Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вертикальгә каршы көрәшеп булмый". Тарих институты академиягә кушыла


Тарих институты мөдире Радик Салихов һәм Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов
Тарих институты мөдире Радик Салихов һәм Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов

Татарстан фәннәр академиясе Тарих институтын "йотарга" җыена. Тарихчылар академия президенты Рифкать Миңнехановның фәнни юнәлештә вертикаль төзергә җыенуын әйтә. Кайбер галимнәр моннан зыян юк дигән фикердә. Шулай да институтта кыскартулар башланыр, тарихка басым ясалыр дип шикләнүчеләр бар.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөстәкыйльлеген югалтып, Татарстан фәннәр академиясенә кушылырга мөмкин. Бу хакта академиянең яңа сайланган президенты Рифкать Миңнеханов институт хезмәткәрләре белән очрашуда белдергән. Соңрак хөкүмәт даирәләрендә дә бу хакта сөйләшүләр баруы хәбәр ителде. Әле өч ел элек кенә галимнәр Тарих институтының мөстәкыйльлеген саклап кала алган иде. Сугыш һәм цензура шартларында бу мөмкин эшме? Тарихчыларны нәрсә көтә? Азатлык галимнәр белән сөйләште.

Тарих институты 1996 елдан 2014 елга кадәр Татарстан фәннәр академиясе карамагында, ләкин мөстәкыйль фәнни оешма буларак эшләде. 2013 елда академиядә реформа башланды. Аның җитәкчелеге академия канаты астында эшләүче барлык институтларның юридик статусын бетереп, финанс эшләрен үз карамагына алырга теләде. Бу үзгәрешләргә Тарих институтының ул вакыттагы мөдире, сәясәтче һәм тарихчы Рафаил Хәкимов каршы чыкты. Нәтиҗәдә, 2014 елда институтны гамәлгә куючы дип Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләнде. Тарих институтының Фәннәр академиясе белән бәйләнеше фәнни юнәлештә генә калды.

2020 елның маенда Тарих институтын Археология институтына кушарга һәм аны тулысынча Татарстан фәннәр академиясенә күчерергә теләделәр. Республика хөкүмәтенең шундый нияте булуы расланды. Тарих институтын саклап калуны сорап татарның фәнни, мәдәни, иҗтимагый даирәләре республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте, шау-шу купты.

Ахырда институт мөстәкыйльлеген саклап калды. Институтны 1996 елдан бирле җитәкләгән Рафаил Хәкимов вазифасыннан китте һәм институтның фәнни җитәкчесе булып калды. Мөдир вазифасына аның урынбасары Радик Салихов сайланды.

Һәм менә ике ел узганнан соң Тарих институты кабат мөстәкыйльлеген югалтырга мөмкин. Фәнни оешманың яңа җитәкчелеге бу мәсьәләгә инде башкача карый. Тарих институты мөдире Радик Салихов мондый планнар барлыгын ишеткән, ләкин әлегә ныклы карарлар юк дип сөйләгән БИЗНЕС Online-га. Ул Татарстан фәннәр академиясенең яңа президенты Рифкать Миңнеханов белән эшлекле мөнәсәбәтләре әйбәт дип белдергән. Миңнеханов Мәрҗани институтына килгән академия президентларының беренчесе булды дип искәрткән.

Әйтергә кирәк, Рифкать Миңнеханов академия президенты булып июльдә генә сайлануына карамастан, тарихчылар янына инде ике тапкыр барырга өлгерде. Бу аның институт белән кызыксынуы хакында сөйли, күрәсең. Башта ул галимнәр шурасы белән очрашты, соңрак — 12 сентябрьдә институт хезмәткәрләре белән күреште.

"КЫСКАРТУЛАР ҺӘМ ФӘННИ БАСЫМ БУЛМАСМЫ ДИП КУРКАБЫЗ"

Тарих институтының фәнни хезмәткәре исемен әйтмәү шарты белән Азатлыкка институттагы вазгыять хакында сөйләде.

Кушылырга кирәк, бөтен институтлар бер көч булып эшләргә тиеш, алда зур максатлар тора дип сөйләде

— Рифкать Миңнеханов академиягә килгәч, бердәм вертикаль төзү максатын куйды, — дип сөйли ул. — Институтны юридик яктан да академия канаты астына кертергә тели. Безгә төгәл аңлату булмады. Ике-өч атна элек (12 сентябрьдә) Миңнеханов институтта җыелыш үткәрде. Аңа берничә көн кала тарихчылар сораулар юллады. Анда хезмәт хакын арттыру көтеләме, институт мөстәкыйльлеген югалтмасмы, хисап бүлеге (бухгалтерия) каламы, кыскартулар булмасмы дигән мәсьәләләр күтәрелде. Бу сорауларга язма форматта җавап бирелмәде. Миңнеханов әлеге очрашуда институтка кушылырга кирәк, бөтен институтлар бер көч булып эшләргә тиеш, алда зур максатлар тора дип сөйләде. Бу хәл ителгән мәсьәлә булса да, "мин сезне ишетергә әзер" дигән кебек формаль очрашу булды. Ул тарихчыларның академиягә кушылуына каршылык күрсәтмәвен тели. Институтны финанслаучы Мәгариф министрлыгы да фән белән шөгыльләнергә теләми дип өстәде. Утырышта бер-ике кеше сорау бирә алды. Шуннан соң башка хезмәткәрләргә сүз бирүне туктаттылар. Миңнеханов каядыр ашыкты. Шуңа да күп нәрсә сөйләшенеп бетмәде.

Фән акча китерергә тиеш диде һәм тарихчыларны грантлар алуда катнашырга чакырды

Миндә шундый фикер калды: абзый әлегә кая килеп эләккәнен аңлап бетерми. Ул бу мәсьәләгә технократ буларак карый. Әйе, Миңнеханов милли үзаңны күтәрүдә һуманитар фәннәр, заманча тарих кирәк диде. Шул ук вакытта һуманитар өлкәнең әлегә акча китермәвен әйтте. Ул фән акча китерергә тиеш диде һәм тарихчыларны грантлар алуда катнашырга чакырды. Миңнеханов академиянең бюджеты 500-600 млн сум тирәсе, ә менә юл кагыйдәләрен бозучыларны фотога терки торган оешмада 3 млрд сум акча әйләнә дип чагыштырды. Соңгы вакытта Kazan Digital Week форумында академия институтлары килешүләр төзеде, кытайлар белән очрашулар үткәрде. Бу Мәскәүдән акча алып, фәннән акча эшләргә теләүне күрсәтә. Әлеге мәсьәләләр техник фәннәргә кагыла. Бер атна элек Татарстан фәннәр академиясенең президиумы төзелде. Анда бер галим дә юк, бары министрлар һәм ректорлар керде. Бу нәрсәне аңлата? Хәзер Татарстан фәннәр академиясе аша хәтсез акча үткәрергә тиешләр. Рифкать Миңнеханов та "кирәкле кеше" буларак бу урынга куелды. Техник фәннәргә төп игътибар булачак. Аларга импортка алмаш әзерләү өчен ниндидер акчалар төшәргә тиеш.

Тарих институтының хисап бүлеге сакланып калырмы, юкмы — Миңнеханов белән очрашуда бу мәсьәлә күтәрелмәгән. 2020 елда тарихчыларны Фәннәр академиясенең Археология институтына кушарга теләсәләр, бу юлы әлеге фикер яңгырамаган.

Хәзер каты вертикаль төзелә һәм беркем берни әйтә алмый

— Төп куркыныч — академиягә кушканнан соң безнең штатлар кимемәсме һәм кыскартулар булмасмы, — дип институтта галимнәрнең борчыла башлавы турында сөйли әңгәмәдәшче. — Шулай ук фәнни яктан басым булмасмы, дигән шик-шөбһә бар. Миңнеханов институтның галимнәр шурасы белән очрашканда Уфага барып кайтты. Ул анда Башкортстан башлыгы, галимнәр белән күреште һәм аларга дуслашыйк диде. Тарихчылар белән очрашуда да шуңа киная ясалды. Әлегә үз эшебезне ничек бар, шулай дәвам итәбез. Безнең фәнни эшкә тыкшыну булырмы, юкмы — билгесез.

Аныңча, бу юлы тарихчылар 2020 елдагы кебек институтның мөстәкыйльлеген яклап баш күтәрмәячәк.

— Элек академия җитәкчелегендә галимнәр иде. Алар белән көрәшергә мөмкин булды. Хәзер каты вертикаль төзелә һәм беркем берни әйтә алмый, — ди ул.

Әмма Миңнеханов президент итеп сайланганнан соң институтта эчке үзгәрешләр башланган, гәрчә тарихчылар Академиягә әлегә буйсынмаса да.

— Миңнеханов килгәч, дәүләт оешмаларындагы кебек иртәнге 9дан кичке 6га кадәр утырып эшләргә кушу башланды, — ди ул. — Соңгы вакытта институтта тикшерүләр бара. Иртәдән кичкә кадәр утырып эшләү мәсьәләсе күтәрелә. Моңа кадәр бездә ирекле иде, басым булмады. Галимнәр фәнни җыеннарга йөри, китапханәләргә бара. Без бу эшкә хисап бирә алмыйбыз. Түбән хезмәт хакы алганга тарихчылар башка урыннарда да эшләргә мәҗбүр. Көне буе институтта утырсаң, ничек акча эшләргә?

"АЕРЫМ ЯШӘҮНЕҢ ФАЙДАСЫ ӘЛЛӘ НИ КҮП БУЛМАДЫ"

Озак еллар Тарих институтында эшләгән тарихчы Дамир Исхаков Фәннәр академиясенә кушылудан зыян юк дип саный.

Мөстәкыйльлек дигән әйбер болай да булмады

— Бу күптән көтелгән вакыйга. Хәкимов теләге белән генә аерып куйганнар иде. Аерым яшәүнең файдасы әллә ни күп булмады. Шуңа кире кушулары яхшы. Бу гомуми эшләрне бергә карау өчен кирәк. Алар нык аерылды, шуңа яңадан җыярга кирәк.

Мөстәкыйльлек дигән әйбер болай да булмады. Барыбер акча чыганагы бер җирдән (Татарстан бюджеты). Бу кыскартуларга китермәс. Анда кыскартырга кеше юк, — диде ул Азатлыкка.

Аныңча, моңарчы академиянең "куллары җитмәгәнгә" генә Тарих институты мөстәкыйль эшләгән. Әмма Исхаков Татарстан фәннәр академиясенең дә файдалы эшләре күренми дип өстәде.

"ИДЕОЛОГИЯ ӨЧЕН МӨҺИМ БУЛГАН ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ФИКЕРЛӘРЕН КУЛ АСТЫНДА ТОТАРГА ТЕЛИЛӘР"

Хәзерге вакытта Казакъстанның Нурсолтан Назарбаев университеты профессоры, Висконсин университетының мәртәбәле профессоры, Татарстан фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы Юлай Шамилоглы Тарих институтын кул астында тотарга теләүләре ихтимал дип саный.

— Дөньяның фәннәр академияләренә карасаң, төп фән буларак Тарих институты академия канаты астында эшли. Мантыйк ягыннан мин моңа каршы түгел. 2020 елда чыккан низагта конкрет мәсьәләләр торды: Тарих институты көчен югалтыр, финанссыз калыр дигән курку булды. Ул вакыттан соң да Тарих институты үз эшен яхшы һәм уңышлы алып бара дип беләм. Мин Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыклары үзәге белән яхшы таныш. Алар эшне уңышлы алып бара, халыкара журнал чыгара. Миңа килеп ирешкән соңгы хәбәрләрдән күрә, анда финанс кыскартулар булган.

Барлык кешенең мыштым утыруын, сүз иреге кимүен телиләр

Минем иң курыккан әйберем — Тарих институтын Академиягә кушып зур кыскартулар булмасмы. Бу очракта ул зарарлы булачак. Институтның югалуы дөрес карар булмас. Ул татар фәне, тарихы һәм Татарстанның киләчәге өчен файдалы түгел.

2022 елның февраленнән Русиядә вертикаль көчәюе бара. Без аны Татарстан мисалында да күрәбез. Барлык кешенең мыштым утыруын, сүз иреге кимүен телиләр. Аларга идеология өчен мөһим булган Тарих институтының фикерләрен кул астында тотарга кирәк. Институт татар халкының киләчәге өчен бик мөһим эш эшли. Аякка басар җирләре калмаса, бу милләт өчен бик кызганыч булачак, — диде ул Азатлыкка.

Аныңча, бүгенге сәяси вазгыятьтә тарихчы тавыш күтәрмәячәк. Ул үзенең Татарстанга күптән бармавын һәм татар тарихчылары белән сәясәт хакында сөйләшмәвен искәртте.

ТАРИХ ИНСТИТУТЫ

Тарих институты 1996 елда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев карары белән барлыкка килә. 2002 елда аңа Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелә.

Институтның төп хезмәте — җиде томлы "Татар тарихы". Ул инглиз теленә дә тәрҗемә ителде.

Институт ике елга бер "Алтын Урда" халыкара фәнни форумын уздыра. Ел саен дистәләрчә фәнни китаплар бастыра, татар тарихын популярлаштырган видеоязмалар ясый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG