Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш барган бер елда Русия мәхкәмәләренә гаскәрне “кимсетү” турында алты меңнән артык беркетмә кергән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Гаскәрне “кимсетү” турындагы эшләрнең өчтән берен социаль челтәрләрдәге постлар өчен ачканнар. Бу маддә нигезендә ачылган эшләр ягыннан Мәскәү, Петербур һәм Краснодар төбәге алдынгылыкта.

2022 елның мартыннан башлап Русия мәхкәмәләренә Русия гаскәрен "дискредитацияләү" (Административ кодексның 20.3.3 маддәсе) турында 6003 беркетмә кергән, аларның 6001е - район мәхкәмәләрендә, икесе – хәрби мәхкәмәләрдә каралган. Моны "Медиазона" исәпләп чыгарган.

Куәт оешмалары вәкилләр һәм мәхкәмәләр гаскәрне "дискредитацияләү" төшенчәсенә шактый киң аңлам бирә, дип искәртә басма. Әйтик бу беркетмәне Владимир Путинның Яңа ел мөрәҗәгате барган вакытта "От сосны" җырын кушып куйган диджейга төзегән булганнар.

Иң "сәер" очраклар арасында сугышка каршы ачык хат чыгарганга, автобус тукталышында кычкырганга һәм Чита егетенең Украина президентын төшендә күрүен сөйләве өчен төзелгән беркетмәләр бар.

Гаскәрне "кимсетү" турындагы эшләрнең өчтән берен социаль челтәрләрдәге постлар өчен ачканнар. Бу маддә нигезендә ачылган эшләр ягыннан Мәскәү, Петербур һәм Краснодар төбәге алдынгылыкта.

  • 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Гаскәрне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Кабат "дискредитацияләгән" өчен җинаять эше ачарга һәм биш елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр.
  • 2022 елда Татарстанда сугышка каршы чыккан өчен 258 кешене җаваплылыкка тартканнар. 135 кеше рөхсәтсез чараларда катнашуы өчен штрафка тартылган һәм кулга алынган, ә 123 кешегә Русия гаскәрен "дискредитацияләгән" өчен штраф бирелгән.
  • Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
  • Узган елның 28 декабренә кадәр Башкортстан мәхкәмәләре дә Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" турында 84 эш караган. 73 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Иң кечкенә штраф күләме – өч мең сум, иң зурысы – 50 мең сум булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG