Бүген Татарстан Дәүләт шурасы утырышында депутатлар һәм түрәләр эшенә кагылышлы берничә канун өлгесе кабул ителде. Аның нигезендә, парламент кайбер вәкаләтләреннән колак какты, президент исә үз хакимиятен арттырды.
Татарстан Дәүләт шурасында даими эшләүче депутатлар саны арттырыла. Моңа кадәр андыйларның саны 22 кеше булса, хәзер — 23 депутат. Кичә тәкъдим ителгән әлеге канун өлгесе бүген тулысынча кабул ителде. Даими төстә эшләүче депутат бюджеттан хезмәт хакы алачак.
Парламентның дәүләт төзелеше комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин аңлатуынча, бу Дәүләт шурасының эш нәтиҗәсен арттырырга һәм "Русиягә карата санкция басымы көчәйгән шартларда Татарстанның социаль-икътисади үсешен кануннар белән тәэмин итү" өчен кирәк.
Бүген Дәүләт шурасында 100 депутат бар. Моңа кадәр 78 депутат хезмәт хакы алмыйча эшли иде. Аларның һәммәсе дә даими төстә эшләр өчен гариза яза ала диелә. Соңрак тавыш бирү юлы белән сайланган бер депутат парламентта хезмәт хакы алып эшли башлаячак.
Хезмәт хакы алачак депутатлар саны артса да, Татарстан парламенты үзенең кайбер вәкаләтләрен югалтты. Республиканың башкарма хакимияте турында канун өлгесенә кертелгән үзгәрешләрдән күренгәнчә, бу вәкаләтләр Татарстан президентына күчә.
Мисал өчен, элек Татарстан хөкүмәте системын Дәүләт шурасы билгеләп килде. Президент исә аның структурасын ачыклый иде. Яңа төзәтмәләрдә барлык вәкаләтләр дә президент карамагына күчүе әйтелә.
Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин "моңа кадәр канун чыгаручылар дәрәҗәсендә каралган аерым мәсьәләләр алга таба рәис һәм хөкүмәт карары белән хәл ителәчәк" диде.
Моннан тыш, депутатлар Дәүләт шурасының регламентына үзгәрешләр кертте. Анда "президент" атамасы бетерелүдән тыш, 1нче маддәгә төзәтмәләр өстәлде. Моңа кадәр Дәүләт шурасының "иң югары вәкиллекле, закон чыгару" органы саналса, хәзер ул бары "вәкиллекле һәм бердәнбер закон чыгару" органы дип атала башлый.
Шулай ук парламент дәүләт хезмәткәрләренең эшенә үзгәреш кертте. Депутат яки түрә кайсы да булса затларның аларны ришвәтчел хокук бозулар кылуга тарту максатында мөрәҗәгать итү фактлары турында хәбәр итәргә тиеш булачак. Хәбәр итмәгән очракта, аларны ришвәтчелеккә каршы федераль кануны нигезендә җәзага тарту каралган. Депутат яки түрә бу фактларны яшереп килсә, Татарстан президенты аны эшеннән алырга һәм дисциплинар җаваплылыкка тарта ала.
• 26 гыйнварда Дәүләт шурасы Татарстан Конституциясенә 64 үзгәреш кертте. Депутатлар үз вакытында референдумда хупланган Конституцияне җәмәгатьчелек белән фикер алышмыйча һәм халыкның фикерен белешмичә дәүләтчелекнең соңгы кыйпылчыкларын юк итте. Төп кануннан "суверенитет" һәм "шартнамә" сүзе тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә алыштырылды һәм бу исем 2025 елдан түгел, төзәтмәләр үз көченә керүгә үк үзгәртелде. Яңартылган Конституция 6 февральдән үз көчендә.
• Алга таба Татарстан рәисенә сайлауда катнашкан намзәтләргә татар телен белү шарты бетерелде. Республика белән Русиянең башка төбәк вәкиле дә идарә итә алачак.
• Белгечләр моны Русиянең унитарлашуы һәм чиратта милли республикаларны бетерү була ала дип саный.
• Конституция үзгәртелгәннән соң Дәүләт шурасы Татарстан кануннарын "президент", "суверенитет" сүзеннән чистарта башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум