз, ашарыбызга бар. Мәчетебез бар, мәхәлләбез зур, бер-беребезгә ярдәмләшеп торабыз. Акча да җыешабыз, сугышка китүчеләрне дә җыеп җибәрәбез. Ярый әле эшем бар дип тә уйлыйм. Акылдан язар идең.

Психологик яктан сугышның кайтавазы зур булачак

Тыныч вакытта йомылып торган проблемнар зур кризислар вакытында ачыла башлый

Тәнзилә Иса мөслеманнар белән психолог буларак та эшли. Тыныч вакытта йомылып торган проблемнар зур кризислар вакытында ачыла башлый, ди ул. Күчеп китүчеләр халәте, исән калучыда гаеп хисе - сугыш беткәч тә моның кайтавазы зур булачак.

— Украинада 2014 елдан психологик эш яхшы куелган. Хәзер хәрбиләрнең гаиләләре белән эшләү бар. Аларны сугыштан кайту-кайтмауга әзерлиләр.

Кечкенә балаларыгызда курку көчлеме, аларны ничек тынычландырасыз дигәнгә, бик күп сөйләшәбез ди.

— Аңлыйм, баланың киләчәктә бу барыбер килеп чыгачак. Донецкидан күчкәч тә, бер улым белән күп эшләргә туры килде. Ниндидер яхшы якларга басым ясарга тырышабыз. Яңа дуслар булачак дибез. Иң кыены һава һөҗүме турында кисәтү булганда, "киенәбез, чыгабыз" дигәндә курка. Күп сөйләшәбез, гаиләдә шундый кагыйдәбез бар, бөтен проблемнарны алга чыгарып сөйләшәбез.

Шулай да иң авыры — ул якыннарның үлеме.

— Узган атнада кырымтатар гаиләсе башлыгын җирләдек. Алар белән сугышка кадәр дә аралаша идек. Дүрт баласы калды. Бик авыр моны кабул итү. Киевта берничә көн элек бер татар егетен җирләделәр. Моңа өйрәнеп булмый.

  • Узган ел 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Украинада яшәүче татарлар да үз ватаннарын яклап сугыша, тылда мохтаҗларга ярдәм итә һәм Русиядә яшәүче туганнарының сугышны яклавын аңламый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG