Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Кырымдагы тарихи атамаларны кире кайтару мәсьәләсен карый


Виталий Безгин комитет утырышында
Виталий Безгин комитет утырышында

Бу үзгәрешләр Кырым ярымутравы җирендә империячел, коммунистик исемнәрдән арынырга һәм Кырымдагы җирле халыкларның тарихи исемнәрен торгызырга мөмкинлек бирәчәк, диелә.

Украинаның "Географик исемнәр турында"гы канунына Югары Раданың ике комитеты өстәмәләр керткән, алар нигезендә Кырымның тарихи исемнәрен кире кайтару мәсьәләсе карала.

Бу өстәмәләрне "Украинаның асаба халыклары турында"гы канун нигезләмәсе нигезендә, депутатлар Роман Лозинський һәм Виталий Безгин тәкъдиме белән керткәннәр.

"Кырымдагы торак пунктларның исемнәрен деколонизацияләгез!" дип язган Виталий Безгин. Шулай ук әзерләнгән өстәмәләрне комитет хуплавын әйтте.

Кырымдагы тарихи атамаларны кайтару мәсьәләсе Украина Югары Радасының дәүләт хакимиятен оештыру, җирле үзидарә, төбәк үсеше һәм шәһәр төзелеше комитеты, шулай ук Украинаның административ-территориаль төзелеше мәсьәләләре комитеты утырышында каралган.

Дәүләт хакимиятен оештыру, җирле үзидарә, төбәк үсеше һәм шәһәр төзелеше комитеты рәисе урынбасары, Украинаның кораллы көчләре волонтёры Роман Лозинський Украина телеканалларында барган бердәм яңалыклар телемарафонында чыгыш ясап, "сугыш урыс империясе һәм совет символларының мәсьәләләрен кискенләштерде", диде. "Урыс мәдәнияте, урыс символлары һәм эшлеклеләре гасырлар дәвамында украин телен кысрыклап чыгарды. Дәүләт 30 ел элек эшләргә тиеш булганны эшләргә вакыт җитте", диде.

"Украина шәһәрләренә Украина тарихының мөһим шәхесләре хөрмәтенә исемнәр бирергә кирәк. Пушкин, Суворов, Горький, Гагарин һәм Комаровлар хөрмәтенә аталган йөзләгән урамнарны тарих чүплегенә җибәрергә. Бездә мондый үзгәрешләргә җәмгыятьтән мандат бар — символик киңлектә урыслыкны юкка чыгару сәясәтен украиннарның 76 проценты хуплый. Шуңа күрә без хезмәттәшләребез белән якын арада "Украинада Русия империясе сәясәтен хөкем итү һәм пропагандалау һәм топонимияне деколонизацияләү турында"гы 7253нче канун өлгесен кабул итәргә тәкъдим итәбез", дип белдерде ул.

Утырышта катнашкан Мәҗлес әгъзасы, Киевтагы "Кырым ресурс үзәге" идарәсе рәисе Эскендер Бариев төзәтмәләр кырымтатар халкы Мәҗлесе тарафыннан кертелде һәм "Кырым ресурс үзәге" тарафыннан әзерләнде, дип хәбәр итте.

"Бу үзгәрешләр Кырым ярымутравы җирендә империячел, коммунистик исемнәрдән арынырга һәм Кырымдагы җирле халыкларның тарихи исемнәрен торгызырга мөмкинлек бирәчәк", – дип аңлатты Бариев.

  • 1944 елда кырымтатар халкын Кырымнан сөрген иткәннән соң, ярымутрауның 1602 тарихи атамасы, елга, таулар, шәһәр, авыл исемнәрен алмаштырып, славянлаштыру кампаниясе үткәрелде.
  • 2014 елда Кырымны урыслаштыру дулкыны яңадан җәелеп китте. Кырымда урыс монархлары, Суворов, Врангель һәм башкаларга һәйкәлләр, истәлек такталарын кую гамәлләре юлга салынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG