Аннексияләнгән Кырымда "газүткәргечтә диверсия" эше нигезендә хөкем ителгән кырымтатар сәясәтчесе, журналист Нариман Джелялны Русия куәт оешмалары вәкилләре Акмәчеттәге 2нче тикшерү изоляторына күчергән. Ул хәзер гомуми камерага күчерелер алдыннан, башка ике тоткын белән бергә карантин камерасында тотыла. Төрмәдә аның авырулары көчәйгән һәм сәламәтлеге начарайган. Бу хакта Facebook-та аның хатыны Левиза Джелялова хәбәр итте.
Шулай ук аңа шәхси әйберләр һәм ризыклар тапшырмыйлар диелә.
"Тәртип кырыс, иртән сәгать алтыда торганнан соң, кичке сәгать унда йокларга ят күрсәтмәсе бирелгәнгә кадәр алар аяк өстендә, йөреп торалар, яки камерада утыргычта утырып торырга мөмкиннәр. Көндез ятакта утырып яки ятып тору тыела. Колониягә килгәч аның чәчен һәм сакалын кистеләр. Аларны 90 градуска иелгән, башлары аска караган, куллары аркаларына каерылган хәлдә йөртәләр. Нариманның авыруы көчәйде, умырткалык арасында өч бүсере бар, алар мондый шартларда аның анда тотылуын катлауландыра, аңа утырырга һәм басып торырга авыр", дип яза ул.
Былтыр сентябрьдә аннексияләнгән Кырымның Русиягә буйсынучы Югары мәхкәмәсе "газ үткәргечтә диверсия" эшендә гаепләнүчеләргә – Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы, сәясәтче һәм активист Нариман Джелялга хөкем карары чыгарды. Джелялга 17 ел кырыс тәртипле колония, 700 мең сум штраф, иреккә чыккач 1,5 елга иреген чикләү җәзасы бирелде.
- Русия колонияләрендә тотылучы кырымтатарларның сәламәтлеге начараюы, тиешле медицина ярдәме ала алмаулары турында моңарчы да хәбәрләр булды. Әйтик, былтыр август аенда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Арсен Абхаировның төрмәдә варикоз авыруы барлыкка килүе әйтелде. Иренең аяклары шешенүе һәм авыртуы турында аның хатыны Азизе сөйләгән иде.
- "Хизб ут-Тәхрир" эшендә гаепләнүче кырымтатар имамы Раиф Февзиевнең дә изоляторда сәламәтлеге какшады. Бер елда имамның кан басымы, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты, нерв системы белән проблемнары туган. Хатыны аңа табиблар тикшереп тормыйча гына антибиотиклар билгели дип зарланган иде.
- Быел февраль башында Ростов өлкәсенең Новочеркасски шәһәрендәге тикшерү изоляторында кырымтатар активисты Җемил Гафаров үлде. Гыйнвар аенда Гафаровның адвокаты аның начар хәлдә булуын, көнгә ике йөрәк өянәге кичерүен сөйләгән иде. Җемил Гафаровка 60 яшь иде.
- 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
- Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
- Кырымтатарларның күпчелеге эзәрлекләнүләрдән качып Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. Былтыр 24 февральдә Русия Украинада сугыш башланганнан соң алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум