Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы сәүдә үзәгендә бензин сибеп ике ирне яндырмакчы булган Үзбәкстан ватандашлары тоткарланган


28 сентябрьгә каршы төндә "Ирәмәл" сәүдә үзәгендәге "Meet Point" клубы сакчылары исерек дип санап, ике Үзбәкстан ватандашын клубка кертмәгән. Алар үч алмакчы булып, ягулык салу станциясендә бензин алган һәм  кире кайтып, сакчыларның берсенә һәм клубка бензин сипкән һәм ут төрткән диелә.

Уфада полиция хезмәткәрләре сәүдә-күңел ачу үзгендә ут төртүдә шикләнеп ике чит ил кешесен тоткарлаган. Бу хакта Русия эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкка сылтама белән "Башинформ" җиткерә.

Әлеге хәл камераларга да эләккән, аның видеосын "Башкирия Online" Telegram-каналы чыгарды. Хәбәрдә аларның Үзбәкстан ватандашлары булуы әйтелә.

Видеода кара кием кигән ир канистрдан башка бер иргә сыекча түгә, тегесе йөгереп китмәкче була әмма егыла. Шул вакыт канистралы ир яндыргыч алып, җыелып торган бензинга ут төртә.

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать килмәгән.

Уфада Үзбәкстан ватандашлары булган 28 яшьлек һәм 30 яшьлек егетләргә җинаять эше ачылган, аларны гомуми куркыныч тудыра торган ысул белән, бер төркем затлар белән алдан килешеп аеруча рәхимсез рәвештә үтермәкче булуда гаеплиләр, дип җиткерә Башкортстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Тикшерү фаразынча, 28 сентябрьгә каршы төндә "Ирәмәл" сәүдә үзәгендәге "Meet Point" клубы сакчылары исерек дип санап, егетләрне клубка кертмәгән. Алар үч алмакчы булып, ягулык салу станциясендә бензин алган һәм кире кайтып, саакчыларның берсенә һәм клубка бензин сипкән һәм ут төрткән диелә.

Егетләр качмакчы булган. Полиция аларны Мәскәүгә дип алган билетлары белән бергә Уфа һава аланында тоткарлаган.

  • Соңгы бер атна эчендә бу Башкортстанда чит ил ватандашлары белән булган икенче очрак. 25 сентябрьдә Уфада Черниковка базарында сугышканнар иде. Әлеге низаг балталар һәм пычак белән коралланган Үзбәкстан ватандашлары һәм травматик пистолетлары булган ингуш диаспорасы вәкилләре расында чыкккан дип фаразлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG