Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ана теле" мәктәбе ябылырга мөмкин. Татар телен онлайн өйрәнеп булырмы?


"Ана теле" онлайн мәктәбенең баш бите
"Ана теле" онлайн мәктәбенең баш бите

"Ана теле" татар телен онлайн өйрәнү проекты ябыла. Тел активистлары моңа каршы. Мәгариф һәм фән министрлыгында проектка платформа бирүче Британия ширкәтенең эшчәнлеге Русиядә кыскартылды, башка платформага күчү белән шөгыльләнәбез, дип белдерделәр.

1 июнь көнне "Татар теле" телеграм каналында "Ана теле" татар телен онлайн өйрәнү мәктәбе ябылуы турында хәбәр чыкты. Моның алдыннан онлайн мәктәп укучыларына хат килгән. Анда мәктәпнең 30 июньдә ябылачагы хәбәр ителгән.

Белдерү: безнең мәктәбебез берничә ел нәтиҗәле эшләгәннән соң, 2023 елның 30 июнендә ябылачак. [...] Мәктәп ябылганчы сертификатларыгызны безнең платформадан күчереп алуыгызны сорыйбыз.

"Ана теле" онлайн мәктәбе администрациясе


Татар теле активистлары бу хәбәр уңаеннан шундук борчылу белдерде һәм Татарстан мәгариф министрлыгына хатлар язарга өндәде. Хатта алар проектның файдалы һәм популяр булуы, порталның татар телен онлайн өйрәнү өчен бердәнбер мөмкинлек булуын язалар. Проектны дәвам итү мөмкинлеге хакында сорыйлар.

Алар шулай Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Телеграмдагы постлары астында да әле проектны япмауны сорап язды.

"Татар теле" телеграм каналы идарәчеләренең берсе, тел активисты Марсэль Ганиев Азатлыкка сөйләгәнчә, бүгенге көндә татар телен онлайн өйрәнү, камилләштерү өчен мөмкинлекләр болай да күп түгел. Ул үзе дә "Ана теле" проектын актив куллана, татар телен аның ярдәмендә камилләштерә.

— Мин үзем Казакъстанда туып үстем, минем татар туганнарым юк, хәзер Швециядә яшим. Нәкъ менә "Ана теле" ярдәмендә мин татарча сөйләшәм, китаплар укыйм, көн саен татар телен куллана алам, бу проект минем өчен һәм минем кебек кешеләр өчен бик мөһим, — диде ул.

Ганиев "Ана теле" проекты ярдәмендә күп кенә кешегә татар дөньясы ачылуын әйтә.

— Хәзер татар телен өйрәнү белән хәл болай да җиңел түгел. Татарстанда да мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскарды, бик аз укыйлар. Онлайн уку мөмкинлекләре дә күп түгел, — дип аңлата ул проблемны.

Активист фикеренчә, Татарстанда татар проектлары өчен акча бүлү проблемы да булырга мөмкин. "Ана теле" проекты Рөстәм Миңнеханов башлангычы булуы, бу проектны саклап калырга кирәклеген әйтә ул.

Порталның ябылуының Ганиевка "Ана теле" үзәге җитәкчесе, педагогик фәннәр кандидаты Кадрия Фатхуллова да раслаган. Фатхуллова Азатлыкка барлык сорауларны Мәгариф министрлыгына юлларга киңәш итте. Ул 30 июньдә килешүнең бетүен раслады, портал эше туктавы вакытлыча булырга мөмкин дип әйтте.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре "Ана теле" мәсьәләсеннән хәбәрдәр һәм ничек тә булса тел өйрәнүчеләр арасында популяр булган проектны саклап каласы иде дигән мәшәкатьләр белән йөрүләрен аңлатты. Әмма бу министрлыкка гына бәйле проблем түгел дип аңлата түрәләр.

"Ана телен" ясаган ЕF education ширкәте 2022 елның ахырында ук проектны башка дәвам иттерә алмаячагын җиткергән. Бу Британия ширкәтенең Русиядә эшчәнлегенең кыскартылуы белән бәйле.

— "Ана теле" проекты, ни кызганыч, ЕF education платформасында эшен дәвам итә алмаячак. Без әлегә "Ана теле"н башка платформага күчерү мәшәкатьләре белән йөрибез. Чынында ЕF education платформасы да искергән, яңа кушымталар кирәк, аларның мобиль җиһазларда уңайлы булуы кирәк. Телне өйрәнүчеләр өчен бу мөһим. Эчтәлеге калачак, проект тагын да яхшырак булыр дип өметләнәбез, — диделәр министрлыкта.

  • "Ана теле" порталының эштән туктап тору, сөйләшү дәресләренең вакытлыча үткәрелмәве турында хәбәрләр моңарчы да булып алды. Мәсәлән, 2020 елда Татарстан мәгариф министрлыгы белән Казан университеты арасында килешү вакыты тәмамлану сәбәпле, порталда җанлы сөйләшү дәресләре бер арага туктап торган иде.
  • 2018 елда исә Роскомнадзорның Telegram-ны томалау омтылышлары вакытында, "Ана теле" сайты да ялгыш томалауга эләккән иде. Бу хәл Роскомнадзорның Amazon һәм Google болыт хезмәтләрен томалау омтылышлары аркасында булда.
  • "Ана теле" порталы 2013 елдан бирле эшли. Ул Татарстан хөкүмәте белән English First ширкәре арасында килешү нәтиҗәсендә барлыкка килде. Татарстан финанслаган бу портал телне үзлектән өйрәнү мөмкинлеген бирә. Сайтта 9 тел дәрәҗәсе тәкъдим ителә, һәр дәрәҗәдә 8 бүлек (тема) бар. Порталда шулай ук грамматика тупланмасы, әйтелеш һәм язу лаботаторияләре, онлайн-сүзлек тәкъдим ителә. Һәр дәрәҗәне уңышлы тәмамлау очрагында укучыларга сертификат бирелә.
  • 2020 елда "Ана теле" сайтына "Татар халкының милли үзаңын үстерү" програмы нигезендә 151,2 мең сум бүленеп бирелгән.
  • Татар теленә өйрәтү платформалары күп түгел. Алар арасында Азатлык радиосының "Әйдә! Online" проекты бар. Ул 2018 елдан бирле эшли. Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә. Бу материаллар социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Facebook һәм Instagram.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG