Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов вафат


Эмиль Җәләлетдинов
Эмиль Җәләлетдинов

Аңа 90 яшь булган.

Русиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдиновның вафат булуы турында Татарстан мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Эмиль Җәләлетдинов 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә туа. 1957 елда Ташкент дәүләт консерваториясенең вокал бүлегенә укырга керә. 1959 елда Казан дәүләт консерваториясенең өченче курсына күчә. Татар мохитенә, мәдәниятенә сусаган егет татар композиторларының яңа язылган әсәрләрен өйрәнергә керешә. Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Хөснул Вәлиуллин, Нәҗип Җиһанов иҗатларын үзенә якын итә.

Консерваторияне тәмамалагач, 1962 елдан Җәләлетдиновның иҗат юлы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бәйле: башта музыкаль-әдәби лекторийда һәм эстрада бүлегендә солист, 1989 елдан музыкаль-әдәби лекторийның сәнгать җитәкчесе була.

Филармониядә 30 елдан артык эшли.

Ул татар, рус һәм чит ил композиторларының әсәрләрен, татар, рус, украин халык җырларын зур осталык белән башкара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG