Курски өлкәсендә "срочник"лар арасында атыш чыккан, аларның берсе үлгән. Гадәттән тыш хәл бүген, 6 март сәгать төнге икедә, Украина белән чиктәге Суджанский районында, 37нче мотоукчы бригаданың 69647 хәрби бүлекчәсендә булган. Бу хакта ASTRA яза .
Беренчел мәгълүматларга күрә, 22 яшьлек Магомед М. Постта кизүдә торган, ят тавышлар ишеткәч, "Туктагыз. Кем бар? Дип сораган. Җавап бирүче булмагач, егет ут ачкан диелә.
Атыш нәтиҗәсендә Татарстаннан 19 яшьлек "срочник" Тамир Г. һәлак булган, Новосибирскидан мәҗбүри хәрби хезмәткә җибәрелгән 22 яшьлек Владислав К. хастаханәгә эләккән.
- 2 мартта басма Курски өлкәсендә мобилизацияләнгән хәрбинең икенче бер мобилизацияләнүчене автобус тукталышында атып үтерүен хәбәр иткән иде. Фаҗига 53359нчы хәрби бүлекчәдә булды. 36 яшьлек Андрей Ф.ны 28 февральдә Большенизовцево авылындагы җәмәгать транспорты тукталышында Калашников автоматыннан башка бер солдатның башына атуда шикләнәләр.
- ASTRA мәгълүматынча, һәлак булган ир – 30 яшьлек Иван. А шушы ук хәрби бүлекчәдә хезмәт иткән. Фаҗиганең сәбәпләре билгеле түгел, хәрби тикшерүнең беренчел фаразынча, "корал белән саксыз эш итү" булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум