Бөтенкытай халык вәкилләре җыены депутатлары Си Цзиньпинны өченче мөддәткә Кытай рәисе итеп сайладылар, дип хәбәр итә "Синьһуа". Бу - Кытайда ил башлыгының вазифасында өченче тапкыр калган беренче очрагы.
Моннан тыш, Си Цзиньпин Кытайның Үзәк хәрби шурасы башлыгы булып та калган, дип искәртә "Коммерсантъ".
Тавыш бирүдә катнашкан 2952 кеше дә бу карарны бертавыштан кабул иткән. Шулай ук Дәүләт шурасының беренче вице-премьеры Хань Чжэн Кытай рәисе урынбасары итеп сайланган.
- Си Цзиньпинга 69 яшь. 2012 елда Кытай Коммунистлары фиркасе үзәк комитеты генераль секретаре итеп сайланды. 2013 һәм 2018 елларда аны Кытай рәисе итеп сайладылар.
- 2017 һәм 2022 елларда кабаттан Кытай Коммунистлары фиркасе үзәк комитеты генераль секретаре итеп сайлады.
- Февральдә Си Цзиньпин Мәскәүгә килергә ниятләве билгеле булды. Былтыр Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, бу Кытай лидерының Русиягә беренче килүе. Пекин Кремльне Украинада атом-төш коралы кулланмаска үгетләячәк дип хәбәр ителә.
- 25 февральдә CNN һәм The Wall Street Journal үз чыганакларына сылтама белән Кытай Русиягә пилотсыз очкычлар, артиллерия һәм сугыш кирәк-яраклары сату мөмкинлеген карый, дип хәбәр итте. Элегрәк Пекин Мәскәүгә корал сату ниятләре булуын кире какты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум