Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөргендәге хөкүмәтләр" нәтиҗәле була аламы? Белгечләр фикере


Русиядәге халыкларның бәйсезлеген таләп итеп Прагада узган чара, 24 июль 2022
Русиядәге халыкларның бәйсезлеген таләп итеп Прагада узган чара, 24 июль 2022

Русиядә эзәрлекләнү сәбәпле читкә китеп хәрәкәт итәргә мәҗбүр булган татар-башкорт активистлары соңгы вакытта әүземлек күрсәтә. 4 мартта чит илдәге "Башкорт милли хәрәкәте комитеты" онлайн оештыру корылтае уздырып "Башкортстанның бәйсезлек алуга әзерлек эшләрен" башлавын хәбәр итте. Үзләрен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаучы активистлар төркем февраль башында онлайн очрашу уздырып җитәкчесен алыштырды. АКШта яшәүче галим Вил Мирзаяновны Британиядә сыену алган татар активисты Рәфис Кашапов алмаштырды. Февраль ахырында Кашапов төркем исеменнән Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга мөрәҗәгать юллады. Хатта Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган татарларны төрки халык буларак тану сорала. Сөргендәге хөкүмәтләрнең киләчәге бармы? Алар нәтиҗәле эшли аламы? Бу хакта экспертлар белән сөйләштек.

Сөргендәге хөкүмәтләр тарихта сирәк күренеш түгел, андый мисаллар бар. Нигездә, мондый оешмаларны ватаннары басып алынган, яки кануни хакимиятләре куылган дәүләтнең бәйсезлеген, демократик яктан үсешен теләгән активистлар оештыра. "Сөргендәге хөкүмәт" феномены әсир милләтләрнең хокукларын яклау өлкәсендә шактый көчле сәяси корал булса да, аның төп проблемы булып канунилыгы, легитимлыгы кала, чөнки басып алынган ватан илдә аларны демократик кагыйдәләргә нигезләнеп сайларга юл куелмый, ә читтәге милли хәрәкәтнең тиешле оештыру эшен башкарып чыгу өчен мөмкинлекләре юк, йә ул еш кына бик зәгыйф булып кала.

УҢЫШЛЫ ЭШЛӘМӘГӘН "СӨРГЕН ХӨКҮМӘТЛӘРЕ" КҮП

Америка белгече Полг Гобл кешелек дөньясында уңышка ирешә алмаган сөрген хөкүмәтләре күп булды ди.

— Аларның күпчелеге эшләми, ләкин игътибар җәлеп итә һәм теләктәшлек таба алсалар, ахыр чиктә чынлап та кайта алалар. Болай эшли алмаганда алар маргинал булып кала, алардан көләчәкләр генә, ди ул.

"Наше мнение" беларус эксперт челтләре координаторы Вадим Можейко да Гобл белән килешә.

— Гамәлдәге режим оппонентларының нәтиҗәлегеге үзләренә яңгыравык титуллар бирү белән түгел, ә булган ресурслары, көче белән үлчәнә дип саныйм. Бу көчләр – халыкара тану, ил эчендәге тарафдарлар саны, куәт ресурслары, акча һәм компетенцияләр. Уңыш әлеге ресурслар һәм тарихи моменттан тора, ди Можейко.

Ул шулай ук мондый хакимиятләрнең нәтиҗәлегеге барыбер чикле ди. Чөнки алар илләрендә эшли алмый.

— Әгәр алар сайлаулар уздыра алмый, ягъни легитимлыгын торгыза алмый икән, мондый хөкүмәт әкренләп эреп бетә. Шуңа күрә сөргендәге хөкүмәтләрнең нәтиҗәлегеге чикле. Хәер, алар мондый форманы рәхәттән сайламый.

ИЛ ЭЧЕНДӘ ЭШЛӘҮ НӘТИҖӘЛЕРӘК

Бүгенге көндә читтә эшләүче "хөкүмәтләрдән" Татарстанныкыннан тыш, Кырымтатар милли мәҗлесен, беларусларның ике оешмасын: Беларус халык республикасы Радасы һәм Светлана Тихановскаяның "күчеш кабинетын" атарга була. Дөрес, Тихановская такымы үзләрен "сөргендәге хөкүмәт" дип атамый.

Можейко Рада Беларустагы бер вакыйга да йогынты ясамый ди.

— Бу АКШ яки Канадада яшәүче кешеләр. Аларның Беларуста булганы юк һәм аңа йогынты ясый алмыйлар, ди ул.

Белгеч, шул ук вакытта Тихановскаяның нәтиҗәле эшләвен билгели. Аңа 2020 елда Беларус халкының күпчелеге теләктәшлек белдерде, Көнбатыш илләре дә аңа ярдәм итә.

— Тихановская кыска гына вакыт эчендә бик күп көнбатыш илләре лидерлары белән очрашты. Лукашенка ничә еллык идарә чорында да шулкадәр лидер белән очрашмагандыр. Очрашу гына түгел, Тихановскаяның бу илләргә йогынтысы да бар. Мәсәлән, Польшада, Литвада яки Америкада яшәүче беларусларның ниндидер көнкүреш проблемнарын хәл итүдә Лукашенка түгел, Тихановская күбрәк эшли ала, ди Можейко.

Шул ук вакытта Тихановская такымының йомшак ягы дип аларның Беларуста эшли алмавы, чикле финанс, кадр ресурслары, хәрби куәт булмау һәм легитимлыкның кими баруын атый.

Пол Гобл оешманың ничек аталуы түгел, ә башкара алган эшләре мөһим ди.

— Совет чорында кайбер халыкларның илдәге гамәлләре сөргендәге хөкүмәтләр эшчәнлегенә караганда нәтиҗәлерәк булды. Алар сыгылмалы иде, һәм аларга күбрәк хөрмәт белән карадылар, ди эксперт.

Пол Гобл совет оккупациясендәге Балтыйк буе илләренең "сөргендәге хөкүмәтләрен" искә алып, алар да нәтиҗәле булмады, маргинал булдылар ди. Эксперт кайбер Кавказ республикаларының да мондый "хөкүмәтләре" булуын, ләкин аларның гомере кыска булуын да искә алды.

Гобл бүгенге көндә ил эчендә төзелгән хөкүмәт органы "файдалырак" дип саный. "Бу файдалы башлангыч, әгәр ФСБ контроленә эләкмәсә. Мондый оешма төзү куркынычрак һәм шул ук вакытта аның кыйммәте сөргендәге хөкүмәткә караганда зуррак", ди белгеч.

Үзбилгеләнгән бүгенге Ичкерия "Татарстанның сөргендәге хөкүмәтенә" үрнәк булып тора аламы дигән сорауга Гобл "модель буларак мөмкин, ләкин ул күзгә бәрелеп торган кабатлау булырга тиеш түгел", ди.

"Алай булмаса, Татарстанны яклаган күпчелекне Ичкерия тренды, шул исәптән Русиянең Казанга карата агрессия башлау ихтималы куркытачак", ди Гобл.

Вадим Можейко да "сөргендәге хөкүмәтләргә" халыкара элемтәләләр белән беррәттән үз илләре һәм халкы белән бәйләнешне ныгытырга киңәш итә.

Белешмә: "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте"

"Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип аталган төркем 2008 елда барлыкка килде. Аны ул чакта читтән торып Милли Мәҗлес оешмасы эшләрендә катнашкан һәм 1996 елдан АКШта яшәгән татар галиме, активист Вил Мирзаянов җитәкләде. 2023 елның февраленнән бу вазифага Британиядә сыену алган татар активисты Рәфис Кашапов кереште. Оешма үзенең төп максаты итеп Татарстанның бәйсезлегенә ирешүне күрә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG