Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай үзе җитештергән беренче очкычны җибәрде


Кытай җитештергән очкыч
Кытай җитештергән очкыч

Якшәмбе көнне, China Eastern Airlines C919 очкычы Шанхайдан Пекинга очты.

Очкыч Кытайның COMAС авиатөзелеш ширкәте тарафыннан җитештерелгән. China Eastern Airlines 2022 елның декабрендә беренче очкычны сатып алган. Берничә сынаудан соң, ул коммерцияле куллалышка кертелгән.

Ике двигательле очкыч 164 юлчыны сыйдыра. Ул 5500 километрга кадәр оча ала. 2022 ел ахырына COMAСка шундый 1035 очкыч сатып алу өчен 32 ширкәттән мөрәҗәгатьләр булган.

COMAС ширкәтендә C919 очкычы дөньяда танылган Boeing һәм Airbus белән уңышлы көндәшлек итә ала дип саныйлар. Ширкәт елына якынча 150 очкыч җитештерергә уйлый.

Күпчелек алмаш өлешләр Кытайда ясалса да, очкыч Көнбатыш технологияләренә дә бәйле: аның двигательләре һәм авионикасы читтән китерелә. Leap-1C двигательләре General Electric АКШ корпорациясе һәм Safran Франция сәнәгать төркеменең CFM International уртак ширкәте тарафыннан җитештерелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG