Казан федераль университеты (КФУ) мобилизация әзерлеге һәм хәрби исәп бүлегенә мәгълүмат такталары сатып алмакчы була. КФУга "Хәрби исәпкә бәйле мәгълүмат" дигән ике такта, "Хәрби-патриотик эшчәнлек" дигән ике тактак һәм "Гаскәргә чакырылучы почмагы" дигән 12 такта кирәк диелә.
Университет бу такталар өчен ничә сум тотарга әзер булуын күрсәтми, тәкъдимнәр көтелүе әйтелә. Бу хактагы мәгълүмат университет өчен сатып алулар сайтында чыккан.
- Былтыр ноябрьдә КФУда "Ачык җәмгыять" исемле чаралар циклы кысаларында студентларга Русия тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм басма департаменты җитәкчесе Мария Захарова белән видео-очрашу уздырылды. Очрашуның темасы "Киеренке геосәяси вазгыятьтә дипломатик эшчәнлектә мәгълүмати өлеш. Кариб кризисы, хәзерге вазгыять" дип аталды.
- Кариб кризисы - 1962 елның октябрендә Совет берлеге белән Кушма штатлар арасында чыккан сәяси, дипломатик һәм хәрби каршылык. Бу низаг атом сугышына китерә алган булыр иде.
- Шулай ук студентлар рухани, телевидение алып баручысы Андрей Ткачев белән очрашты. Ул Харьков, Мелитополь һәм Мариупольне "безнең җирләр" дип атап, анда кайгы килүен әйткән һәм моны Ходай сынавы дип искәрткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум