Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Украинада кырымтатарлар Милли байрак көнен үткәрә


Кырымтатар байрагы
Кырымтатар байрагы

Кырымтатар халкы Мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров Киевта тантаналы рәвештә кырымтатар байрагын күтәрәчәкләрен игълан иткән иде. Аның өч урында күтәреләчәге әйтелде.

Бүген, 26 июньдә, Украинада Кырымтатар байрагы – кырымтатарларның бердәмлеге, азатлык өчен көрәше һәм үзбилгеләнүгә хокукы символы көнен бәйрәм итәләр.

Кырымтатар халкы Мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров Киевта тантаналы рәвештә кырымтатар байрагын күтәрәчәкләрен игълан иткән иде. Аның өч урында: Киев шәһәр хакимиятенең Киев шәһәр шурасы бинасы янында, Украина Югары Радасының кеше хокуклары вәкиле офисы каршында һәм Вернадски исемендәге Таврия дәүләт университеты бинасында күтәреләчәге әйтелде.

Тиздән азат ителгән Кырымда кабат украин һәм кырымтатар байраклары күтәреләчәгенә шик юк, дип белдерде Чубаров.

Былтыр Украинада Кырымтатар байрагы көнен бәйрәм итү Русиянең ракет һөҗүмнәре белән башланып киткән иде. Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева "Украинада көн саен сугышта хәрбиләр һәм тыныч халык үлә һәм бу көн көрәш өчен көч бирә", диде.

  • Кырымда 2014 елдан соң кырымтатар байрагы көне чараларын хакимият үз кулына алып үзенчә үткәрә башлады. Былтыр байрак көненә багышлап кырымтатар театрында концерт узды.
  • Беренче тапкыр кырымтатар байрагы 1917 елда Бакчасарайда Ханнар сараенда кырымтатарлар корылтае тарафыннан кабул ителә. 74 ел узганнан соң 1991 елның 30 июнендә, Акмәчеттә кырымтатар халкының икенче корылтаенда ул яңадан торгызыла. Кырымтатар байрагы бәйрәме 2010 елдан башлап бәйрәм ителеп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG