Accessibility links

Уфада Благовещенски районы хакимият башлыгы урынбасарының машинасын яндырганнар


Урынбасарның янган машинасы

Никита Дмитриев Благовещенски районының төзелеш һәм архитектура мәсьәләләрен җитәкли. Тәртип саклаучылар ике фаразны карый: теракт һәм ут төртү. Дмитриев үзе исә машинасына ут төртүләрен эшем белән бәйле дигән.

15 сентябрьгә каршы төндә Уфада Благовещенски районы хакимият башлыгы урынбасары Никита Дмитриевның машинасын яндырганнар. Бу хәл ул яши торган йортның ишегалдында, төнге сәгать икедә булган, дип җиткерә "Честно говоря | Новости Уфы и Башкирии" Telegram-каналы. Канал домофон янындагы күзәтү камерасына төшерелгән видеоны чыгарды.

Видеода бер ирнең машина янына килеп, аның астына пакет куюы күренә. 50 минут узгач шартлау булган һәм машина яна башлаган.

Тәртип саклаучылар ике фаразны карый: теракт һәм ут төртү. Дмитриев үзе исә машинасына ут төртүләрен эшем белән бәйле дигән.

"Миңа турыдан-туры янаулар килмәде, әмма моны барыбер һөнәре эшчәнлегем белән турыдан-туры бәйле дип саныйм", дигән ул.

Никита Дмитриев Благовещенски районының төзелеш һәм архитектура мәсьәләләрен җитәкли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG