Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 125  һектар  урман яна


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

111 һектар мәйданда 7 табигать янгыны дәвам итә, иң катлаулысы – Чиләбе өлкәсе белән чиктәш Белорет районында. Анда янгынны өченче тәүлек сүндерә алмыйлар.

Башкортстанда тәүлек эчендә 125 һектарга якын мәйданда тугыз урында урман янгыннары теркәлгән. Бу хакта республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

111 һектар мәйданда 7 табигать янгыны дәвам итә, иң катлаулысы – Чиләбе өлкәсе белән чиктәш Белорет районында. Анда янгынны өченче тәүлек сүндерә алмыйлар.

"Республикадагы урнашкан эссе һава торышы аркасында 111,3 һектарда 7 урында урман яна. 61 һектар мәйдандагы дүрт урман янгыны Белорет районында", дип хәбәр итте Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров үзенең Telegram-каналында.

Башкортстан дәүләт табигый тыюлыгының 10 һектар мәйдандагы янгыны сүндерелгән. Янгын сүндерүдә боралаклар катнашкан, җирле халык һәм волонтерлар да ярдәм күрсәтә. Урында оператив штаб оештырылган, авылларга куркыныч янамый дип ышандыралар.

2021 елда да кызу һава торышы аркасында Башкортстанда көчле янгыннар булган иде. Аерым алганда Ирәндек таулары, Йөрәктау шиханы, урманнар янды.

Янгыннар аркасында Башкортстанның урман фондына 2021 елда килгән зыян күләме 21 миллион сумга якын, дип белдерде республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

  • Май аенда Русиянең 18 төбәгендә урман янгыннары чыккан иде. Зур урман янгыннары Свердлау, Омски, Чиләбе, Амур өлкәләрендә, Хабаровски төбәгендә һәм Яһүди автоном өлкәсендә теркәлде.
  • 8 майда Курган өлкәсендәге урман янгыннары Эчкен татар авылына да килеп җитте, авыл янып бетте диярлек. Көчле җил сәбәпле ялкын берничә минутта бөтен авылны чолгап алган. Татар җәмәгатьчелеге авылга ярдәм күрсәтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG