Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русиягә үзенең атом көчләре кайда урнашуы турындагы мәгълүматны тапшырудан туктады


Тарихи архив фотосы: Русия президенты Дмитрий Медведев һәм АКШ президентв Барак Обама Кремльдә. 2009 елның 6 июле
Тарихи архив фотосы: Русия президенты Дмитрий Медведев һәм АКШ президентв Барак Обама Кремльдә. 2009 елның 6 июле

Әлеге мәгълүмат белән алмашу Стратегик һөҗүм кораллары килешүе кысаларында барган. 21 февральдә Владимир Путин Мәскәүнең килешүдә катнашуын туктатып торачагын, әмма аннан чыкмаячагын игълан итте. “Телеметрик мәгълүматны АКШ үзе генә тапшырмаячак”, диелә Вашингтон белдерүендә.

1 июньнән АКШ үзенең стратегик кораллары кайда урнашуы турындагы мәгълүматны Русиягә бирүдән туктый. Шулай ук кыйтгаара баллистик ракетларын һәм су асты көймәләре баллистик ракетларын очырту хакындагы телеметрик белешмәләрне дә тапшырмаячак.

АКШ Дәүләт департаменты белдерүендә әйтелгәнчә, бу – Русиянең Стратегик һөҗүм кораллары килешүендә катнашуын туктатып торуы белән бәйле.

Әлеге мәгълүмат белән алмашу килешү кысаларында барган, әмма Русия бу мәсьәләдә уртак килешүләргә китерергә тиеш булган ике яклы киңәшләшү комиссиясендә катнашудан баш тартты, дип искәртелә. "Телеметрик мәгълүматны АКШ үзе генә тапшырмаячак", диелә белдерүдә..

Килешүне 2010 елның 8 апрелендә Прагада ул чактагы президентлар Дмитрий Медведев һәм Барак Обама имзалаган иде. Ул 2011 елның 5 февраленнән гамәлгә керде. Документ 2009 елның декабрендә вакыты чыккан Стратегик һөҗүм кораллары- I килешүенә һәм 2002 елда гамәлгә кергән Стратегик һөҗүм мөмкинлекләрен киметү килешүенә алмаш булды.

Әлеге килешүне 2021 елда биш елга озайттылар, ләкин быел 21 февральдә Владимир Путин Мәскәүнең Стратегик һөҗүм кораллары килешүендә катнашуын туктатып торачагын, әмма аннан чыкмаячагын әйтте.

Путин моны АКШның Русиягә карата сәясәте, аеруча Вашингтонның Украинаны хуплавы белән нигезләде. Шулай ук Путин Русия тарафы АКШның гына түгел, НАТОның атом дәүләтләре - Британия һәм Франциянең дә арсеналлары ничек исәпкә алыначагын аңларга тиеш, диде. Югыйсә, бу килешү башка илләр катнашында түгел, нәкъ менә АКШ белән имзаланган иде.

1 мартта Путин Русиянең Стратегик һөҗүм кораллары килешүендә катнашуын туктату турында канун имзалады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG